Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Күңелләребезне рухи азык белән баетыйк

Әни, синең белән сөйләшәм

Сурәтеңне кулга алып,

Әни, синең белән сөйләшәм.

Әни, әни, тыңла әле мине -

Синең белән кызың серләшә.

Мәңгелектән, әни, әгәр кайтсаң,

Сөйләр идем бик күп серләрне.

Рәнҗеткән чакларым булгандыр

Кичер инде, әни, син мине.

Ахирәткә иртә китте лә шул

Ике балаң - йөрәк парәң?

Ничек итеп, әни, түздең икән

Тирәндер шул йөрәк яраң.

Әнкәй, сүзләрне тыңлар идем,

Үтәр идем барлык эшеңне

Эх, кайтарып булса иде кире

Әни, әни, үткән гомерне!

Абыем Рифатка

Туганым да, сердәшчем дә

Син булдың, абый.

Туганлыкны тоеп яшик

Гел шулай, абый.

Авыр чакта сиңа киләм

Ярдәмең тигәч.

Ходай сабырлык бирсен,

Түземлек биргәч.

Синең кебек тырыш юктыр,

Синдәйләр сирәк.

Җиң сызганып эшлисең син

Син - безгә терәк.

Олыларны хөрмәтлисең,

Көчеңнән килгәч.

Бәрәкәтле булсын тормыш

Картлыгың җиткәч.

Син бит үзең зур бүләк

Язмышыма рәхмәтлемен,

Безне очраштырганга;

Аллаһыма рәхмәт әйтәм,

Безне кавыштырганга.

Асыл ташлар бүләк итмә -

Син бит үзең зур бүләк.

Яшик җирдә яратышып,

Булып таяныч, терәк.

Әнкәй гөле

Әнкәй, син утырткан гөлләр исән,

Сине юксына алар.

Гөлләремнең телләре юк шул,

Берни әйталмый шул алар.

Әнкәемнең кабер өсте

Гөлләр белән бизәлгән.

Мин әйтәсе сүзләремне

Гөлләр җиткермәс микән?

Гөлләремнән тамчы тама,

Минем күз яшьләр микән?

Әйтегезче, әнкәемнең

Хәлләре ничек икән?

"Гөлләремне корытмагыз,

Ятларга алдырмагыз,

Миңа юлны онытмагыз,

Догадан калдырмагыз".

Җомга көнне дога укыйм,

Хәер-фатиха бирәм.

Рухы шат булса иде, дип

Гөлләремә су сибәм.

Әнигә хат

Әнкәй, сиңа хатлар язам,

Укымассың, мин беләм,

Догаларым барып җитсен

Изге теләгем белән.

Кыйблага карап дога укыйм,

Өмет итәм синнән бер хәбәр.

Минем хәлләр һаман авыр, әнкәй,

Кипмәгән бит әле күз яшьләр.

Төшләремә кер син, әнкәй, минем,

Төшләремдә икәү сөйләшик.

Төшләремә кер син, әнкәй, минем,

Төштә булса да бер серләшик.

Әнкәй, сагынып сиңа хатлар язам,

Беләсеңдер ниләр язасын.

Тыныч йокла, әни, өмет итәм:

Төшләремә керми калмассың.

***

Әни, диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Әгәр минем әни исән булса,

Саулык теләр идем мин аңа.

Әни, бәгърем, исән булсаң,

Гөлләр тезәр идем каршыңа.

Бу дөньяның бөтен матурлыгын

Бирер идем, әни, мин сиңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса