Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Нәфирә Гатауллинаның “Юл читендә ялгыз каен” дип аталган шигырьләр җыентыгыннан шигырьләр тәкъдим итәбез

Ялгыз каен Юл читендә ялгыз каен Башкаен түбән игән. Ник елыйсың, каенкаем? Әйтче, сиңа кем тигән?

- Без туганнар өчәү идек -

Апаем, энем, үзем.

Салкын җилләр алып китте,

Бирче миңа син түзем.

Юл кырында торам ялгыз,

Берәрсе кайтмасмы дип.

Нихәл, апам, нихәл, сеңлем,

Хәлләрең ничек диеп?

Юл кырында беркем дә юк -

Юк хәлне сораучы да.

Әткәй-әнкәй дә юк бүген,

Газизләрем, сез кайда?

Йоклагыз сез тыныч йокы белән,

Дога кылам сезнең рухларга.

Белегез сез, кадерлеләрем минем,

Мин онытмам сезне кайчан да,

Яшәрсез сез һәрчак җаннарда.

Ике бертуган

Ике бертуган кыз идек,

Икебез ике төрле.

Һәркайсыбыз үзебезчә

Үткәрә идек көнне.

Араларда ерак иде,

Юлларда сикәлтәле.

Күрүшүләр сирәк булды:

Басты тормыш мәшәкатьләре.

Апай, синең юклыгыңа

Биш еллап вакыт үткән.

Таң атуын теләп-көтеп,

Таңнар йокысыз үткән.

Матур итеп җырлый идең,

Матур итеп сөйләдең,

50 яшьтә китеп бардың -

Нинди теләк теләдең.

Ике балаң юксыналар,

Оныклар ятим калды.

Нигә шулай усал язмыш

Дөньялардан аерды?

Алып китә икән язмыш

Саналган көнең беткәч.

"Әни" дигән сүзне әйттең,

Соңгы сулышың ңиткәч.

Караңгы гүр якты булсын,

Авыр туфрагың - җиңел,

Җаның оҗмахларда булсын -

Тик шуны тели күңел.

***

Саргаямын сагынудан

Апам сине;

Сөйләр сүземне кемнәргә

Сөйлим инде?

Сәгатьләр буе сөйләшеп

Бетмәде сүзләр.

Сине сагынуга җаным

Ничекләр түзәр?

Пимәрем

Туган ягым - Пимәрем

Балкып тора ерактан.

Пимәремнең мәчетеннән

Ишетелә гел азан.

Авылымның чишмә суы

Тулып ага улактан.

Пимәремә кайтып килсәм,

Күңелемне бушатам.

Туган якның һавалары

Дәва була йөрәккә.

Китсәм урман-болыннары

Сагындыра бигрәк тә.

Пимәремдә тырыш халык,

Пимәремдә җырчылар;

Данын еракка таратты

Талантлы гармунчылар.

Мөхәммәткә

Көтеп алам һәр иртән,

Көтәм синең үзеңне,

Көтәм назлы карашыңны

Һәм ягымлы сүзеңне.

Көтәм синнән олы хөрмәт,

Көтәм иркә һәм назлар,

Телим муллыкта яшәүне,

Күңелдә - якты язлар.

Ике кызыма

Ике кызым - тормыш бүләгем,

Ике кызым - шатлык, терәгем,

Ике кызым - бәхет гөлләрем,

Сез дип тибә минем йөрәгем.

Ике кызым - юатучым минем,

Ике кызым - йөрәк җимешем.

Ике кызым - яшәү мәгънәсе бит,

Тоеп яшим йөрәк тибешен.

Олы кызым Земфирага

Кыш көнендә тугангамы,

Күңелең синең ап-ак,

Атла, кызым, гомер буе

Шушы сафлыкны саклап.

Туган көнең котлы булсын,

Изгедер теләгебез.

Сиңа бәхет-шатлык теләп

Тибәдер йөрәгебез.

Пар канатлы ярлар булып

Яшәргә язсын озак.

Ишегегездә беркайчан да

Булмасын бикле йозак.

Алзирә кызыма

Апрель ае - матур ай,

Кече кызым туган ай.

Язгы айның матурлыгы

Кызыма күчкән бугай.

Шаккаттыра зирәклеге,

Куллары ут уйната.

Һәрнәрсә кулыннан килә,

Барысына ул оста:

Шигыр яза, бәйли, чигә,

Яңалыкка омтыла -

Замана белән атлый ул,

Барысын белеп тора.

Уңганнардан-уңган кызым,

Булганнардан булган ул.

Бәхет өстәп, шатлык өстәп.

Яз аенда туган ул.

Нәфирә Гатауллина

Ялгыз каен

Юл читендә ялгыз каен

Башкаен түбән игән.

Ник елыйсың, каенкаем?

Әйтче, сиңа кем тигән?

- Без туганнар өчәү идек -

Апаем, энем, үзем.

Салкын җилләр алып китте,

Бирче миңа син түзем.

Юл кырында торам ялгыз,

Берәрсе кайтмасмы дип.

Нихәл, апам, нихәл, сеңлем,

Хәлләрең ничек диеп?

Юл кырында беркем дә юк -

Юк хәлне сораучы да.

Әткәй-әнкәй дә юк бүген,

Газизләрем, сез кайда?

Йоклагыз сез тыныч йокы белән,

Дога кылам сезнең рухларга.

Белегез сез, кадерлеләрем минем,

Мин онытмам сезне кайчан да,

Яшәрсез сез һәрчак җаннарда.

Ике бертуган

Ике бертуган кыз идек,

Икебез ике төрле.

Һәркайсыбыз үзебезчә

Үткәрә идек көнне.

Араларда ерак иде,

Юлларда сикәлтәле.

Күрүшүләр сирәк булды:

Басты тормыш мәшәкатьләре.

Апай, синең юклыгыңа

Биш еллап вакыт үткән.

Таң атуын теләп-көтеп,

Таңнар йокысыз үткән.

Матур итеп җырлый идең,

Матур итеп сөйләдең,

50 яшьтә китеп бардың -

Нинди теләк теләдең.

Ике балаң юксыналар,

Оныклар ятим калды.

Нигә шулай усал язмыш

Дөньялардан аерды?

Алып китә икән язмыш

Саналган көнең беткәч.

"Әни" дигән сүзне әйттең,

Соңгы сулышың ңиткәч.

Караңгы гүр якты булсын,

Авыр туфрагың - җиңел,

Җаның оҗмахларда булсын -

Тик шуны тели күңел.

***

Саргаямын сагынудан

Апам сине;

Сөйләр сүземне кемнәргә

Сөйлим инде?

Сәгатьләр буе сөйләшеп

Бетмәде сүзләр.

Сине сагынуга җаным

Ничекләр түзәр?

Пимәрем

Туган ягым - Пимәрем

Балкып тора ерактан.

Пимәремнең мәчетеннән

Ишетелә гел азан.

Авылымның чишмә суы

Тулып ага улактан.

Пимәремә кайтып килсәм,

Күңелемне бушатам.

Туган якның һавалары

Дәва була йөрәккә.

Китсәм урман-болыннары

Сагындыра бигрәк тә.

Пимәремдә тырыш халык,

Пимәремдә җырчылар;

Данын еракка таратты

Талантлы гармунчылар.

Мөхәммәткә

Көтеп алам һәр иртән,

Көтәм синең үзеңне,

Көтәм назлы карашыңны

Һәм ягымлы сүзеңне.

Көтәм синнән олы хөрмәт,

Көтәм иркә һәм назлар,

Телим муллыкта яшәүне,

Күңелдә - якты язлар.

Ике кызыма

Ике кызым - тормыш бүләгем,

Ике кызым - шатлык, терәгем,

Ике кызым - бәхет гөлләрем,

Сез дип тибә минем йөрәгем.

Ике кызым - юатучым минем,

Ике кызым - йөрәк җимешем.

Ике кызым - яшәү мәгънәсе бит,

Тоеп яшим йөрәк тибешен.

Олы кызым Земфирага

Кыш көнендә тугангамы,

Күңелең синең ап-ак,

Атла, кызым, гомер буе

Шушы сафлыкны саклап.

Туган көнең котлы булсын,

Изгедер теләгебез.

Сиңа бәхет-шатлык теләп

Тибәдер йөрәгебез.

Пар канатлы ярлар булып

Яшәргә язсын озак.

Ишегегездә беркайчан да

Булмасын бикле йозак.

Алзирә кызыма

Апрель ае - матур ай,

Кече кызым туган ай.

Язгы айның матурлыгы

Кызыма күчкән бугай.

Шаккаттыра зирәклеге,

Куллары ут уйната.

Һәрнәрсә кулыннан килә,

Барысына ул оста:

Шигыр яза, бәйли, чигә,

Яңалыкка омтыла -

Замана белән атлый ул,

Барысын белеп тора.

Уңганнардан-уңган кызым,

Булганнардан булган ул.

Бәхет өстәп, шатлык өстәп.

Яз аенда туган ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса