Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Авыл тарихы, нәсел шәҗәрәләре, родословие язмасы

Халык өчен, аерым шәхесләр өчен иң зур мирасларның берсе - Дәүләт, авыл тарихын, халык кичергән катлаулы язмышны, ата-бабаларыбыз күргән тормышны архивларда сакланган документлар нигезендә өйрәнеп яңадан торгызу, халыкның чын тарихын булдыру. Дәүләт тарихы турында мәктәпләрдә, югары уку йортларында, борынгы атаклы тарихчылардан тыш Россия, Казан ханлыгы тарихын язып калдырган тарихчы галимнәрнең:...

Халык өчен, аерым шәхесләр өчен иң зур мирасларның берсе - Дәүләт, авыл тарихын, халык кичергән катлаулы язмышны, ата-бабаларыбыз күргән тормышны архивларда сакланган документлар нигезендә өйрәнеп яңадан торгызу, халыкның чын тарихын булдыру.
Дәүләт тарихы турында мәктәпләрдә, югары уку йортларында, борынгы атаклы тарихчылардан тыш Россия, Казан ханлыгы тарихын язып калдырган тарихчы галимнәрнең: Н.М.Карамзин, С.М.Соловьев, В.О.Ключевский, Д.И.Иловайский, Ш.Мәрҗани Р.Фәхретдин hәм башка бик күпләрнең хезмәтләреннән, төрле тарихи шәхесләр турында язылган матур әдәбиятта укырга була. Керәшеннәрдә авыл тарихын, нәсел-ыру родословиесын, аерым кешеләр язмышларын өйрәнү инде башланып килә. 1980 елларга кадәр аларны өйрәнергә ачык чыганаклар юк иде. XX гасырдагы рәхимсез сугышлардан соң узган гомерләрне сөйләрлек бабайлар да бик аз калган, тормышны да башка кайгылар баскан, халык хәтерендә сакланып, буыннан-буынга тапшырылып килгән истәлекләрнең юллары өзелгән. Төрки Кыпчак-Нугай бабаларыбызда алып барылган борынгы шәҗәрәләр татарларда зур авырлыклар белән булса да сакланып, дәвам ителеп килсә дә, керәшеннәрдә родословие язуы алып бару культурасы бөтенләй туктатылган, югалган. Билгеле сәбәпләр буенча керәшеннәр татар шәҗәрәләреннән төшерелеп калдырылганнар, үзләренең язма шәҗәрәләрен язмаганнар. Сәбәбе - грамотность кимү, графика алмашынып тору. Татарларда шәҗәрәләр даими сакланган гарәп графикасы нигезендә язылып килгәннәр. Мисалга Апанаевлар, Камай Морза Смиленев, керәшен князьләре Асановлар - Асанмурзиннар нәселләрен күрсәтеп үтәргә була - аларның шәҗәрәләрен төзеп булса да, сакланган татар шәҗәрәләренә дә кайсы буында, кайсы ноктада килеп кушылганнары күренми. Православие конфессиясенә күчкәннән соң аларның яңа исемнәре борынгыдан килгән төрки-кыпчак-татар шәҗәрәләренә кертелмәгән, элеккеге исемнәре дә язмалардан алынган.
Узган 15-20 елда авыллар тарихын өйрәнү, нәсел-ыру шәҗәрәләрен, аерым затларның родословие язмаларын төзү өчен мөмкинлекләр шактый артты.
Республиканың Милли архивында (Мәскәүдәге Российский Государственный Архив Древних Актов (РГАДА) сакланучы документларны өйрәнергә рөхсәт бирелде. Хәтта ВЧК-НКВД-КГБ-ФСБның төпсез тирән подвалларындагы документларга да бераз, бик тар булса да, сукмак ачылган кебек булды.
Краеведение, авылларның тарихын, авыл халкының чыгышын, родословие язмасын 1500 нче еллар тирәнлегенә җитеп өйрәнү өчен архив документларының иң ышанычлылары - Казан ханлыгы җиңелгәннән соң төзелгән авыл хуҗалыгы җирләрен яңа хуҗаларга бүлеп биргән язма теркәү кенәгәләре. Алар соңгы елларда Казан Дәүләт Университеты тарихчылары хезмәте белән китап итеп чыгарылдылар.
Әйтеп үтәргә кирәк, тарих белән кызыксынучы аерым кешеләр өчен бу эшне башкару бернинди хәлдә дә, хәтта үз авылы, үз нәселе өчен генә дә мөмкин булмас иде.
Аерым китап итеп җыеп чыгарылган җир теркәү кенәгәләренең исемнәре түбәндәгечә: (сүз Иделнең сул ягы турында бара, Тау ягында шул ук исемдәге башка документлар)
1. Писцовое описание Казани и Казанского уезда 1565-1568 годов. (Казань, 2006 г.АН РТ, Д.А.Мустафина. ТЭ(2) 0-766206, 659096, 659097 Б-ка КГУ.)
2. Писцовая Книга Казанского уезда 1602-1603 гг. ( Казань, КГУ Р.Н.Степанов. -1978г.).
3. Писцовая Книга Казанского уезда 1647-1656 гг. ( Москва. 2001гг. И.П.Ермолаев, Д.А.Мустафина).
Бу китаплар барысы да Университетның Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни библиотекасында бар. Милли архивның уку залында да булырга тиеш.
4. Алардан соң, Петр I тарафыннан Россиядә 1719-1720 елларда уздырылган Беренче ревизия документлары. ( Ландратские книги. ) Милли архивта алар бар.
5. Ревизские Сказки ( Ландратские книги ) 1747-1750-х годов. Кызганычка каршы, алары әле Казанда юк. Алай да, керәшеннәр өчен бу зур каршылык түгел. 1720 еллардан башлап инде чиркәүләрдә Метрические книги алып бара башлыйлар. Информацияне шуннан алырга була. Метрика кенәгәләре турында әле соңрак берничә сүз булыр.
6. 1816 елгы Ревизская сказка кенәгәләре ( Перепись населения) кайбер бик аз авыллар өчен генә сакланган.
7. Ревизская сказка 1834 года года Казанской губернии Лаишевского уезда. Милли Архивта бар.
8. Ревизская сказка 1850 года года Казанской губернии Лаишевского уезда. Милли Архивта бар.
Аларның төгәл номерларын - фонд, опись, единицу хранения - архив каталогыннан табарга була.
Россиядә халык санын исәпкә алу безнең якларда 1719, 1744, 1762, 1795, 1816 1834, 1850, 1890 1917, 1920 , 1953, 1979 елларда уздырылган. Шулардан 1795, 1816, 1890 елгы Перепись документлары архивларда сакланмаган дип аңлаталар. Аларның нәтиҗәсе кемгә дә ошамаган, шунлыктан юкка чыгарылган дигән хәбәрләр йөри тарихчылар арасында.
9. Ышанычлы төп чыганакларның тагын берсе инде әйтеп үтелгән Чиркәүләрдә алып барылган Метрика кенәгәләре ( Метрические Книги).
Алар 1724 еллардан 1920 елларга кадәр эшләнгән. Анда поплар хәзерге авыл советы хезмәтен башкарганнар. Туган балалар, аларның ата-анасы, урсай-урсатасы (восприемники) язылып барылган. Өйләнүчеләр, кияү-киленнең ничә яшьтә икәнлеге, ата-аналары, киленнең кайсы авылныкы икәнлеге, ике яктан да кәбендә катнашкан кияү егетләре исемнәре язылган. Шулай ук үлем сәбәбен, яшен, балалар өчен кем баласы икәнен күрсәтеп үлгән кешеләр язылган ( от старости, от живота и т.д.).
10. 1920 елларны бүгенге көннәр белән бәйләү өчен үзебезнең әти-бабай исемнәрен белү өчен 1930-40 нчы елларда авыл советларында алып барылган хуҗалык кенәгәләрен (Похозяйственная книга) карарга кирәк була. Алар да Милли Архивта бар.
Әйтеп үтелгән документлар нигезендә Татарстан территориясенең барлык авыллары кешеләре өчен дә 1500 нче елларга тоташкан нәсел язуларын төзергә була.
1602, 1647 нче елларда төзелгән Җир теркәү кенәгәләрендә ( Писцовые книги) 600дән артык авыл, 3000 чамасы җир биләүче "Служилые татары" hәм "Служилые крещеные татары" исеме теркәлгән. "Служилые крещеные татары" саны 300 кеше тирәсе. Алар әле яңа гына, 1560-1590 елларда чукынганнар, аталарының исемнәре әле төрки-нугайча: Көнкөтер, Ишбулат, Янсара, Янтуган, Айтуган, Рәҗәп, Гази, Теки - рус чиновниклары тарафыннан үзгәртелеп, бозылып язылсалар да дөрес язылышын аңламаслык түгел. Алар барысы да, яңа керәшеннәр дә, аларның православие диненә күчмәгән бертуган ага-энеләре дә бер үк күләмдә сөрем җирләре, печән болыннары, бал кортлы урманнар белән өлешле ителгәннәр. Китерелгән документларда алар арасында бернинди аерма, өстенлекләр күренми. Көчләп чукындыру чаралары да юк.
Шул Рус патшасы биргән җир биләмәләре өчен алар салым (налог) түләмәгәннәр, патшага кирәкле вакытта үз коралы, атлары, фуражы, азык-төлеге белән (полная экипировка) сугышта катнашырга тиеш булганнр. Сугышта катнашкан өчен өстәмә итеп "табыш" ("Военная добыча") бүлүдә катнашканнар, шул исәптән пленга алынган кешеләрне алып кайтып үз җирләрендә эшләткәннәр. Ул бичаралар берничә елдан качып бетә торган булганнар.
Бу хәлләр Петр -I регулярный армия оештырганчы 1715-1720 елларга хәтле шулай булган. Аннан соң, артык ирекле "служилый"ларның патшага кирәклеге беткән, аларның хокукларын бетергәннәр, калган халыкны көчләп чукындырулар башланган.
Бүгенге керәшеннәрнең 99 процентының бабалары шул 1560-1590 елларда ирекле чукынган "служилый керәшеннәр"дип бер дә шикләнмичә әйтергә була.
Менә үрнәк өчен бер мисал. Керәшен Сәрдәсе авылына 1600 нче елларда өч семья hәрберсенә 200-300 гектар җир бирелеп Алат юлындагы Шуман авылыннан күчерелгәннәр. Ул елларда Казан тирәсендә 40 чакрымлык куркынычсызлык зонасы (зона безопасности) оештырылган, анда руслар гына яшәргә калдырылган. Ул зонадан барлык җир биләүчеләр дә, "Служилый татарлар" hәм "Служилый керәшеннәр" барысы да Мишә елгасы бассейнына бер үк күләмле җир биләмәләренә күчерелгәннәр. Алар килгәндә ул авыллар буш, Казан ханлыгы заманыннан калган иске исемнәре генә сакланган. Башка авылларда да шул ук хәл. Җир биләмәләре Мәскәү гаскәрләре белән бергә Казан Кремлендә утырган Крым Гәрәйләре династиясенә каршы сугышкан "служилый"лар хәрби сословиясенә бүлеп бирелгән. Алар арасында руслар, Касыйм татарлары (мишәрләр), Нократ татарлары hәм гомердән Казан ханлыгында яшәгән төрки-нугай токымнары булган.
Аларның җәмәгатьләре бик ишле, hәр семьяда 9-10 бала булганлыктан бер-ике буын дәверендә, 40-50 ел эчендә авыллар зураеп, кеше башына җир бик азайганлыктан аларны башка авылларга, яңа ачылган Кама аръягына, Ык, Агыйдел якларына күчерә башлаганнар. Мишәрләр, күбрәк дөнья күргән ( более продвинутый) халык буларак, бездәге саран көлсу туфрактан уңдырышлы көньяк далаларына - Симбирск (Ульяновск), Самара җирләренә күчкәннәр.
Шулай итеп, Иван Грозный заманында помещиклар булып саналган "служилый"лар сословиесы: керәшеннәр дә, татарлар да, кеше башына имана җире отыры кимегән саен 100-150 ел дәвамында гади ясаклы крестьяннарга әйләнгәннәр.
1800 нче еллардан соң инде фамилияләре дә бетерелгән, Метрика кенәгәләрендә аталары исеме генә языла башлаган. Авыл халкына фамилияләр яңадан 1900 нче елларда гына кайтарылган.
Шунлыктан, бүгенге нәселләрне Писцовый кенәгәләрдәге "служилый"лар белән бәйләр өчен халыкта сакланып калган иске кушаматлар, Метрика кенәгәләрендә 1800 нче елларга кадәрге язмалардагы фамилияләр булышырга мөмкин.
Хәзерге заман халыклар психологиясе фәннәре гыйлеме аңлатуынча hәр халыкның да, халык булыр өчен, hәрбер аерым кешенеке ( шәхес, личность) шикелле, күмәк үзаңы, күмәк үз менталитеты (самосознание, самоидентефикация) булырга тиеш. Бу таләп, зур күләмле кеше массаларының халык булып саналуы өчен төп нигез ташларының берсе булып тора. Моннан башка тагын уртак бер тел, бердәм культура (мәдәният), гомум яшәү территориясе h.б. булырга тиеш дип санала. Үз чиратында, күмәк үзаңның, күмәк менталитетның барлыкка килеп үсәр, ныгаер җирлеге - ул кешеләрнең яшәү рәвеше, тормыш, көнкүреш шартлары, ниhаять, халыкның үткән тормыш тәҗрибәсе hәм тарихы.
Тарихи материализм өйрәтүеннән белгәнебезчә, тарих үзен аерым шәхесләр, аларның кылган гамәлләре, эшләгән эшләре аркылы халык зиhененә сеңдерә, халык хәтерендә беркетә. Халык тарихын, нәселебез елъязмасын, родословиебезне, безнең кемнәр икәнлегебезне белү - үз-үзебезне ихтирам итү, башка кешеләр, халыклар алдында ихтирамга лаеклы затлар булып яшәр өчен кирәк дип аңлаталар. Аларның киңәшләре безгә легендалар, риваятьләр, әкиятләр, бәетләр, әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, үткен сүзләр, такмаклар, җырлар, уеннар, йолалар hәм башка фольклор, халык иҗаты үрнәкләре аркылы сакланып килеп җиткән, дип бик ышанасы килә. Шулар аркылы ук буыннан-буынга кыйммәтле әхлак кагыйдәләре (нравственный императив), юридик законнардан шактый аермалы булган реаль тормыш законнары бәясез мирас итеп калдырылып - яңа буыннарга бирелеп килгән. Алар халыкка яшәү көче биреп, катлаулы дөньяда үз-үзен саклап калуның бер нигез чарасы булып торганнар.
Халыкта, бигрәк тә яшьләр арасында, ата-бабаларыбызның тарихы, аларның бу дөньяда үткән тормыш юлы белән кызыксыну зур урын ала бара. Бүгенге шомлы, гади халык өчен барлык социаль яклау чаралары җимерелгән заманда нәселне, туган-ыруны белү, кан-кардәшлек нигезендә бердәмләшү, тормыш катлаулыкларын аңларга, аның авырлыгын җиңәргә ярдәм итәр дип өметләнә халык. Җәмгыятьтә рухи таянычка мохтаҗлыкның көчәя баруы соңгы көннәрнең фаҗигале вакыйгаларында да күренә. Дәүләткә хезмәт итүче дини идеологияләр авыр кризис хәлендә. Иман йортларындагы хәлләрне барыбыз да күреп торабыз. Дөнья, табигать, шул нисбәттән адәм баласының аңы да бушлыкка түзми (Природа не терпит пустоты), буш урын тискәре нәрсәләр белән тула - дәүләт тарафыннан пропагандаланган урта гасырлар мировозрениесы, дини фанатизм, халыкара усаллык ( ксенофобия) h.б . Үзләрен нәселле хайваннар кебек "элита" дип атап йөртергә яраткан олы түрәләрнең яңа идеология тудырырга акыл сәләтләре, белемнәре җитмәгәнлектән, алар халыкның аңын дини идеология белән, урта гасыр уйдырмалары белән томаландырырга, халыкны уйлаудан биздереп, үз планнары белән үзләре файдасына яшәтергә тырышалар. Халык зиhене белән, халык акылы белән манипулировать итү дәүләтнең иң олы максаты итеп билгеләнде. Соңгы елларда бу юнәлештә дәүләт байтак кына уңышларга иреште. Илнең, халыкның бүгенге хәле шуңа дәлил булып тора.
Кама алды регионы авылларының тарихлары, халыкларының тарихи язмышлары бик охшаш, бүгенге халыкларының чыгышы да бер тамырдан, бер ырудан - төрки нугай-кыпчаклардан булулары турында инде җитәрлек яңа документаль дәлилләр ачыкланган.
Йомгаклап әйтсәк, матбугатта бастырылып чыгарылган материаллар, китаплар, төрле газет-журналлардагы мәкаләләр, тарихка багышланган конференцияләрдә сөйләнгән чыгышлар Татарстан Республикасы Милли архивларында hәм башка архивларда сакланган документларга таянып, Татарстан авылларының тарихларын, авыл халкының, аерым затларның, нәселләрнең, родословный язмаларын (шәҗәрәләрен) 1500 нче еллардан башлап, 18-20 буынга җиткереп төзергә мөмкинлек бирәләр. Халык өчен бу бәя биргесез бик зур тарихи hәм рухи байлык.
Авылда яшәп эшләгән җирле тарихчылар өчен бу архив материаллары белән танышуның артык катлаулы , материаль чыгымлы (расходлы), мәшәкатьле булуы беркем өчен дә сер түгел. Шунлыктан, аларның хезмәте зур өстәмә хөрмәткә лаеклы.
Яшьләргә, бүгенге феодаллык системасына корылган тормышта үз-үзеңне, семьяңны саклап тоту өчен ага-эне, туган-ыру белән бердәмлектә яшәү кирәк була. Күргәнебезчә, гомумхалык байлыгын үзләштереп дәүләт бюджетын иярләгән сөекле клептократ юлбашчыларыбыз инде күптән "элитный" дус-туган клан өерләренә укмашып аяусыз хезмәтләре нәтиҗәсендә аеруча зур (особо крупный) уңышлар яуладылар. Менә бүгенге шул хәлләр кешеләрдә үзләренең нәсел родословныйлары белән кызыксыну уята.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X