Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Кадерле тормыш иптәшем, әниебез САЛИХОВА Раилә Рашат кызының 27 сентябрь көнне 55 яшьлек юбилее!

    --, 27 сентябрь 2020 - 06:04
    275
    0
    0

    Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
    Сөйкемле карашың кояшка тиң —
    Бар тормышны нурга күмәсең.
    Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
    Бары тик син генә беләсең.
    Тормышта гел ярдәм итеп тора
    Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
    Иркәлисең, яратасың, юатасың,
    Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
    Сәламәтлек, озын гомер язсын,
    Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
    Күңелең синең күтәренке булсын,
    Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илфат, улың Илназ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: