Питрәч авылында яшәүче кадерле әниебез КУРИЦЫНА Пелагея Борисовнаның 12 майда гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее.
Әни! Сине ихлас күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, хәерле, бәрәкәтле гомер, алдагы көннәреңдә дә балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның җылысын тоеп, безне сөендереп яшәвеңне телибез.
Язның матур мизгелендә
Килгәнсең син дөньяга.
Ходай сәламәтлек бирсен -
Бездән теләк шул сиңа.
“Рәхмәт”, - диеп баш иябез,
90 яшең тулганда.
“Таза-сау бул”, - диешәбез,
Алда килер көннәрдә.
Күңелләрең игелектә -
Сөенеп һич туймыйбыз.
Юбилей бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз!
Барлык балаларың, килен-кияүләрең, 7 оныгың, 14 оныкчыгың исеменнән иң изге теләкләр белән улың Иван.