Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәбез иҗатыннан

Ялган вәгъдә

Еракларга китеп бардың

Әйтмичә сәбәпләрен.

Белеп булмый икән һич тә

Кешенең гадәтләрен.

Хушлашмыйча китеп бардың

Сәбәпләрен әйтмичә.

Кичке уеннан озаттың

Кунак кызын син кичә.

Аяк астына салып син

Хисләремне таптадың?

Миннән артык ярны, беләм,

Эзләсәң дә тапмадың.

Тәгәрәде күз яшьләрем

Яңагымнан идәнгә.

Назлы гөлем, дия идең,

Алыштырдың бүтәнгә.

Гаебем юк синең алда,

Соравым бар бирергә:

"Язмыш, безне ник аердың?

Телим шуны белергә".

Вәгъдә кичне кашлы йөзек

Бүләк итеп син бирдең:

"Синнән башка яши алмыйм,

Гомерлек ярым," - дидең.

Хыяллар безнең бар иде,

Ул тормышка ашмады.

Юлларыбыз аерылды,

Язмыш безне ташлады.

Мөмкинме соң кинәт кенә

Сөйгәнеңне ташларга?

Кеше сүзләренә карап

Бик зур хата ясарга?

Бергә уйнап, бергә үстек,

Тәүге мәхәббәтем син.

Хәтеремнән һич китмисең,

Төшемә керәсең син.

Чит-ятлар керде арага,

Син аны кабул иттең.

Артыңнан калмады бер дә,

Аңа ияреп киттең.

Давыл купты, янгын чыкты,

Дөрләп яна йөрәгем,

Шул кадәрле генә булган

Минем сиңа кирәгем.

Үпкә сакламыйм мин сиңа,

Яратканга күрәдер.

Кайларда йөргәнлегеңне

Бер Ходаем беләдер.

Туган якка кайтыр өчен

Бер туганың калмады.

Арага таяк тыгуны,

Соң булса да, аңлады.

Ялгыз калдым сине көтеп,

Язмыштан юктыр узмыш.

Ялган вәгъдәгә ышандым,

Ходаем, үзең булыш.

Ялган вәгъдә нигә шулай

Өзә икән үзәкне,

Кисәкләргә бүлә-бүлә

Телгәли ул йөрәкне.

Гаебем юк синең алда,

Кешегә аңлат, җаным.

Егете ташлаган, диеп

Чыкты гайбәт һәм даным.

Чәлпәрәмә килде тормыш,

Йөрәккә кайгы-сагыш.

Нигә хисләрең буталды,

Гомерлек - синең ялгыш.

Күңелемә тынгы бирми

Йөрәгемнең ярасы.

Чит җирләргә китеп бардың,

Килә эзләп табасы.

Сәгать теле сыман йөри

Йөрәгем кылт-кылт итеп.

30 яшькә якынлашам,

Үтә гомерем көтеп.

Җилбәзәк яр үз ягына

Аударды сине, беләм

Төшләремдә гел үземне

Туй күлмәгендә күрәм.

Бәхетне тартып алучы

Иркәләнә куеныңда.

Искә аласыңмы мине,

Ниләр синең уеңда?

Онытырга мин теләмим,

Үткәннәр истә калды.

Җанымнан артык күрсәм дә,

Башка яр тартып алды.

Миннән сине тартып алды

Җилбәзәк фахишә җан.

Сихер белән шөгыльләнә

Ул кабәхәт, бозык җан.

Йөгәнли алмыйм хисемне,

Тартыла сиңа күңел.

Өзелеп сөйсәм дә сине,

Беләм, минеке түгел.

Шомлы, давыллы, яңгырлы

Көн белән төнем тоташ.

Бозланып каткан күңелем,

Йөрәгем, әйтерсең, таш.

Язмыш кочагына кердем

Бер ялгызым барып мин.

Сине өзелеп яратам,

Яраттыңмы мине син?

Берүзем яшәргә Ходай

Язгандыр инде синсез.

Синең хакта берни белмим,

Ничек яшисең минсез?

Күктәге кояшым сүнде,

Күгемне басты болыт.

Үз-үземә кайчак әйтәм:

Син аны оныт-оныт.

Авыр минутлар булганда

Үкси-үкси еладым.

Бәхетле булып кыландым,

Ялкынланып мин яндым.

Бутадың минем тормышны,

Әллә үзем буталдым.

Кайтмаска киткәнсең икән,

Бөтенләйгә югалдың.

Бер ялгызым яши бирәм,

Юктыр язмыштан узмыш.

Бугазымда төер тора -

Ала алмыйм һич сулыш.

Кемдер дәшкән сыман булды,

Дәшүче миңа кем ул?

Баш түбәсеннән сыйпап алган

Кебек булды синең кул.

Сикереп тордым урынымнан,

Шашкан кыяфәттә мин.

Яралы, зарлы тавышы,

Әйтерсең, дәшәсең син.

Тавыш кабат ишетелде,

Бозып тагын тынлыкны.

Ниләр белән тутырырга

Йөрәктәге бушлыкны.

Йөрәккә булып чыкты

Дәшүче: "Бул, - дип сабыр -

Мәхәббәте көчле булса

Кайтыр һәм эзләп табыр".

...Якын танышым сорагач,

Яздым шигъри юлларны.

Сагынудан гомер буе

Җаны шулай елармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса