Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Тау Иле авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Ленино-Кокушкино авылында яшәүче газиз әниебез ЯРУЛЛИНА Равилә Абделхай кызының 22 мартта 55 яшьлек юбилее

22 марта 2020, 00:00

811

0

0

Татар Тау Иле авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Ленино-Кокушкино авылында яшәүче газиз әниебез ЯРУЛЛИНА Равилә Абделхай кызының 22 мартта 55 яшьлек юбилее

Кадерле, сөекле әниебез, сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныгыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киявең, оныгың, барлык туганнарың, кода-кодагыең исеменнән кызың Гөлназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса