Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Күрше хакы

(хикәя)

Дистә еллардан бирле талашып яшәгән күршеләрем дуслашып китте бервакыт. Баштарак исәнләшеп кенә йөрсәләр дә, бер айдан кунакка йөрешә башлады болар. Сәбәбе балаларында икән. Рабиганың кызы Алсу, Саймәнең улы Айдар белән йөри башлаган. Күршеләрнең балалары әти-әниләренең ызгышын күреп үскәннәh. Бер йортта яшәп, бер мәктәптә укыган балалар үзләре дә сизмәстән тугыз катлы йортка тынычлык урнаштырды. Тиздән буласы туй мәҗлесенә ике кодагый нишләргә дә белмичә, җиң сызганып әзерләнә башлады. Гомер буе тату яшәгәннәр диярсең. Рабига белән Саймә икесе дә бер авылдан, җан дуслар иделәр. Шәһәргә укырга керергә дә бергә килделәр. Икенче курсларда укып йөргәндә читтән торып укучы егет Заһир болар группасына килеп укый башлый. Егетләр аз булу сәбәпле барлык группа кызларын гашыйк итә бу гармунчы егет. Заһирның гына йөрәге озын толымлы Рабиганы үз итә. Икесе дә тулай торакның бер бүлмәсендә яшәгән кызларны Заһир я кинога, я кичке уенга чакырып килә. Үзе сиздерергә теләмәсә дә, Саймә дә үлеп гашыйк була шул егеткә. Рабига әтисе авыргач, авылга гел кайтып йөри. Үзе генә калган Саймә Заһирны төн кунарга калдыра. Булган хәлләрне Рабига бик соңлап, дустының корсагы түгәрәкләнеп килгәч кенә аңлый. Авылдашым, дустым булсаң да кичерә алмыйм сине, кеше бәхетен тартып алып бәхетле булырсыңмы икән соң син, дип өзгәләнеп елый. Әйберләрен җыйнап, бер әби генә яшәгән фатирга күчеп яши башлый. Еллар уза, җан яралары акрынлап төзәлә бара, күрше авыл егете Фәрит белән өйләнешәләр. Укуын тәмамлап, заводта алдынгы урыннарны алып эшли, фатир да бирәләр яшь гаиләгә. Нәни кызлары Алсу туа, берничә елдан Алмазга да гомер бирәләр. Күп балалы күршеләре ике бүлмәле фатирларын өч бүлмәлегә алыштырып, күчеп китәләр. Булган хәлләрне искә төшереп, күршеләр фатирына Саймә килеп төпләнә. Шул сәгате-минуты белән ике арада кара мәче уза, тавыш-гауга башлана. Син генә кердең Рабига белән безнең арага, дип Заһир Саймәне авырлы килеш ташлап киткән була. Саймә син генә каргадың, ялгыз башым бала үстерәм, дип Рабигасы хыянәт ачысы яман ул, дип ызгышты. Бер-берсен күрер хәлләре юк, кеше бар, дип тормадылар, күрше ишетер димәделәр. Очы-кырые күренмәгән тавыштан балалар туйды, аптырагач әниләренә үч итеп, дуслашып киноларга, кафеларга йөрделәр. Бер-берсенә гашыйк булып киткәннәрен сизми дә калдылар. Рабига белән Саймәнең балаларны бәхетсез итәселәре килмәде, дистә еллар элек булган яшьлек җүләрлеген онытып, хәзерге көн белән яшәргә килештеләр. Ике яктан да җыелган туган-тумача белән туй гөрләп узды. Рабиганың ире белән бергә эшләгән буйдак дусты Рамил Саймәне үз итте. Никахлашып яши дә башладылар. Алсу белән Айдарга ике як әти-әниләре җыелышып, туй бүләге фатир алып бирде. Өч тиенлек дөньяда нигә ямьсезләшеп яшәдек икән, дип үкенәләр хәзер хатыннар. Күрше хакы - алла хакы шул ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса