Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Ачма тәрәзәңне...

Хикәя

I
"Җырлыйк әле" тапшыруын карап утырганда, Газизә күңелендә давыл купты: җырлаучы йөрәкнең әллә кайсы нокталарын капшый-капшый авырттырып-чеметеп ала.
Олы яшьтәге ир заты җырлый. Коелып бетә язган кызгылт-сары кашларын сикертеп-сикертеп куя. Шәп җырлый! Яшьлек еллары искә төшеп, сыкрап-сызланып куясың.
Ачма тәрәзәңне, мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә...
Бик тә таныш җыр. Җырлаучысын да кайдадыр күргән бар сыман. Газизә исем-фамилиясен генә ишетми калды.
Их, дускаем, матуркаем,
Сагынам сине көн саен;
Һәр кичләрен айга карап,
Эзлим йолдызлар саен.
Әстәгъфирулла! Фазыл Әхтәриев дип язылган түгелме соң? Шул инде, шул, үзе! Кашларын сикертеп куюы да шул! Иреннәрендәге сизелер-сизелмәс кенә елмаюы да нәкъ Фазылча!
Газизәне телевизор каршына кагып-беркетеп куйдылармыни: таш кебек катты да калды. Исән икән ләбаса! Һаман җырлый икән! Үзәкләрне өзеп җырлый икән! Фазыл, Фазыл, исән-сау икәнсең бит, ә! Ярый, исем-фамилияңне яздылар әле. Югыйсә, урамда күрсәм, танымаган да булыр идем... "Айга карап, сине эзлим йолдызлар саен" дисең инде? Мине сагынып яшисең инде?! Юксынасың, сагынасың...
II
Күп еллар узды, күп сулар акты шул... Яшь чак - дәртле чак. Газизә авылда урта мәктәпне тәмамлап, кулына документларын алып, Казанга юл тотты. Парикмахер (хәзер чәчтараш, диләр) һөнәрен үзләштерде, Казанда эшкә дә урнашты. Кабан күле тирәсендәге урамнарның берсендә яшәүче Мәрьям исемле апага фатирга керде.
Әллә кайчан ук төзелгән ике йорт янәшә тора: берсе ике кат ярымлы, икенчесе - ике катлы. Аралары ике машина сыярлык кына: күрәсең, капка өчен калдырылган урын булгандыр. Мәрьям апа шушы ике йортның ике кат ярымлысында яши. Ни өчен ярты каты бармы? Яртылаш подвал. Тәрәзәдән үткән-сүткән кешеләрнең тезгә кадәр аяклары гына күренә. Газизәгә фатирдан бигрәк, хуҗабикәсе бик ошады. Сабыр, мөлаем, кешелекле иде Мәрьям апа.
Йортларның ике катлысы каршында озын агач эскәмия бар. Кичләрен яшьләр дә, олылар да шунда сөйләшеп утыралар, гәп коралар. Тату, матур яшиләр. Өлкәннәр бераз утыралар да фатирларына кереп китәләр. Яшьләр үзләре генә калгач, төрле мәзәкләр, кызыклы хәлләр турында сөйлиләр, көлешәләр.
Мәзәк дигәннән... Мәзәкне Яша-Якуб бик оста сөйли. Кемдер аның янынарак елыша, кемдер каршына килеп чүгәли - иң кызыклысын ишетми калудан куркалар ахры. Яша-Якубның бер ягына егетләр, икенче ягына кызлар утыралар. Һәрвакытта аның янәшәсенә Сылу исемле кыз, аннары Газизә...
Менә шул эскәмиядә таныштылар инде Газизә белән Фазыл. Егет башта кыздан ерактарак утыра иде. Көннәр узган саен, Газизәгә якынлашты. Аннары әкрен генә, йомшак кына, Газизә белән Сылу ишетерлек итеп кенә, җырлый иде:
Ачма тәрәзәңне, мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә...
Озын эскәмиянең "магниты" Яша-Якуб булгандыр, мөгаен. Ул чыкмаса, фатирына кереп, җилтерәтеп алып чыгып утырталар иде.
Яша-Якубның әнисе - татар, әтисе - рус. Әнисе Якуб дисә, әтисе Яков, ди. Егет ике телдә дә шәп "сибә". Тик... тик аның аяклары гәүдәсен күтәреп-тотып тора алмыйлар. Әнисе, корсагы беленмәсен дип, бик ныгытып бәйләп йөргән. Баланың аякларына зыян килгән. Табиблар да ярдәм итә алмый. Малай, урамга чыкканда, ике яктан таякка таянып, көч-хәл белән аякларын өстерәп, эскәмиягә авырлык белән генә килеп җитә. Тик аңардан бер генә ыңгырашу-зарлану сүзе дә ишетмисең: һәрвакыт шат, башкаларны көлдерә, күңелсез уйларыннан арындыра-чистарта. Әйтерсең, дөньяда иң таза, иң сәламәт, иң бәхетле кеше - Яша-Якуб!
Яша-Якуб янында һәрчак - Сылу. Кыз йортларның ике катлысында икенче катта әти-әнисе, энесе белән яши. Ә беренче катта - Яша-Якуб, Фазыл, абыйлары, әти-әнисе белән.
Кичләрен яшьләр озын эскәмиядә шау-гөр киләләр. Ике йортка уннан артык егет-кыз җыела. Күрше, каршы йортлардан да киләләр. Бу урамда транспорт бик күренми диярлек. Юлга кайчандыр җәелгән таш урыны-урыны белән ватылып-тетелеп беткән. Күрәсең, урамның чокыр-чакырлары, авылдагы кебек баткаклыклары шоферларны куркыта булса кирәк. Ә яшьләргә шулай булуы әйбәт тә: рәхәтләнеп, урам тутырып волейбол уйныйлар, туп ыргытып, тигән кешегә әллә нинди кызык-көлкеле җәзалар үтәткән булып, мәш киләләр.
Шулай кызып-кызып, тирләп-пешеп уйнаган бер кичтә каршы йорттан бик әче тавыш ишетелде:
- Ре-во-лю-ци-я!!!
Газизә як-ягына каранды: нинди революция?! Илдә тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Нинди революция булырга мөмкин?! Кызның аптырап-югалып калган кыяфәтен күреп, яшьләр, эчләрен тота-тота, тончыга-тончыга көләргә тотындылар.
Тавыш тагын яңгырады:
- Ре-во-лю-ци-я!!!
Газизә, тарих китапларын укып, революциянең ни икәнен белә. Янына Сылу килеп, көлүеннән тыела алмыйча, дустына аңлатырга тырышты:
- Игезәкләр исеме ул. Рево - әнә теге кара-чутыр малай, Люция - чегән арбасыннан төшеп калган диярсең, кара бөдрә чәчлесе.
- Ә Люция! Аны беләм ләбаса...
- Рево + Люция - без ул, без... - дип, игезәкләр Газизә каршына килеп бастылар.
- Ре-во-лю-ци-я! Ашарга керегез! - диде теге тавыш. Бу юлы тавыш алай әче, ямьсез булып яңгырамады. Газизәгә шулай тоелды.
Өненә килгән Газизә үзе көләргә тотынды. Көлә-көлә, туп уйнарлык та хәле калмады.
Бу хәлне искә төшергән саен, ул үзе дә сизмәстән көлә башлый.
Озын эскәмия ияләре бәхетле яшьлек көннәренә әнә шулай уйный-көлә шатлык-куанычлар өстәп яшәделәр. Уйнап аргач, яшьләр урам буйлап йөриләр. Сылу Яша-Якуб янында кала. Ә Фазыл белән Газизә... китәләр. Егет кайчандыр булган, ишеткән хәлләр турында сөйли. Җырлый. Җырларга ярата иде. Аерылышканда, һаман шул таныш җыр:
Ачма тәрәзәңне, мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә...
Газизә егетнең җырлавын онытылып-яратып тыңлый. Үзенә булган сөю-мәхәббәт хисләре итеп кабул итә. Җырына өстәп, күзләренә карап, яратуын гап-гади сүзләр белән дә аңлатса, ни була инде, ә? Йә үбеп, кочаклап алса... Кыз яратуын үзе башлап әйтә алмый шул.
III
Газизә ял көннәрендә туган авылына кайта. Кичен клубка бара. Сабакташы Гамил көтә аны. Зарыгып-сагынып көтә. Озата кайта. Капка янында озак кына сөйләшеп тә торалар.
Көннәрдән беркөнне Гамил кызга тәкъдим ясый. "Яшь бара. Вакытында башлы-күзле булыйк. Балалар үстерик", - ди. Газизә уйларга вакыт кирәклеген әйтә. Әлбәттә, егет яхшы. Шофер. Тормышны нык тартып алып бара торган. Нәселләре шундый. Малны таба да беләләр, кадерен дә беләләр.
Фазыл да бар бит әле. Армиядән кайткач, музыка училищесына кергән. Булачак җырчы.
Газизә әнисе белән киңәшергә булды. "Җырчы - артист инде ул. Айлар буе читтә концертлар куеп йөриләр. Аларның матур-моңлы җырларына гашыйк булучылар һәм чибәрләр күп булыр. Хатыннарын санлармы икән алар? Җиргә нык басып торган кеше әйбәтрәк булмасмы, кызым?" - дип, әнисе сорауны кызның үзенә бирде. "Менә шушы егеткә кияүгә чык", - дип, төбәп кенә әйтмәде. Шулай да кайсын сайларга икәнен аңлатты.
Гамил белән матур гына гомер иттеләр. Игезәк малайлар туды. Бәхет шәттин ашкан! Шулай да ара-тирә Фазыл искә төшкәли. Пыскак яңгыр явып, авыл урамнары үтә алмаслык пычрак булганда, Гамил "салып" кайткалаганда. "Их, Фазылны сайлаган булсам, шәһәр хатыннары кебек асфальтта керт-керт басып кына йөргән булыр идем. Исерек көйләмичә", - дигән уйлар баш миен яндырып-көйдереп үткәлиләр.
IV
Җиде-сигез еллар тирәсе вакыт үткәч, Газизә: "Мәрьям апаның хәлен белеп кайтыйм әле", - дип Казанга бара.
Озын эскәмия янында, як-ягына каранып, Яша-Якуб арба-коляскада утыра. Йөзе чистарып, матураеп-түгәрәкләнеп киткән. Өс киемнәре дә бик кәттә - авыл кешеләре әйтмешли, "культурный". Газизә, бертуганын очраткандай, аны кочаклап ук алды.
- И-и, Якуб, хәлләрең ничек? Ничек яшәп ятасыз? Нинди яңалыклар? И-и, шундый сагынам мин сезне!..
- Газизәкәй, хәлләр ярыйсы. Менә хатынымны каршыларга дип чыктым әле.
- Өйләндеңме? Кемгә?
- Кемгә дип уйлыйсың? Сы-лу-га! Бер кызыбыз, бер улыбыз бар. Хәзерге көндә Якуб абыең - юрист! - дип, көлә-көлә борынын чөеп куйды.
- Афәрин, Якуб, афәрин. Бик башлы егет идең. Булдыргансың. Ә Сылу кайда?
- Ул әни... теге... Кабан күле буендагы 12 нче мәктәптә математика укыта.
Алар дөньяларын онытып сөйләшеп торганда, яннарына Сылу килеп басканын да сизмәделәр.
Сылу, чын мәгънәсендә, исеменә туры килгән сылу, матур, чибәр, карап туйгысыз, гүзәл ханымга әйләнгән.
- Абау, Сылу җаным, күзләр генә тия күрмәсен үзеңә, - дип, Газизә соклануын белдерде. Ә эченнән генә: "Шушы матурлыгы белән гарип ир белән ничек гомер сөрә икән?" - дип уйлады.
Якуб белән Сылу аны үзләренә чакырдылар. Газизә:
- Мин Мәрьям апаның хәлен белергә килдем. Анда керәм, - дигәч, тегеләрнең йөзләре сүрелеп китте. Сылу:
- Мәрьям апаны бер ел элек җирләдек, - диде. - Хәзер подвалда берәү дә тормый. Ябып, бикләп куйдылар.
Газизәнең йөрәген кемдер авырттырып, чеметеп алгандай булды. Үкенгән тавыш белән әйтә куйды:
- Бик мәрхәмәтле, игелекле апа иде. Үз кызыдай якын итте. Алданрак киләсе булган.
Газизәне Якуб фатирына алып керделәр: шунда яшиләр икән. Ике бүлмәле. Чиста, бер генә артык әйбер дә юк. Балалар - мәктәптә. Аларның үз почмагы.
Газизә күңелен тырнаган сорауга җавап алырга һич кенә дә җай чыкмый. Фазыл... Фазыл ни хәлдә? Кайда? Ниһаять, аңа да чират җитте.
- Фазыл музыка училищесын тәмамлагач, Уфага китте. Әтисе Уфаныкы иде. Башкортстан филармониясендә эшләгән. Өйләнгән. Балалары юк. Хатыны бала теләми икән.
Бу яңалыкларны Сылу сөйләде. Якуб:
- Аерылып, Казанга кайтырга җыена. Фатирлары буш. Әти-әнисе вафат. Ике абыйсы читкә чыгып киттеләр. Мәскәү ягында, диләр, - дип өстәде.
Әйе, бик күп үзгәрешләр, яңалыклар булган икән...
Җае чыккач, тагын килергә вәгъдә биреп, Газизә авылына кайтып китте.
V
Би-ик күп вакыт узды. Вәгъдәне үтәп булмады. Юл буендагы тимер баганага машинасы белән бәрелеп, Гамил фаҗигале үлемгә дучар булды. Машинаның тормозы тотмаган. Газизә бу хәлне авыр кичерде: ашаудан калды, йокысыз төннәр үзәккә үтте. Хатын кипте, корды - өрәккә әйләнде.
Вакыт - дәва. Малайларны аякка бастырырга кирәк. Мәктәпкә техничка булып эшкә урнашты. Ни дисәң дә, кешеләр арасында... Авыл җирендә парикмахерга бик мөрәҗәгать итмиләр. Ике-өч укытучы, бер-ике шәфкать туташы гына Газизә янына килә. Ә ирләрнең чәчләрен күршеләре, танышлары ала.
Малайлар үстеләр, укыдылар. Әлмәттә яшиләр. Нефтьче-инженерлар. Әниләре олыгая башлагач, үз яннарына чакырдылар. Туган ягыннан еракка китәргә теләмәде. Казанда яшәргә теләк белдергәч, Азино ягында бер бүлмәле фатир сатып алып, Газизәне шунда күчерделәр. "Авыл җирендә хезмәт күп, азапланма. Тыныч кына яшә", - диделәр. Әниләренең хәлен белергә еш кайталар, кирәк-ярак, азык-төлек белән тәэмин итеп китәләр.
Шәһәрдә яши башлагач, Газизә озын эскәмияле урамга барды. Тик эскәмиянең дә, теге иске ике йортның да исе-хушы калмаган. Биш катлы йорт мәгърур гына кукыраеп тора. Газизә шактый басып торды, ләкин бер генә таныш кеше дә күренмәде.
Тормыш Идел суыдай ага торды. Тыныч кына, гамьсез генә яшәп ятканда, телевизорда Фазыл пәйда булды. Җырлый:
Их, дускаем, айга кара,
Мин дә айга карармын;
Күз нурларың айга төшсә,
Шуннан эзләп табармын.
Ачма тәрәзәңне, мин килмичә,
Ятларны сөярсең белмичә...
- Мине сагынып, миңа атап җырлыйсыңмы, җанаш! - ди-ди, Газизә телевизорга кереп китәрдәй булды. - Нишлисең бит, яшьлектә калган сөйгәнең бит... Беренче мәхәббәт диләрме әле... Сагына, өзелеп-өзелеп сагына икән ләбаса. Әнә, җиңүче булып калгач, тагын берне җырлаттылар.
Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам, дуслар, илкәйне, шул,
Сагынам, дуслар, илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.
- Мине сагына, җанаш, мине... Ул да оныта алмый икән... Яшьләй сөйгән иркәсе мин инде, мин... Әнә ничек өзгәләнә! Бер очрашып, сөйләшәсе иде бит, ә!
"Әллә ниләр бирер идем
Аһ, дигән сүзләреңә", - дидеме? - дип, Газизә шактый вакыт үзалдына сөйләнеп торды.
VI
Азино базарына барганда, каршы килүче бер ирне шәйләде. Таныш кебек. Озын һәм төз буйлы, ашыкмыйча җай белән атлый. Фазылга ошаган кебек. Якынрак килгәч, Фазыл икәнлегенә тәмам ышанды. Телевизорда күргән, агарып бетә язган, берничә бөртек кызгылт-сары йоны калган кашлар...
Әкрен генә атлап, бер-берсенә якынлаша болар. Газизәне танырмы? Дәшәрме? Менә тигезләштеләр. Фазыл хатын ягына күз сирпеп алгандай булды. Ләкин күз карашы Газизә яныннан үтеп кенә китте. Танымады... Танырга теләмәдеме?
Бер-ике адым атлагач, Газизә борылды да:
- Әй, Фазыл, танымадыңмы? - диде әрнеп. Картлык дигәннең кешене танымаслык дәрәҗәгә җиткереп, куркыныч һәм бик тә шыксыз карачкыга әйләндерүен аңлап, бөтен күңеле белән эчтән елады.
- Син кем соң? - дигән сорау колакка килеп бәрелде.
- Кемгә ошаганмын?
- ...
- Яхшылап кара. Бәлки, исеңә төшерерсең...
- Үтерсәң дә, таный алмыйм.
- Ярар, алайса. Хуш, - диде дә Газизә китеп барды.
"И-и, җанаш, оныткансың икән мине, оныткансың... Ә мин сине гомер буе оныта алмыйм. Уемда яшәтеп, гел искә төшереп, күңелем белән иремә хыянәт иттем. Син танымыйча да үтеп киттең. Ихлас күңелдән сөйгән булсаң, таныр идең", - ди-ди юл буе рәнҗеп-сыкранып атлады.
Фатирына кайткач, азык-төлек тутырган сумкасын ишек төбендә үк калдырды да көзге каршына килеп басты.
- Бик картаймаган, үзгәрмәгән дә бит әле мин. Биттә җыерчыклар бар икән барын... Ак чәчләр дә яулыктан тырпаеп чыкканнар, каһәрләр! Әйе, Газизә җаныем, элеккеге Газизә түгел икәнсең шул. Озын эскәмиядә утырган 20-22 яшьлек кыз кап-кара чәчле, бите-йөзе алсуланып янып тора иде. Көзгедән сиңа кем карап тора соң? Күрсәңче: саргайган, битен пәрәвезләр челтәре чорнап алган, бөрешеп беткән әби карый бит сиңа! Фазылга үпкәләгән буласың: телевизорда исем-фамилиясе язылмаса, аны үзең дә танымый идең.
Вак-төякләр алырга дип, кибетләргә чыккан беркөнне артыннан кемнеңдер еш-еш сулап атлавын тойды. Юл читенәрәк тайпылды: әйдә, ашыга икән, үтеп китсен. Еш-еш сулаучы аның белән тигезләште.
- Нихәл, Газизә?
Әстәгъфируллаһи! Исемен кем әйтә?! Борылып караса - Фазыл!
- Ә-ә, Фазыл, син икәнсең. Алланың биргәненә шөкер, әкрен генә теркелдибез...
- Әйбәт теркелдисең әле. Артыңнан җитешеп булмый.
- Бүген ничек таныйсы булдың? Әллә яшәргәнменме, әллә яшьлектәге Газизә кире кайтканмы?
- Син, Газизә, алай киреле-мырлы сөйләшмә әле, пажалысты. Гел 20 яшь кысасында калып булмый. Гомер дигәнебез бер урында туктап тормый: үз артыннан безне ияртеп, гел туктаусыз чаба да чаба.
Сөйләшә-сөйләшә урам буйлап атладылар.
- Әйдә, әнә теге эскәмиягә утырып, бераз ял итик, үткәннәрне дә искә төшерик.
Газизә каршы килмәде: ашыгыч эшләре күренми, фатирында интегеп көтеп торучысы да юк.
Бер-берсенең тормыш хәлләрен белештеләр. Фазыл - Уфадагы хатыны белән аерылышкан да Казанга кайткан. Тагын өйләнгән - монысы да күңеленә ятмаган. Ул тирән итеп сулыш алды да:
- Бүтән өйләнмим инде. Бәхетеңне эт ашагач, булмый икән инде ул. Бәхетем янәшәмдә генә, кул сузымы ара гына иде дә бит... Мине читкә этте. Гарип Яша-Якубны сайлады! Оныта алмыйм, булмый...
Газизә шаккатып, тораташ булып катып калды. Менә сиңа мә! Ишетмәсәң, ишет, колагың булса тишек! Ул җырларны үзенә багышлана дип, сөю-сөелү хисләренең татлы-тәмле диңгезендә йөзеп-исереп яшәде ләбаса! Иренә күңел җылысын биреп бетермәде: һаман шул Фазылны уйлады.
Газизә урыныннан әкрен генә торды да борылып китеп барды. Фазыл, башын ике кулы белән тотып, иелебрәк утырып, үзалдына сөйли калды.
- Без бит бер йортта үстек, бер мәктәптә укыдык. Менә дигән пар идек. Яша-Якуб кем? Ни татар, ни урыс. Җитмәсә, гарип... Урамда янәшә йөрерлек тә түгел.
Газизә башка сүзләрне ишетмәде. Күзләре күрмәс, колаклары ишетмәскә әйләнде. Бераздан юлсыз-нисез җирдән атлавын абайлады. Борылып карады: Фазыл һаман утыра икән әле. Утырсын, әйдә, тик утырсын. Ә Газизә кая бара? Бөтенләй кире якка киткән түгелме? Юк, юк, Фазыл утырган якка бармаячак. Ул яктан куркыныч, аның саф-садә мәхәббәтен йоткан кара упкын салкынлыгы килеп бәрелгәндәй булды. Гомер буена якты маяк булып, адаштырмый гына туры юл күрсәтеп, һәрдаим күңелне күтәргән, саф хисләр белән рухландырып яшәткән хәтердәге изге сөю бер мизгел эчендә пычранды, каралды да эреп юкка чыкты.
- Кайтырга кирәк. Арылды да...
Ә башта тәртипсез уйлар өермәсе шаулады-котырды.
Ярый әле, Фазылның мәхәббәтен көтеп, кияүгә чыкмый калмаган. Ана булу бәхетен татымаган булыр иде. Баһадирдай ике ир-егет үстерде бит ул! Газизәнең горурлыклары бит алар!
- Яшьлектә яратып йөргәннәр күпләрнеке кала. Минеке генә түгел... Әнә Фазыл да Сылуын ала алмаган. Ә мин - җүләр баш, тинтәк. Җыр сүзләрен ярату, мәхәббәт дип кабул итеп, хыялый сөю дөньясында яшәгәнмен. Фазылны гаепләп тә булмый: ул ярату турында бер сүз дә әйтмәде бит! "Ачма тәрәзәңне, мин килмичә" имеш. Хыял... Бушлык... Берни дә юк! Никакой ярату!..
Газизә үзалдына мыгыр-мыгыр сөйләнеп, үзен юл буе әрләп-ачуланып кайтты.
VII
Җомга көн. Газизә, өчпочмак пешереп, күршедәге ахирәтен чәйгә чакырырга дип, табын әзерләп йөргәндә, кыңгырау төймәсенә бастылар. Ашыга-кабалана ишеккә йөгерде.
- Рәхмәт төшкере, Гөлҗамал ахирәтем чакырганны көтмичә үк кереп килә. Рәхмәт яугыры... Әйдә, әйдә! Үзем дә чакырам дип тора идем әле.
Ишектә - кулына зур чәчәк бәйләме тоткан Фазыл!
- Бәрәкәт! Бу ни хәл? Нинди җилләр минем бусагама китерде сине?
- Бәлки, бусагаңнан үтәргә рөхсәт итәрсең?
Газизә көтелмәгән очрашудан аптырап-каушап калды.
- Әйдә соң...
Фазыл түргә узды. "Газизәнең фатиры менә шушылай чиста, пөхтә, зиннәтле булырга тиеш тә - нәкъ күз алдыма китергәнчә" дигән уй ир башыннан йөгереп узды.
- Бик тәмле исләр чыккан. Кунак көтә идең ахры?
- Әйе.
- Комачауладыммы?
- Зыян юк.
- Адресны ничек белде икән, дисең инде? Ә-әме?
Теге вакытта очрашкач, шушы тирәләрдә яшисеңдер дип уйладым. Бер-ике мәртәбә артыңнан күзәтеп килдем.
- Тикшерүче булып эшлисең калган.
- Озын сүзнең кыскасы: мин зур гозер белән килдем.
- Йа Раббым, нинди гозерең төште икән инде?
Газизә табын әзерләвен дәвам итте: борынны тәмле исләре белән кытыклап, кайнар өчпочмак өстәлгә "кунаклады". Чәй ясалды.
- Әйдә, өстәл янынарак кил. Чәй эчә-эчә сөйләшик. Шулай иплерәк булыр, - диде Газизә.
Фазылның өйдә пешкән өчпочмакларны күптән ашаганы юк иде: телне йотарлык тәмле булганнар! Ике-өч өчпочмакны "бөгеп" куйгач, Фазыл тамак кырып куйды. Янәсе, сүзен әйтә.
- Беләсеңме, нинди үтенеч-гозер ул, Газизә? Ике тукталыш арырак кына Сылу яши.
- Тагын Сылу...
- Хәлен беләсем килә. Ире бар. Минем сөйләшүем яхшы булмас. Менә телефон номеры. Әйдә, син сөйләш әле...
Газизәнең башта ачуы чыкты. Сылуны табасы, хәл-әхвәлен сорашасы килгән вакытлар бар иде барын. Яшьлекнең гүзәл мизгелләре бергә үтте. Телефон номерын күргәч, ул хәтта шатланды да.
- Ал-ло! Хәерле көн. Миңа Сылу Абдулловна кирәк иде.
- Мин - Газизә.
- Ой, Газизә! Кайда син? Казанда булсаң, хәзер үк безгә кил! Адресны язып ал.
Газизә кайнар өчпочмакларны зур, тирән эчле тәлинкәгә тутырды, әйбәтләп төрде дә:
- Әйдә, киттек, - диде Фазылга.
Сылу аларны, май кояшыдай, балкып каршы алды. Фазылны күргәч, аптырабрак калды. Алай да сер бирмәде: чакырылган, кадерле кунаклары итеп кабул итте.
Фатирлары өч бүлмәле икән: якты, җыйнак, хуҗабикәнең зәвыклы, уңган булуы әллә кайдан күренеп тора.
- Әйдәгез, башта бу бүлмәгә керик әле.
- О-о! Кемнәрне күрәм! - дип, Якуб утырган килеш кулларын җәйде. Сылу аның янына килеп, җиңелчә генә үбеп алды.
Бу бүлмә - Якуб Романовичның эш бүлмәсе икән.
Хәлләрне сорашу, үткәннәрне искә төшерү башланды.
Сылу Газизәне кухняга алып чыгып китте.
- Ирләр сөйләшсеннәр. Без табын әзерлик.
- Менә, Фазыл кордаш, минем хәлем - һаман шулай патша тәхетендә утыру, - дип, арба-коляскасын сыпырып куйды.
Шактый сөйләшкәч, Якуб җанланып китте:
- Кара әле, Фазыл, телевизорда күрдек бит сине! Тавышың әле дә әйбәт. Шәп җырлыйсың. Дөнья хәлләрен читкәрәк этик тә җырыңны тыңлыйк. "Җырлыйк әле"дә җырлаган теге озы-ын көеңне суз әле.
Фазыл ялындыра торганнардан түгел:
Өй артындагы бакчадан
Өзеп алдым бер йөзем, шул,
Өзеп алдым бер йөзем.
Өзеп алган йөзем кебек
Ялгыз башым, бер үзем...
Чит җирләрдә бер үзем.
Җырны ишетеп, хатыннар да керделәр. Үзәкләрне өзеп, бормаларын әле әкренәйтеп, әле көчәйтебрәк җырлады Фазыл. Моң дәрьясын ташытып, дөнья мәшәкатьләрен һәм ваклыкларын оныттырып, күңелдә яшьлектә калган изге мизгелләрне хәтерләтеп, җыр фатир буйлап иңри-иңри сузылды-сибелде.
Якубның яңагы буйлап ике бөртек күз яше тәгәрәде. Ханымнар да, җебеп киткәннәрен сиздермичә, кухняга чыгып киттеләр. Сылу:
- Газизәкәй, яраткан кешемә кияүгә чыкканыма куанып-сөенеп бетә алмыйм. Якуб - олы җанлы ир. Аяклары гарип булса да, рухы гарип түгел. Тап-таза, пәһлевандай ирләргә алыштыргысыз. Үзенең физик кимчелегендә берәүне гаепләми: Аллаһының язганыдыр, ди. Әти-әнисенә үпкә, ачу сакламады. Аларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп яшәдек, соңгы юлга да олылап-зурлап озаттык, - дип, күңелендәге серләрен сөйләде.
Табын әзер. Утырыштылар. Якуб мәгънәле итеп кенә хатынына карап куйды. Сылу сизелер-сизелмәс кенә башын иде һәм өстәлдә бик матур шешәле коньяк барлыкка килде.
- Менә шушы имән баганамны һич кенә дә сөеп туя алмыйм, - дип, ирен кочаклап, тагын битләреннән үбеп алды. Тегесе дә хатынының күзләреннән үбеп, кулларын сыйпап-сыпырып куйды.
Газизә бер нәрсәгә игътибар итте: бу сөйкемле пар бер-берсен күз карашларыннан ук аңлыйлар; ихтирам, сөю-ярату, үзара мөнәсәбәтләрендәге җылылык, яктылык бөтен дөньяны нурландыра, яктырта сыман.
- Бик бәхетле пар сез, - диде Газизә, сокланып.
- Якуб - минем бәхетемә генә туган ул, - дисә Сылу, Якуб аңа каршы төште:
- Юк, юк, син ул минем бәхетемә туучы.
Яшьлектәге дуслар очрашып, аралашып яшәргә сүз куешып аерылыштылар.
Газизә, эчкерсез, игелекле, ярдәмчел дуслары булганга, сөенеп-куанып бетә алмады. Күршесе Гөлҗамал белән берәр самовар чәйне "кәгеп" куйганда, телендә гел Якуб-Сылу булды. Ара-тирә Фазылны да "кыстыргалый" иде.
Ә Фазыл очрашулардан соң күңелен телгәләгән хисләрен басар өчен, фатирын моң белән тутырып, җыр суза:
Тәрәзәмдә бер сандугач,
Уйнап китә сайрагач;
Җырлау түгел, еларсың да, бәгырем,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X