Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәләребездән шигъри бүләк

Ходай сүзе Ходай әйткән сүз белән Туган безгә бу дөнья.

Ул дәшмәсә, Ул кушмаса,

Булмас иде бу дөнья.

Дөньяны матурлар өчен

Яшеллек биргән җиргә,

Иркен итеп сулар өчен

Һавасын яраткан безгә.

Җылы нурларын сибәргә

Кояшны күккә элгән.

Төннәрен ае яктырта,

Йолдызлары сибелгән.

Төрле якка җәелдереп,

Диңгез, тауларын куйган.

Шул суларда йөзәр өчен

Бака, балык булдырган.

Болынга ямьлелек өстәп,

Күпләп чәчәген сипкән.

Һаваны буш булмасын, диеп

Кояшлы, киекле иткән.

Урманнар шаулап торсынга

Хайван, җәнлек җибәргән,

Аларга тукланыр өчен

Үлән, җимеш үстергән.

Кеше дөрес яшәсен, дип,

Үз законын иңдергән,

Шул законны белсен өчен

Чиркәү төзегез, дигән.

Татулыкта яшәгез, дип,

Биргән безгә Үз көчен.

Үз гомерен корбан иткән

Безне коткарыр өчен.

Кыш

Озатып алтын көзләрне,

Бозлы чанасын тартып,

Кабат килә безгә кышлар,

Сагынып һәм яратып.

Җирнең өсләрен сыйпады

Кышның ачы җилләре.

Ишеп яуды ап-ак карлар,

Салкынайды көннәре.

Бәсен сырды агачларга,

Куды кыш бураннарын:

Күмде юллар, сукмакларны

Һәм авыл урамнарын.

Җылы туннарга төренеп

Каршы алдык без аны.

Әйдә, хуш киләсең, диеп,

Түргә уздырыйк аны.

Очрашу

Кинәт кенә, көтмәгәндә,

Очраттым, иркәм, сине,

Назлы сүзләреңне әйтеп

Иркәләдең син мине.

Якты йөзләрең балкытып

Каршы аласың мине.

Кыска гына аерылу да

Уйга сала шул инде.

Тора минем күз алдымда

Якты, нурлы йөзләрең.

Күреп һич тә туймамын мин

Сөю тулы күзләрең.

Очрадың да юлларымда

Һәр көнемне нурладың

Сине өзелеп сөюемне

Тик әйтергә кыймадым.

Надежда ЕГОРОВА

Керәшен Сәрдәсе

***

Гөлсинә апайга

Авыл сине күптөн көткән икән,

Шәфкать туташы булып килдегез.

Егерме яшьлек кыз баланы

Бик хөрмәтләп, безнең доктор, дибез без.

Япь-яшь килеш мөлаемлык белән

Үзегезгә тарта белдегез,

Көчегездән килгән кадәр

Авыруларга ярдәм иттегез.

Көч-куәтегез һәрчак артып торсын,

Аермасын Ходай ярдәмнән

Рәхмәт сүзе һәрчак яңгырасын

Сез булышкан һәрбер адәмнән.

Энем Фәнискә

Күпме еллар үтеп китте,

Күпме сулар актылар.

Сиңа әйтми калган сүзләр

Йөрәкләргә ташлар булып яттылар.

Болын чәчәкләре җыйдың,

Нигә бирә алмадың?

Күпме күз яшьләре акты,

Син генә күрә алмадың.

Яшьнәп үткән яшьлегеңне

Тиз үтәсен белмәдең.

Унсигездә китеп бардың,

Алдан берни сизмәдең.

Матур итеп җырлавыңа

Барыбыз да таң калдык.

"Туган авылым" дигән җыр

Мәдхия булып калды.

Кабер яннарына килеп

Синең белән сөйләшәм.

Әйтче, энем, берәр сүз, дип

Йөрәгем белән дәшәм.

Нәфирә ГАТАУЛЛИНА

Юныс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса