Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Әбиемне яратам

72 нче яшенә чыккан, җыйнак-төз гәүдәле әбиемә карап сокланам мин. Шушы гомер эчендә тормышның ачысын-төчесен күп күргән ул. Әмма күңелендә яшәүгә булган омтылышы, киләчәккә омтылышы зурдан әле.

Әниемнең әнисе - Егорова (Александрова) Ольга Александровна 1942 елның 23 гыйнварында, Керәшен Сәрдәсе авылында дөньяга килә. Тыныч-тату гаиләдә әти-әни кайгыртуын тоеп, эшне кече яшьтән үк яратып, 7 бала үсәләр алар.
Бик яшь булуына карамастан, әбием 13-14 яшендә сыер савучы булып эшли башлый. Гаиләләрендә бер генә малай булу сәбәпле, ирләр эше дә кызлар өстендә була.
17 яшендә, туган авылы егете Егоров Николай Андреевичка кияүгә чыга. Бабай балта остасы, ат җигүче булып эшли. Кемгә өй, кемгә мунча җиткерергә булыша торган була. Әби белән бергәләп, алты кыз, өч малай тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч ки, бер уллары суга батып үлә.
Алар бергә 47 ел гомер кичерәләр. Хәзергесе вакытта, балалары бары да өйләнгән, кияүгә чыккан. Бабай белән әбидән дә бәхетле кеше юктыр, мөгаен. Чөнки 19 оныгы һәм 3 оныкчыклары бар аларның.
Әби-бабай куенында үскән бала бәхетле була диләр, мин дә алар куенында, әкиятләр, җырлар тыңлап үскән бала.Һәм аларга чиксез рәхмәтлемен.
Бабайның үлгәненә 7 ел булды, ләкин әле дә аны сагынабыз, юксынабыз. Яныбызда, барыбыз өчен дә кадерле әби булуына, куанып бетә алмыйбыз.
Әби белән күңелле, рәхәт. Шул арада дөнья хәлләре белән кызыксынырга да вакыт таба, аннары гәҗиттәге яңалыклар белән дә күбрәк безне ул таныштыра. Борын очына гына тимер кысалы күзлеген әлеп куя да рәхәтләнеп китап укырга тотына.
Әби һәрвакыт безгә саулык-сәламәтлек, яхшылык кына тели. Безне һәрчак тәмле чәе, ачык йөзе белән каршы ала. Ризык әзерләгәндә дә, ул сөенә һәм Аллаһы Тәгалә рәхмәтләр әйтә. Ул ипинең тәмен белә. Һәм безне дә ризыкның кадерен белергә өйрәтә.
Катлаулы да, мактаулы да гомер кичергән әбиемә сәламәтлек, тыныч тормыш, бәхетле картлык телим. Үзе яратып үстергән гөлләре, чәчәкләре арасында безнең күңел җылысын тоеп, уңышларыбызга сөенеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X