Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Питрәчтә гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез ЛЮБОВ Геннадий Андреевичның 16 майда гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее

16 мая 2020, 00:35

595

0

0

Питрәчтә гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез ЛЮБОВ Геннадий Андреевичның 16 майда гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее

Кадерлебез, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Сине ташламасын гомергә,
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Роза, балаларың Андрей һәм Виталий.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X