Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кадерле якын туганнарыбыз Валерий Дмитриевич һәм Наталья Филипповна!

28 апреля 2020, 10:05

921

0

0

Кадерле якын туганнарыбыз Валерий Дмитриевич һәм Наталья Филипповна!


Сезне шушы күркәм бәйрәмнәрегез - юбилей һәм туган көнегез белән ихластан кайнар котлыйбыз. Киң күңелле, дөньяның барлык асыл сыйфатларын сыйдырган олы йөрәкле, ачык йөзле, ярдәмчел, юмарт, гади, туган җанлы игелекле кешеләр сез. Сез берсеннән-берсе акыллы, тырыш, уңган, мәрхәмәтле кыз һәм ул үстердегез. Бүгенге тормышыгыз бик матур күркәм, гаиләгез үрнәк, сезнең уңышларга сөенәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, тигезлектә яшәп гомерегезнең һәр минуты куанычлы, бәхетле булсын. Киләчәктә дә шулай авырлыкларга бирешмичә, балаларыгызның игелек-шәфкатен күреп, туганнарыгызның ихтирамын тоеп, сөенечләрне бергә уртаклашып яшәргә язсын.
⠀⠀Һәр көн саен аткан алсу таңнар,
⠀⠀Олы шатлык алып килсеннәр.
⠀⠀Гомерегез һәрчак тигезлектә,
⠀⠀Бәхетле һәм имин үтсеннәр.

⠀⠀Сезне яратып, Ильиннар гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса