Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Матурларга да җиңел түгел

Безнең, берничә ир-затының, матур хатын-кызлар турында гәп корып утыруыбызны өйдә йорт эшләре белән шөгыльләнүче әнием Тәскирә дә ишетеп торган икән.

- Сезне - ир-атларны гына түгел, барыбызны да сокландыручы ул гүзәл затларга, ягъни чибәр кызларга һәм хатыннарга бу фани дөньяда яшәп көн күрүләре беркайчан да җиңелләрдән булганы юк. Бөек Ватан сугышы елларында, аннан соң да, ул бәгырькәйләрем кайгы-хәсрәтләрне, кырсытуларны, кыйналуларны, кадерсезгә калуларны, мәсхәрә ителүләрне гадәти хатын-кызларга караганда да күбрәк күрделәр. Ишеткәннәремнән һәм укыганнарымнан чыгып шуны әйтә алам, матур булып туганнарга хәзер дә тормыш итүләре бик ансатлардан түгел икән, - дип әни әңгәмәбезгә кушылып китте.

Яшь чагында газиз әнием дә авылыбыздагы иң матур кызларның берсе булган. Шәле авылы мәктәбенең 7 нче сыйныфын тәмамлагач, аны хатыны үлгән, үзеннән 16 яшькә олы Сәйфулла исемле ир-ат урлап, өенә алып кайткан.

- Сәйфулла абый! Нишләвең бу? Әле миңа 16 яшь тә тулмаган ич. Ничек итеп олы башың белән мине - бала кешене хатынлыкка урлап алып кайтырга кулың барды, намусың җитте? Нигә гомергә бер генә тапкыр килә торган яшьлегемнең тамырын балта белән чабасың? Мин беркайчан да синеке булмаячакмын, андый уйларыңны башыңнан чыгарып ат, яратып йөри торган егетем бар, бары тик аның белән генә бергә булачакмын, капкаңның биген ач, өйгә кайтам, - дигән әни.

- Ямьсез булсам да, матурларны яратам шул мин, моннан 3 ел элек вафат булган тормыш иптәшем дә чибәр хатын-кызларның берсе иде. Син исә аңа караганда да гүзәлрәк. Бер күрүдә гашыйк булдым үзеңә, шуңа күрә урларга мәҗбүр булдым. Бәлкем бер генә атна торып карарсың, ошатмасаң кайтып китәрсең, - дип әнине озын-озак үгетләп караган бу.

Әмма әни кабул иткән карарын үзгәртмәгән, тырышкан-тырмашкан, ризалашмаган.

Әлеге урлануыннан соң 3 ел вакыт узгач, ул күрше Нептун авылының Габдулхай исемле егетенә кияүгә чыккан. Әмма Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, бергә 1,5 ел гына яшәп калганнар. 1942 елда 19 яше дә тулмаган әти фронтка китә һәм ярты елдан соң хәбәрсез югала (мин әти сугышка киткәч туганмын). Сугышта иң якын кешесен - ирен югалтып тол калган, җиңү хакына алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап эшләүче әнигә бу чорда да матур, сылу булуы аркасында әрнү-газапларны, гарьләнү-хурлануларны күп күрергә туры килгән.

Әтинең хәбәрсез югалуын белеп алгач, сугышка яше узып китүе аркасында бармый калган хуҗалык рәисе, нәфесен басарга ирек бирмәгән өчен, егерме яше дә тулып бетмәгән, өч айлык сабые булган әнине районнан авылыбызга вәкил итеп куелган прокурор белән берлектә үзенчә "акылга утыртырга" була. Ул көнне бригадирлык вазыйфасын башкаручы әни, кырыкка якын хатын-кыз белән бергә авылда өч чакрым ераклыктагы яшелчә бакчасында су сибүдә эшли. Төштән соң давыллы, бозлы яңгыр чиләкләп коярга керешә. Киемнәре, тәннәре юешләнеп беткән хатын-кызлар: "Безнең бәхеткә явасың син, никадәр эшебезне җиңеләйттең, бүген өйгә, балаларыбыз янына иртәрәк кайтабыз икән", - дип сөенә-куана кайтыр юлга чыгалар. Авылга кайтып җиткәч, яшелчә бакчасында яуган яңгырның биредә тузанны гына басып китүен күреп шаккаталар. Кайтып җитеп, әле бер чынаяк чәй дә эчми калган өс-башы юньләп кибәргә дә өлгермәгән әнине колхоз рәисе идарәгә чакырта.

- Менә шушы була инде ул кәбестә үсентеләренә су сибәргә нәрәт алган, хатын-кызларны эш ташлатып, бакчадан вакытыннан алда авылга котыртып алып кайткан дезертир-бригадир, - ди гыжылдавык тавышлы рәис янында утыручы районнан авылга беркетелгән прокурор-вәкилгә.

- Мондый нахак сүзләрегез белән җанымны рәнҗетмәгез әле, Шәрифулла абый (рәиснең исеме үзгәртелде). Миңа карата үзегезгә генә мәгълүм ачу-мазарыгыз бар ахрысы, югыйсә бер дә кирәкмәскә бакчадан ни сәбәпле иртә кайтуыбызны белмичә, гаеп тагып маташмас идегез. Ничек Ходайдан, гөнаһтан курыкмыйсыз, өлкән кеше бит инде сез. Яшелчә бакчасыннан тиктомалдан гына кайтып китмәдек без. Җилләп, шаулап яуган яңгыр астында бөкерәешеп, кач-кач калтырап күпме торырга була инде. Ышыкланырга да урын юк. Туңудан тешләребез тешкә тиеп шыкылдый башлагач, кайтырга булдык. Менә шул. Бездән соң да ул тирәләрдә явым бер сәгатьтән артык дәвам иткән. ТатЦИК авылында яшәүчеләргә исә зыян салып бәрәңге сабакларын еккан. Яңгыр кәбестә җирен туйганчы суга коендырды, анда берничә көнсез сипмәсәң дә була хәзер, - дигән әни.

- Сез күктән таш яуса да шунда - хезмәт урыныгызда булырга, яуган яңгырдан курыкмыйча, эшегезне дәвам итәргә тиеш идегез. Хәзер җәй, җир бик тиз кибеп бетә торган межан вакыт, аш тозы кебек эреп бетәрбез, дидегез мәллә. Шуны хәтер сандыгына салып куй, Вәлиева, яңгырны сәбәп итеп бакчадан кайтып китүегезне гафу итмәячәкмен, - дип рәис әнигә бәйләнүен дәвам иткән.

Әни карашлары бары тик үзенә генә төбәлгән рәис һәм прокурор-вәкил каршында югалып, мескенләнеп калмаган, үз сүзен кистереп, батырып әйткән: "Шәрифулла абый! Аш ашаган, яшь яшәгән өлкән яшьтәге кеше булсагыз да, акыл дигән нәрсә һаман кереп бетмәгән икән әле үзегезгә, кайчан булса да сезнең хет бер тапкыр, адәм балаларының коеп яуган яңгыр астында, яисә яңгырдан соң бакчаларына су сибеп йөргәннәрен күргәнегез бармы? Бер дә кирәкмәскә теш кайрап маташмагыз әле һәм миннән көлүегезне туктатыгыз". Әни үзенең гаепсез, хаклы икәнлеген төпле итеп, дәлилләп әйтеп бирсә дә, сугыштан бронь белән калган прокурор-вәкил аны якламаган.

Үзе дә рәиснең "җырын җырларга" керешкән:

- Сез рәис тарафыннан бирелгән нәрәтне ахырына кадәр башкарырга, ягъни кояш батканчы кәбестә басуында эшләргә тиеш идегез. Илебез азатлыгы өчен каты сугышлар бара, шуңа карамастан, постыгызны ташлап кайтып киткәнсез. Җитмәсә, шуның өстенә, район тарафыннан куелган әтиегез кебек олы кешене, үзегезгә акыл әле һаман кереп бетмәгән икән, дип мыскыллап маташасыз. Әгәр дә, халыкны котыртып эш ташлатуыгыз һәм рәискә буйсынмавыгыз хакында эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәм икән, беләсезме сезне нәрсә көткәнен? Ике дә уйлап тормыйча алып китәчәкләр һәм 58 нче статья белән 10 елга хөкем итеп Себер урманнарына агач кисәргә җибәрәчәкләр. Өстәвенә, син моннан 4 ел элек куылган кулак келәймәсе сугылып авылдан сөрелгән Мирзахәсән Хәмидуллин кызы икәнсең. Язмышың минем кулда, Вәлиева, шуны белеп тор, - ди прокурор-вәкил үзенең нинди кодрәткә ия икәнлеген күрсәтеп. - Әле сәгать көндезге ике генә, эшлим дигән кешегә тагын башланмаган бер көн бар, ул үзең кебек дезертир хатыннарыңны кабат күреп җый да, "шагом марш" су сибәргә, авылга караңгы төшмичә кайтасы булмагыз, тикшерергә лично үзем барачакмын", - дигән гаярьләнеп.

- Бакчага кабат баруның мәгънәсе юк, чөнки анда йөреп булмаслык пычрак, аннары Мишә ярының берничә урынына гади көрәк белән генә казылып эшләнгән текә, юеш баскычлардан сулы чиләкләр белән күтәрелеп булмаячак. Бүген бакчада эшләгән хатын-кызларның барысы да солдаткалар. Күбесенең ирләре сугыш кырында ятып калганнар. Еламый калган көннәре сирәк мескеннәрнең. Бүген генә булса да тын алсыннар инде, көнне төнгә ялгап эшләп, ачлы-туклы яшәп тәмам йончыдылар. Өс-башларының, аяк киемнәренең дә рәте китеп бетте, байтактан мунча ягып та кергәннәре юк, балалары янында да озаграк буласылары килә. Мин үзем дә нәкъ алар шикелле, фронтта Габдулхаемны югалттым, күкрәк сөтемне имезә торган өч айлык сабыем бар, әллә нигә бер булса да, өйдә, гаиләбез янында озаграк булырга хокукыбыз бардыр бит безнең. Теге заман коллары түгел ич без. Моннан соң кулак кызы дип кимсетмәвегезне таләп итәм, аннары, кем су өстенә су сибә инде, дип көләчәкләр. Әллә нишләтеп янасагыз да, бармыйм дигәч бармыйм, карарымны үзгәртмим, телегезне әрәм итмәгез, - дип әйткәч, прокурор-вәкил әнигә исе китеп, сәерсенеп, шаккатып карап торган. Япь-яшь кенә авыл хатынының кушканын, әмерен үтәргә теләмәвенә, каршы баруына нишләрләрен белмәгән, җен ачуы чыккан һәм кара болыт каплаган чыраенда яңа сеңерләрен уйнатып: - Син кем каршында басып торганыңны, кем белән сөйләшкәнеңне оныткансың. Хезмәт дисциплинасын бозган хәлеңдә минем белән шундый тонда сөйләшергә ни хакың бар? Мин сиңа янәшәмдә утыручы юаш Шәрифулла абыең түгел, ә закон сагында торучы районның баш прокуроры. Ай-яй, телең нинди озын икән, кыскартырбыз без аны, балаң бар дип тормыйм, бүген үк үзеңне ябып машина белән атаң утырып чыккан Пановка колониесенә озаттырам, җәйге матур таңнарыңны шунда каршы алырсың, кулачка есть кулачка, - дип бу өстәлгә йодрыгы белән суга-суга матьларны да кушып, әнине сүгәргә үк керешкән. Прокурорның әнигә ныклап торып, сырганак кебек ябышуыннан тәм табып, бик тә канәгать булып каш астыннан гына карап утырган рәис кабат "дилбегәне" кулына алып менә болай дигән:

- Хөрмәтле прокурор. Колониядә бушка гына казна ипиен ашап ятачак бит ул. Кәҗә маен биредә чыгартыйк без аның. Колхозның бәрәңге сала торган котлованы (базы) юк. Дезертирларыннан башка гына казысын әнә шуны. Минемчә, бу иң кулай җәза. Бер көн эчендә казып бетерми икән, тагын да кырысрак чараларны кулланырбыз.

- Сугыш чорының законнарын бозып, миңа һәм сиңа буйсынган үҗәт бригадирыңны утлы табага бастырып, күрмәгәнен күрсәтәсем килгән иде. Ярар, бу тапкырында синеңчә булсын инде, - дип прокурор-вәкил рәис кабул иткән карар белән ризалашкан. Түрәләрнең хәтәр чыгышларын тыңлап, күңеле тулган һәм бераз тетрәнеп алган әни җавапсыз калмаган.

- Ниләр, нәрсәләр сөйләгәннәрегезне колакларыгыз ишетми мәллә соң сезнең, абзыйлар? Кыска гына вакыт эчендә, бер дә кирәкмәскә, бер-берегездән уздырып миңа карата ниләр генә әйтмәдегез, нинди генә гаепләүләр такмадыгыз. Бакчага башка су сибәргә кирәкми дигән өчен, өч айлык сабые булган, ирен сугышта югалткан, көнне төнгә ялгап баш күтәрмичә колхозда эшләүче хатынны, ягъни мине рәнҗетеп утыру рәхәтлек бирәмени соң сезгә. Җир-котлован казытырга кирәк аңа, дигән әмерегездән әз генә дә, һич кенә дә курыкмыйм. Узган ел, Чувашиянең Звенигово авылына барып, 40-45 градуска җиткән салкында ай ярым кулыма көрәк, кәйлә, балта тотып бер метрдан артып киткән туңны вата-вата фашистлар туган җиребезгә үтеп кермәсен өчен окоплар, траншеялар, канаулар казыган яхшы эшләгәнем өчен мактау кәгазе белән бүләкләнгән кеше мин. Барыгыз, казылачак котлованның урынын билгеләгез, күләмен күрсәтеп казыклар кагыгыз, кайтып өс-башымны рәткә китерәм дә, бүген үк эшкә керешәм.

Ашау-эчү ягы бик тә-бик такы-токы булуына карамастан, әни түрәләрне һәм авылдашларын таң калдырып, озынлыгы биш, аркылыга дүрт, тирәнлеге ике метр зурлыгындагы базны унбиш сәгать эчендә казып бетергән. Карап торырга ябык кына булып күренгән әни шуның кадәр күләмдәге хезмәтне кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгарга көчне кайдан алды икән. Бит элек-электән, ягъни гомер буена урман кисү, таш чыгару, җир казу иң авыр эшләрнең берсе булып саналган.

Әниемә сугыш арты елларында да яшь, матур булуы аркасында (чәчәк кебек чагы бит) төрле авырлыклар күрергә, хисләрен йөгәнли алмаучы ир-затлары белән еш көрәшергә туры килгән. Әмма аларның берсен дә якын җибәрмәгән. Сорап килүчеләргә дә кияүгә чыкмады (хәтта әтинең бертуган энесе Каюм абыйга да бик тә-бик чибәр, өйләнмәгән буйдак егет иде). Бөтен гомерен мине тәрбияләп үстерүгә багышлады. Күңелем китек булмасын өчен, кулыннан килгәннең, булдыра алганның барысын да эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса