Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Даими укучыларыбыздан яңа елга шигъри бүләк

Яңа ел белән дуслар!

Яңа ел, яңа таң

Йокыдан уятты.

Кешеләр бәхетле...

Күк йөзе яп-якты!

Табигать күмелгән

Аклыкка-сафлыкка,

Кешелек дөньясын

Өнди ул саклыкка!

Кар-буран арттыра

Туфракның уңышын...

Игенче тик аңлый

Җир-ана сулышын!

Үтелгән елларга

Халкым мең рәхмәтле!

"Ачлыгы" булмады.

Яшәлде икмәкле!

Яңа ел, яңа көн

Бүген ич тәхеттә!

Тынычлык, татулык...

Көч бирер бәхеткә!

Анастасия Долгова

Питрәч

Яңа ел килә

Яңа ел килә, яңа ел,

Барыбызга бәхет өләшә.

"Парлы булыйк яңа елда", -

Йөрәгем шулай дәшә.

Яңа елда яңа таныш,

Яңа тормышлар көтә.

Яңа елның матурлыгы -

Яңа киләчәк көтә.

Нәфирә Гатауллина

Юныс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X