Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Казаннан Саярә Зарипова шигырьләре

Каушап калма

Каушап калма әгәр мине күрсәң,

Теләмәдең башта, килмәдең.

Еллар аша янга кире кайтам,

Серләреңне миңа сөйләдең.

Каушап калма, әгәр җавап итеп

Серләремне сиңа сөйләсәм,

Күңел хисем, сагыну ташкыннарын

Җырга салып әгәр көйләсәм.

Каушап калма, бик күп еллар узды,

Бик күп җырлар инде җырланды.

Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем

Еракларда калып югалды.

Каеннар дөньясы

Каеннар үсә тезелеп,

Олы юл буенда.

Мин аларга гел сокланам,

Яннарыннан үткәндә.

Каенлыкта каеннар

Үсәләр тезелешеп,

Каеннар җырларын тыңлыйм,

Араларына кереп.

Каен җиләкләре үсә,

Каеннар арасында,

Башка җиләкләр кермиләр

Каеннар дөньясына.

Соңгы күрешү

Ике күзен алмый олы юлдан,

Ана көтте газиз баласын.

Ярты гасыр көтте, өметләре бетте,

Аңлады ул ялгыз каласын.

Мәңгелеккә киткән кеше сыман,

Һәр йорт саен кереп кул бирде.

Табигать тә гүя нидер сизде,

Чәчәкләр дә аңа баш иде...

Истәлеге булып калды миңа,

Киткән чакта әйткән сүзләре

Калды аның моңлы карашлары,

Олы юлдан киткән эзләре...

Олы юлда бик күп эзләр калды,

Өлкән кешеләр сөйләп аңлашыр.

Әгәр вакыт, ул эзләрне күмсә,

Яшь нәселләр кайтып яңартыр.

Гел истә

Дөрләп янсын иде кайгыларым,

Учактагы янган ут сыман.

Көлләр булып җилгә очсын иде,

Мин аларны һич тә юксынмам.

Юксынам мин гамьсез бала чакта

Җиләк җыйган урман буйларын,

Чылтырап аккан салкын чишмә суын,

Шаулап үскән арыш кырларын.

Искән җилләр хәтеремне назлап,

Күп нәрсәне искә төшерә.

Ә йөрәгем яшьлегемә кайтып,

Сөю хисен кабат кичерә.

Көзге яфраклар

Җәй дә тагын үтеп китте,

Тиздән җиргә кар явар,

Йөрәгемнең яраларын

Белмим кем соң дәвалар?

Саргаеп төшкән яфраклар,

Кара җирне каплады;

Көзге яңгырлар, салкыннар,

Аларны тиз каралтты.

Агачлар да яшел күлмәкләрен салып,

Кара күлмәк киделәр,

Җәеп җиргә яфракларын

Кыш килгәнен сизделәр.

Яфраклар да агачлардан

Коелып бетеп бара,

Гомер шулай бара-бара

Көтмәгәндә туктала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса