Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәч районының 85 еллык юбилее бәйрәменә кайтаваз

Хөрмәтле редакция! Күптән түгел генә Питрәч районы башлыгы Эдуард Мәхмүтович Дияров чакыруы белән туган төбәгебезнең 85 еллык юбилеенда кунак булдым. Бәйрәмне шундый зур масштабта оештыручыларның һәрберсенә зур рәхмәтемне белдерәм. Юбилей тантанасы вакытында шуны аңладым: Эдуард Дияров җитәкчелегендә безнең район Татарстанда һәрвакыт алдынгы булырга ошый. Чөнки Питрәчтә тырыш халык яши, эшли,...

Ватан Питрәчтән башлана
Туган як һәм Ватан безнең өчен
Питрәч якларыннан башлана.
Монда туган кеше беркайчан да
Нәсел-ыру җирен ташламас.
Данлы Мишә суын эчеп үстек,
Мишә бит ул - илләр елгасы.
Үзе батыр бездә, үзе көчле,
Җырга оста авыл агасы.
Чүлмәкчеләр белән дан тоткан ул,
Питрәч халкы тырыш электән.
Бар милләтләр тату, бергә яши
Безнең туып үскән җирлектә.
Казаннардан калышмыйча үсә,
Чәчәк ата туган ягыбыз.
Тарих белән горурланып, бүген
Алга атлап барган чагыбыз.
Мәүлә Колый, майор Гавриловның
Яшьләр дәвам итә юлларын,
Алар белән горурлана халкым
Һәм онытмый мәшһүрләр данын.
Ихтирам белән Татарстан Фәннәр Академиясе аспиранты Александр Долгов.

Районның 85 еллык юбилеена багышлана

Район халкы бәйрәм итә,

85 ел - юбилей.

Питрч җире табигатьтә

Иң матур җирләр били.

Нарат урманнары үсә,

Саф, шифалы һавасы;

Янәшәдә кул сузмалы,

Горур Казан каласы.

Болыннар буйлап уралып,

Мишә елгасы ага,

Тал-тирәкләр таң суында

Толымын юып кала.

Бездә көрәш батырлары

Беркемгә бирми билне,

Батыр, кыю ир-егетләр

Саклыйлар туган илне!

Гавриловлар... Перчковлар...

Яу кырында геройлар,

Болыннарда атлар көтеп

Тәгәрәп үскән малайлар.

Җитәкчебез - тырыш егет,

Уңган-булган - үз кеше.

Районыбыз алга бара,

Сөендерә үсеше!

Хезмәт белән дан казана

Безнең Питрәч җирләре.

Тир түгеп мул уңыш ала

Данлы игенчеләре.

85 еллык юбилей,

Данлы үткән юлыбыз.

Килсәгез, күреп китәрсез -

Шат кечебез, олыбыз.

Анастасия Долгова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Укучыларыбыз хатлары