Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәч районы Шәле авылыннан Язилә Абдрәхимовадан гыйбрәтле хикәя

БӘХЕТ ЭЗЛӘП...

Сайра бер айлык кызы белән сөйләшә:
- И балакаем, сандугачым, җаным син! Минем бәхетемә туган бәгырем син! Ничә еллар буе көткән кадерлем бит син минем!
Сөйләүдән туктап, кызын үбеп ала, ә тегесе күзләрен челт-мелт йомгалап, әнисенең сөйләгәнен аңлагандай, авызын бөрештереп куйган була. Баласын иркәли-иркәли, ханым үткән тормыш йомгагын сүтә.
1
Сайра беренче класста укыганда, әнисе үлеп китә. Ул үлемнең нинди кайгы китерүен дә аңлап җиткерми. Иптәш кызларына:
-Безнең әни кичәдән бирле йоклый да йоклый, күзен дә ачып карамый, - ди урамда иптәшләре белән уенга мавыккан сабый.
Вакыт үткән саен, бигрәк тә өйгә үги әни килгәч, әнисенең " озак йоклавы" никадәр кайгы-хәсрәт, күңел әрнүе китерүен җаны-тәне белән кичерә. Җидееллык мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Үзе теләгән техникумга имтиханнарсыз гына керә ала. Өйдәгеләргә укытучы булырга теләвен һәм Казанда укуын дәвам итәсе килүен әйтә. Үзенең кара эшләрен дәшми-нитми генә, астыртын гына эшләп йөргән үги әни бу юлы чәчрәп чыга, теле телгә йокмый, калай өстенә кушучлап кипкән борчак сипкәндәй, чәрелдәпме чәрелди башлый:
-Нинди уку ди ул!? Казанда ди тагын! Монда укыганыгызга да түләрлек акча юк! Икәү бит сез, икәү! Әнә... әнә ферма... бозаулар карарсыз... карарсың... Мәктәптә укыган өчен берегезгә генә түләрлек рәт бар.
Әйе, ул елларда җиде класс бетергәч, алга таба мәктәптә укысаң, елына 150 сум түләргә кирәк иде. Заманы өчен зур акча иде ул 150 сум! Әйе, икәү шул алар: үги әнкә Хәлимәнең үз кызы Мәдинә һәм әти кызы Сайра. Мәдинәнең таныклыгы "өч" леләр белән тулы, чөнки укуга бер дә исе китми. Бик тә иркә кыз. Шунысы бик кызганыч: бу сөйләшүдә әти кеше ник бер сүз әйтсен! "Аңлаганга чебен тавышы да җитәр, аңламаганга барабан тавышы да аз," - диләрме әле?. Сайра, әлбәттә, барысын да аңлады, шуңа күрә уку турында тагын сүз кузгатуны кирәк дип тапмады; әрнеп-сыкранып хыялын тормышка ашыра алмавы белән килеште. Ә әтисенә бик тә үпкәләде. "Кызым, теләгең булгач, ничек тә тырыш инде син. Стипендия алып укысаң, үзеңнеке үзеңә җитәр; мөмкинлек булганда, без дә булышырбыз," - дисә, ни була иде инде, я!? Үги әнинең ачулы-агулы сүзләренә дәшмәве белән балакаеның якты хыялын үтмәс пычак белән кисте дә куйды бит!
Әни тиешле кеше үги кызны әрнетә, хурландыра торган гамәлләрен берәүгә дә белгертмичә эшли : усал эт кебек өрми генә тешли иде. Үз кызына каз мамыгы юрганы япса, Сайрага искергән-сизрәгән чүпрәгеннән саргаеп беткән мамыклары бүселеп чыккан, кем әйтмешли, хан заманыннан калганы эләгә. Ярый ла, тышлыгы-чехолы рәтле булса... Мәдинәсенә күз явын алырлык гөлчәчәклесе эләгә, Сайра юрганына төсенең ниндилеге дә беленми торган иске тышлык кигезелә иде. Мондый очракларда кыз төннәр буе елап чыга, үртәлә, гарьләнә, кемгәдер сөйләп, күңелендәге хурлану хисләрен бушатасы килә, тик... сер бүлешердәй кешесе юк шул...
... Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме диик, Сайра җидееллыкны бетергән җәйдә Казахстаннан күршеләре Саимә апа ялга - әти-әнисе янына кайтты. Ул казах егетенә кияүгә чыгып, шул якларга киткән иде. Үги әнинең яман сүзләре күңелгә җәрәхәт ясагач, әтисе кызынын киләчәген, бәхетен саклый- яклый алмагач, Сайра күрше апа янына керде.
-Саимә апа, зинһар дип сорыйм, мине үзең белән алып кит әле, бәлки ерак илләрдә бәхетемне, күңел тынычлыгымны табармын, - ди-ди елады. - Эшләреңдә булышыр идем. Бәлки мин үти алырлык акчалы берәр эш тә табылыр... Эшләр идем... Артык кашык булмас идем...
- Балакаем, сиңа ничә яшь соң? Бу уеңны әти-әниең беләме? Казахстан бик ерак ил-җир бит ул. Сагынганда, кайтып кына китә торган түгел...
Саимә кызны кызганды: тиктомалдан гына бала мондый фикергә килмәс, үгилек әчесе мәҗбүр итәдер. Ханым Хәлимә белән сөйләшеп карарга булды. -Барсын, китсен, олаксын, "Лаеш шулпасы" эчсен, - дигәндә, үги ананың күзләрендә шатлык-куаныч нурлары уйнавын шәйләде Саимә. Кыздан котылырга җай чыкканга сөенә түгелме соң бу явыз нәрсәкәй! - Атасы гына каршы килмәсен. Хәер, анысын күндерербез, - дип өстәде Хәлимә.
Саимә күрше хатынның мәрхәмәтсезлегенә шаклар катты: унбиш яше дә тулып җитмәгән баланы әллә кайдагы ил-җиргә ничекләр өеңнән чыгарып җибәрмәк кирәк!? Мескен кыз тикмәгә генә зарланмый, ялынмый икән бит! Күрәсең, баланың тормышын тәмугка әйләндергән бу җүнсез хатын.
Хәлимә, ире Сәйфетдиннең күңеленә "тәмләткечләр" сала-сала, кызын Саимәгә ияртеп җибәрергә күндерде. Әти кеше башта бик тә аяк терәп каршы торган иде, ләкин: "Ирләрдә сүз бер булыр," - дисәләр дә, Сәйфетдиннеке алай булмады - хатынына каршы тора алмады бичаракай.
... Саимә апалар Казахстанның Атбасар дигән кечерәк шәһәр читендә үз йортлары белән яшиләр икән. Ире һәм икенче класска укырга барасы улы боларны бик җылы каршы алдылар. Сайраны әллә ни зур булмаган, якты, җыйнак бүлмәгә урнаштырдылар. Көн туган саен. кыз вак-төяк эшләрдә кул арасына керергә тырышты, тора-бара үзе күргән, белгәннәрен башкарды. Саимә Сайраның уңганлыгына, һәр эшне җиренә җиткереп эшли белүенә сөенде, эчтән генә: "Шушы бала да ярамаса ярамаган икән Хәлимәгә," - дип куя иде. Кызның кешеләр янында буласы, хезмәт хакы алып эшлисе килә иде: кеше җилкәсендә яшәү әйбәт түгел бит. Сарсенбай абый машина йөртә, акчаны әйбәт эшли булса кирәк, чөнки муллыкта яшиләр. Гаилә "кәшилүгенә" Сайраның үз өлешен - хезмәт хакын саласы килә иде. Саимә кызны бертуган сеңелесе кебек якын күрде, яратты. Эш турында сүз кузгаткач: "Ашыкма, эшләргә өлгерерсең. Әле яшең дә җитми. Өйдәге эшләр дә күп бит," - ди иде. Әйе, өйдәге эшләр тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Саимә апа балалар бакчасына эшкә китә, өйдәге юу, җыештыру эшләре кызга кала.
... Көннәрдән бер көнне кичен, киң җилкәле, озын гына буйлы егет Саимәләргә килеп кергәч, Сайраның иреннәренә елмаю кунды. Егетнең күзләре урынында сызыклар гына, кысылып беткәннәр, авызы да - сызык: әйтерсең лә, рәссам арган чагында карандаш очы белән өч сызыкны сызып куйган! Күзләре нинди төстә икән соң моның? Авызында тешләре бармы? Кыз уйлары кочагында егеткә карап, һаман елмаеп торганын абайлап, уңайсызланып, кызарып китте. Хуҗабикә күз сирпеп алды да боларны чәй табынына чакырды:
-Әйдәгез, утырыгыз әле. Хә-әзер мин сезне таныштырам. Сүзне Нәзербайдан башлыйк. Ул күршедә генә - ике йорт аша гына тора. Исеме... исеме... ни өчен шулай куелганмы? Әти-әнисе аны бик озак көтәләр: балабыз туса, тегене эшләр идек, моны бирер идек дип адарыналар. Адарыну - нәзер ул. Ә нәзерне берсүзсез үтәргә кирәк. Менә шушы чибәр егет тугач, Нәзербай исемен кушалар һәм адарынганнарын да үтиләр. Дөнья матур, иркен, җитеш, түп-түгәрәк, бер дә кытыршы яклары юк! Ләкин... ләкин тормыш дигәннәрендә шатлыгы кырыена кайгы-хәсрәте дә сиздерми генә өелеп килеп баса икән. Әти-әнисе, далада куйлар-сарыклар көткәндә, бозлы яңгыр астында калып, салкын тидерәләр һәм сәламәтләнеп китә алмыйлар, бер-бер артлы мәңгелеккә китеп баралар. Әти-әнисеннән унөч яшендә калган Нәзербайны уллыкка алдык, ул бездә үсте. Укыды, бик күп һөнәрләре бар. - Егеткә карады да кызга ымлады: - Бу - Татарстан кызы. Безгә кунакка килде. Сәйрә исемле.
Саимә апа, поездда килгәндә, исеменең мәгънәсен аңлаткан иде: кызның әтисе Сәйфетдин, әнисе - Рәхилә; беренче иҗекләрне алганнар да исем ясаганнар. Исем тарихын белүчеләр кызга Сәйрә дисәләр, белмәгәннәре Сайра дип эндәшәләр.
Нәзербай белән кыз еш очраша башлыйлар. Егет Саимә апаларда үз өендәге кебек йөри, бик күп эшләрен иренмичә башкара: монда үскәнлеге, кулыннан эш килгәнлеге күренеп тора. Ул көлгәндә, энҗе кебек тезелгән ап-ак тешләре балкып китә. Ә күзләре... күзләре - чем-кара икән.
2
... Сайрага унсигез, егеткә егерме дүрт яшь тулгач, алар өйләнешәләр. "Саимә апалар бу егетне минем бәхетемә үстергәннәрдер. Бәхетем - Нәзербай" дип сөенә кыз. Никах укытып, яши башлыйлар. Бер-ике ел яшәгәч, Нәзербайда төрле шәһәрләрдә эшләү-яшәү теләге туа: сөйгәненә, Казахстанның, Урта Азиянең иң матур, иң гүзәл урыннарын күрсәтү уе белән яна. Өенең ачкычларын ( унсигез яше тулгач, Нәзербай әти-әнисе йортына күчкән була) Саимә апага калдырып, Кустанайга китәләр болар. Сайра каршы килми: бала булганчы, дөнья күреп калырга кирәк. Саимә апа: "Инә артыннан җебе калмый инде," - ди. Ире эшне тиз таба, чөнки җанашы эретеп ябыштыручы да, штукатур-буяучы да, машина йөртүче дә, машиналар "телен" дә белә. Ә Сайрага ашханә тирәсендә эш табыла; кулында дипломы булмагач, савыт-саба юу кебек "кара" эш һәр җирдә бар. Берничә ай эшләгәч, Нәзербай сөйгәне белән Аркалык шәһәренә күченә. Анла бераз эшләгәч, хатынын янә яңа урынга - Үзбәкстанның Кунград шәһәренә алып китә. Бу шәһәрдә татарлар шактый икән: Сайра аралаша, берсе аны сатучы итеп урнаштыра.
Нәзербай хатынына Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстанның шактый шәһәрләрен күрсәтә. Һәр шәһәрнең үз йөзе, үз матурлыгы бар икән бит! Җиләк-җимеш, берсеннән-берсе матур чәчәкләрнең хуш исе башларны әйләндерә, кичке тынлыкта һаваны сулап туеп булмый. Тормыш, табигать гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел! Шулай булса да, кышкы салкыннары, шыгырдап торган карлары булган туган як, гамьсез балачак үткән авыл сагындыра: җәйләрен, капканы ачып чыгуга, йомшак яшел үлән өстенә басып йөрүләре ни тора! Шагыйрь әйтмешли, анда ниләр бар икән!? Ничек яшәп яталар икән? Әтисен кыерсытмыйлармы? Муллыкта яшәү, дөнья гизү - бик рәхәт рәхәтен... Сайра: "Китеп дөрес эшләгәнмен, Нәзербаемны - бәхетемне таптым," - дип уйласа да, авылының чирәмле, каз үләнле урамнары, җил-яңгырдан саклаучы тал-тирәкләре, челтерәп агучы чишмә-инешләре , ап-ак карлары, язгы гөрләвекләре искә төшәләр дә үзәкне өзәләр.
... Көннәрдән бер көнне эштән ире авырыбрак кайтты. Сайра үлән чәйләре кайнатып эчерде. Нәзербай, хатынының кулларын тотып, күзләрен мөлдерәтеп карап, нидер әйтергә теләде, тик уеннан кире түнде ахры... Авызыннан ярты сүз дә чыкмады. Сайра ире яраткан токмачлы аш пешерде, бик тәмләп, тирләп-пешеп ашап алдылар. Иренең әйтелмичә калган сүзләре хатынның күңелен кытыклап тора гына бит! Халыкның: " Сөйләшмәсәң, сүз чыкмас; чапмасаң, йомычка очмас" дигәнен искә төшереп, Сайра үзе сүз башлады:
- Безнең якларда "Җылы сүз - җан азыгы" диләр. Бая, күзләремә матур гына карап. тәмле-татлы сүзләр әйтергә теләгән идең. Мин тыңларга әзер, җаным. Нәзербай хатынын ипләп кенә диванга утыртты.
- Минем әйтергә теләгәнем җылы сүз түгел шул. Киресенчә, бик салкын, бозлы. Бер шартым бар: моны беркем дә белергә тиеш түгел. Бигрәк тә, Саимә апа белән Сарсенбай абый. Безнең балабыз булмауның сәбәбе - миндә. Мин гаепле. Армиядә хезмәт иткәндә, нурланышка эләктек. Өч егет. Икебез юк инде. Мин сине бик яраттым, яратам, сине югалтудан куркып яшәдем, яшим. Синең белән узган көннәрем - иң бәхетле көннәр. Зинһар, миңа рәнҗемә: үзенең авыру икәнен белеп, ник өйләнде, ник мине бәхетсез итте икән дип рәнҗемә... Гомерем ахырына якынлашканын сизәм... Бик зур гозеремне үтәсәң, миннән лә бәхетле кеше булмас: мәңгелеккә киткәнче, тәмам сүнгәнче, янымда булсаң иде. Ташлама мине...
Нәзербайга сүзләрен әйтү авыр иде, тирән сулыш ала-ала, күзләре дымлануын сиздермәскә тырышып сөйләде. Сайра бу кадәрлене көтмәгән иде. Ире әйткән һәр сүз йөрәгенә ук булып кадалды, җанын меңгә телгәләде, җавап кайтара алмады - таш сын кебек катып калды: ни елый алмады, ни сүз әйтергә теле әйләнмәде. "Бәхетемне таптым" дигәндә генә... Мине сынар өчен генә әйтүедер... Өнме соң бу, әллә төшендә, аларның бәхетеннән көнләшеп, кемдер ямьсез-тәмсез сүзләр җиткерәме?!
... Җиде ел буе Урта Азияне иңләп-буйлаганнан соң, Җаек (Уральск) шәһәрендә төпләнергә карар кылалар. Ир - авыру, хатынга эш кирәк. Сайра шәһәр буйлап, белдерүләр карап йөри. Шулай йөргән көннәренең берсендә " Бу йортта бөек татар шагыйре Габдулла Тукай яшәгән" дигән язуга тап була. "Габдулла Тукай" дигән сүзләр Сайраның күңелендәге хисләрен чәчеп-түгеп җибәрәләр: туган як, туган нигез, яттан өйрәнгән шигырьләр искә төшеп, йөрәкне чеметеп-чеметеп алалар. Шагыйрьнең: "Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы,"- дигән, хәтердә уелып калган сүзләре күздән тыелгысыз яшьләр агызды. Кара инде, ә, ннк шушы сүзләр искә төште соң әле!? Минем гомерем агышына туры килгәнгәме әллә? Мин дә әти-әнине куандырып, бик шат, сәламәт бала булып туганмын бит! Ләкин дөнья мине әнидән мәңгегә аерды, чит, ят итеп кабул итте. Аллаһы Тәгаләм яхшы, мәрхәмәтле ир бирде бирүен... Ә хәзер ник ала?! Ник миннән ала инде!? Ник? Ни өчен? Без бер-беребезне яратып-сөеп тә туймадык лабаса!
3
... Поезд үз көенә бара, ә баш - буш тубал сыман: уйларның кайсы очыннан да тотарга белгән юк...
Нәзербайны туган шәһәренә алып кайтып, барлык канун-йолаларга туры китереп җирләгәннән соң, Сайра бер ел буе ире йортында яшәде: Нәзербае рухына багышлап, өендә Коръән укытты, садакаларын мулдан өләште. Тик чит-ят җирдә ирсез, ялгыз яшәү бик читен хәл икән - ханым бөтен җаны-тәне белән туган ягына омтылды. Саимә апасы белән киңәште дә, йөрәге әмеренә буйсынып, үз ягына, тулар-тулмас унбиш яшенә кадәр яшәгән туган туфрагына кайтырга булды.
... Поезд китәргә шактый вакыт бар икәнен белгәч, Сайра кафега кереп, тамак ялгап алырга булды. Кулындагы кечерәк кенә сумкасын өстәлнең дүрт ягына куелган урындыкның берсенә яшергәндәй итте дә ашарына алырга китте. Чират-фәлән юк, әллә ни зур булмаган залда ике-өч ир заты гына бар. Хатын ашап алды да сумкасына үренде - сумка юк! Эреп юкка чыкканмы әллә! Теге ирләр дә юк... Сайраның күз аллары караңгыланды, урындыкка сыгылып төште дә әрнеп-әрнеп елады:
-Нәзербаемның - күз нурымның истәлекләре иде бит! Аның фоторәсемнәре... Сагынганда карармын дип, барысын да алган идем...
... Поезд килде. Халык дәррәү кузгалды. Сайра да шул агымга кушылды. Кемдер кулына кагылды, колагына ят тавыш ишетелде:
-Диржи! Динги нады былы палажыйт...
Ханым кулына караса, шаккатмалы хәлгә тап булды - карак сумкасын тоттырып киткән түгелме соң?! Карасана, әйбәт караклар да була икән бит! Як-ягына борылгалап, "әйбәт" каракны эзләде, ләкин угры кыяфәтле кешене тапмады - бөтенесе ашыга-кабалана поездга ашыга. Сайра, туктап калып, сумкасын үбә-үбә, сөенеченнән елады. Тик аңарга озак хисләнергә ирек бирмәделәр - этә-төртә халык агымы үзенә ияртте. Вагонга - урынына кереп урнашкач, уйлары тагын "әйбәт" каракка күчте: мөселман булгандыр ул, сүз ләрне әйтүе безнеңчә иде... "Динги" диме? Акча кирәк булганмы? Акча юк иде шул анда... Акчадан да кадерлерәк истәлек - ерак җирләргә килеп, эзләп тапкан бәгыренең-бәхетенең, күз алдына куеп, карап торыр өчен алган фоторәсемнәре! Саимә апага мең рәхмәт: акчаны, документларны, күлмәгенең эчке ягына кесә тектереп, шунда салдырды; паспортын һәм юлда тотарга дигән бераз акчаны гына кофта кесәсенә куйдылар.
... Поезд бара: тәгәрмәчләр тыкылдавына баштагы чуалчык уйлар ташкыны урала. Нәзербай белән яшәлгән унике ел вакыт күз ачып йомгандай гына булды лабаса! Инде хәзер нишләргә? Кая барырга? Кемгә сыенырга?
Купеда алар икәү: түп-түгәрәк, йоп-йомры татар хатыны Фәгыйлә апа туры килде Сайрага. "Аллаһы Тәгаләм мине ярата шул. Үз милләттәшем белән туйганчы сөйләшеп кайтырбыз," - дип сөенде ул. Фәгыйлә сөйләшергә иренми торган апа булып чыкты. Үзе белән таныштырды:
-Мин Казахстанда туып үстем. Әни - казах кызы, әти-татар. Әти чирәм җирләрне үзләштерергә килгән булган, казах далаларының киңлеге, иркенлеге аны үзенә тартып-суырып алып калган. Юк, дала түгел, әнинең магниты көчле булгандыр... - Ханым, купены тутырып, гөрләтеп көлде. - Икесе дә бик шәп җырлыйлар иде. Җыр, моң таныштырган, табыштырган аларны. Ике кыз, бер малай үстерделәр. Мин - төпчек. Апам, абыемның хәлен белеп, кайтып килешем.
Казан егетенә кияүтә чыктым. Би-ик чибәр иде: бер күрүгә, авызымнан сулар агызып дигәндәй, гашыйк булдым. Биш ел элек фаҗигале үлем җимешемне миннән тартып алды. Улым, кызым бар: алар, Аллага шөкер, башлы-күзле инде. Мин ялгызым яшәп ятам, балаларым хәлемне белеп торалар, бик рәхмәтлемен аларга. Әйдә, хәзер синең чират -үзең белән таныштыр.
Купега керүче башка юлаучы булмады. Ханымнар төн буе сөйләшеп-серләшеп чыктылар. Икенче көнне ирле-хатынлы юлаучылар кергәндә, Фәгыйлә белән Сайра апалы-сеңелле бертуганнар кебек иде инде.

4
Фәгыйлә Дәрвишләр бистәсендәге ике бүлмәле фатирына Сайраны сыендырды. Хастаханәгә җыештыручы-санитарка итеп урнаштырды. Баш өстендә түбәсе булуга, кешеләргә ярдәм итәрдәй эш табылуга Сайра сөенде, вакыт белән дә исәпләшми, канатланып-очынып эшләде. Хирург Рәхимҗан Әхмәтҗанович Сайраның уңганлыгына- булганлыгына, бигрәк тә аның бер әйтүгә эшкә төшенүенә һәм җиренә җиткереп эшләвенә сокланды. Хәтта, шәфкать туташы авырып, эшкә килә алмаган бер көнне, авыруларга тиешле даруларын биреп, уколлар кадарга да тәвәккәллеген күрсәтеп, табибны шаккаттырды. Хирургның кая барып, үзенә ярдәмче таба алмыйча интегүен күреп торган Сайра:
-Рәхимҗан абый, - дип сүз башлады. - Минем дипломым булмаса да, дарулар ны беләм, укол да кадый алам. Ышансагыз, бу эшне башкарам.
Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган, ди. Табиб ханымны сораулар белән күмде:
-Каян беләсең? Кем өйрәтте? Әйдә, миңа кадап кара әле.
Сайра елмайды да ире авыруын, аңарга уколларны үзе кадавын, хастаханәләрдә бераз эшләвен сөйләде.
-Сез сау-сәламәт бит, Рәхимҗан абый. Сезгә бернинди укол кирәкми. Беренче палатада ятучы Минҗамал әбигә тәне, буыннары сызлавын баса торган дару кадыйк. Сез карап торырсыз.
Сайра тиешле даруны шприцка җыйды да карчыкка кадады. Ут йоткандай карап торган табибка борылып, әби әйтер сүзен җиткерде:
-Улым, бу ярдәмчегезнең кулы бигрәкләр дә җиңел икән, инәнең тәнгә керүе чебен тешләгән кебек кенә булды. Миңа шушы кызыгыз гына кадасын әле.
Табиб Сайраның куллары эшкә килешеп, дөрес башкаруын күрсә дә, башка авыруларга укол кадарга рөхсәт итмәде. Русчалатып кына "җиб-бәрде":
-Нет, дорогая, рисковать не будем!
Сайра үпкәләмәде: нишлисең бит, кулда синең эшли белгәнеңне раслый торган бер кәгазең дә булмагач... Ләкин әлеге хәлнең яхшы ягы булды: Рәхимҗан Әхмәтҗанович Сайраны медучилищеның кичке бүлегендә укырга мәҗбүр итте. Әйе, әйе, мәҗбүр итте: җитәкләп алып барды, документлар җыешты; укулар башланганга айдан артык вакыт узса да, имтиханнар аша уздырып, укырга кертте. Сайра: "Мин мәктәптә алган белемне онытып бетердем инде, укый алмыйм,"- дип, аяк терәп каршы торса да, табиб үз сүзен үтәргә мәҗбүр итте.

Хәзер Сайра Сәйфетдиновна - дипломлы белгеч, авыруларның яраткан кешесе һәм... һәм Рәхимҗан абыйсының сөйгән хатыны. Аның хатыны начар авырудан мәңгелеккә китеп барган, балалары булмаган. Бөтен күңелен эшкә багышлап, ир өйләнмәскә карар кылган. Сайраның киң холыклы, кешеләр белән аралаша белүе, йомшак күңелле булуы Рәхимҗанның йөрәгенә сары май булып ята, аны эретә. Өйләнә. Инде көзләренә таба аяк атлаучы ир белән хатынның сабыйлары тууы - якты дөньяны тагын да яктыртып җибәрә, тормышларын нурландыра, бәхет өсти, яшәү ямен арттыра. "Бәхетем үз ягымда булган икән ләбаса, Ходаем күпсенмә генә," - дип, бертуктаусыз теләкләрен тели Сайра.
Кешенең исеме җисеменә туры килә, диләр. Рәхимҗан - бик рәхимле, мәрхәмәтле кеше: авырулар аның дәвасыннан тән сихәте, җан тынычлыгы алалар; киләчәккә өмет-ышаныч белән карыйлар, табибны кешелекле булганы өчен яраталар. Хәзерге көндә җегәрләре-көчләре беткән Сәйфетдин абзый һәм усал, явыз Хәлимә үги кызы Сайра белән кияве Рәхимҗан хозурында рәхәтләнеп-мәмердәп кенә, кадер-хөрмәттә яшәп яталар. Ә Мәдинә әти-әнисенең кайда яшәүләрен дә белми.
Тормышта бәхетен эзләүче, туры юлдан баручы, кешеләргә игелек кылырга омтылучыларның язмышын күз алдыннан кичергәндә, Мөхәммәт галәйһиссаләмнең бер хәдисе искә төшә: "Күркәм чаралар күрү - ярты тормыш, мәхәббәт казану - ярты акыл, кайгыртучанлык - ярты картлык, балалар аңлылыгы - баеп китүгә бер сәбәп".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Шәле, Укучылар иҗаты