Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

“Питрәч таңнары” әдәби сәхифәсе

Анастасия ДОЛГОВА.

Питрәч
Моңнардан корылган ла
Зур суларның чыганагы -
Чишмәләрдән башлана.
Елгаларга сыя алмый,
Ярларыннан ташлана.
Ашкына да ярларыннан,
Җәелә болыннарга.
Колач җәеп печән чапкан,
Без йөргән урыннарга.
Мин дә юк хәзер болында,
Син дә юк болыннарда.
Кешенең яшәү дәвере
Моңнардан корылган ла!

Керәшен халкы
Керәшеннәрнең нәсел агачының
Тамырлары аның тирәндә.
Аксакаллар төгәл әйтә алмый,
Ничә гасыр җиргә килгәнгә.
Бу халыкның яшәү дәвере
Чал чәчле тарихтан башланган.
Киемнәре, гореф-гадәтләре
Аерылып тора башкадан.
Ана телен милләт югалтмаган,
Югалттырмаган да беркемнән.
Сатылмаган һәм дә сатмаган ул,
Аерылмаган үз төркеменнән.
Үзенчәлекле аның бәйрәмнәре,
Искитмәле матур йолалар...
Яз башында - "Пасха", кулич пешә,
Йомыркалар буяп куялар.
Язгы кыр эшләре тәмамлангач,
"Тройцын" җыены урамда.
Анда бил алышу, җыр-биюләр...
Дәвам итә бәйрәм һаман да.
Табигать чәчәккә күмелгәндә,
Яфраклы "Питрау" бәйрәме.
Мәтрүшкәләр, мунча себеркесе,
Кочак-кочак чәчәк бәйләме.
Көзге уңышларны җыеп алгач,
"Пыкрау" бәйрәме табында.
Өстәл тулы була ризыклары,
Бар гаилә өстәл артында.
Ап-ак карлар җирне бизәгәндә,
"Рождество" килә бизәлеп.
Нардуган башлана, Изге Кач маныла,
Кем килмәсен, китә хисләнеп.
Керәшеннең җырлары да матур,
Алар белемгә дә омтыла.
Тәрбияле милләт, эш сөючән.
Сокланырлык керәшен халкына!

Мария МАКСИМОВА.
Питрәч
Җүләр яшьлек
Өзелеп сөйсәң ярларны,
Ятларга кала, диләр.
Мәхәббәт утында яндым
Яшьлегемдә, мин җүләр.
Җүләр яшьлек кире кайтмас,
Ташкын хисләр кабатланмас.
Күпме генә көтсәм дә мин,
Тәрәзәмә ул какмас.
Кабатланмый җүләр яшьлек,
Ташкын хисләр күңелдә.
Дөрләп янган учак кебек
Җаннарымны көйдерә.

Гомер уза
Хыяллар күп төрле була,
Тормышка аша азы.
Шаулап-гөрләп чәчәк ата
Гомернең ямьле язы.
Гомер уза, кием туза,
Сизелми еллар үтә.
Ялгыз калганда күңелем
Хәтер йомгагын сүтә.
Уза гомер, нинди кыска,
Яшен яшьнәп узган күк.
Тормыш арбасын тартабыз,
Әйтерсең ул, авыр йөк.

Ялгыз яшим
Сөйгәнемне берәү урлап алды,
Гомерлеккә калдым ялгызым.
Өйләнәм дигәндә генә, дуслар,
Булмый калды минем балдызым.
Ялгыз яшим гомерем буена,
Үз гаиләмне кора алмадым.
Телгәләнә йөрәгем, сөйгәнем,
Синдәй фәрештәне тапмадым.
Йөрәгемдә төзәлмәс җәрәхәт,
Тирән елгалардай уелды.
Саубуллашмый китеп бардың, ярым.
Төш күргән күк кенә тоелды.
Чит-ятлардан ишетәм тормышыңны,
Балалар хакына дип, яшисең.
Янәшәңнән узган чакта, җаным,
Сүз башлагач, нигә дәшмисең?
Күңелемдәге кайнар хисләремне
Әйләндермә кара күмергә.
Гомергә синеке булам, дисәң,
Риза алдыңда тезләнергә.

Раил ГАЯЗОВ.
Питрәч
Тагын күпме түзәрмен
Аңламыйсың шул син минем
Өзелеп сөюемне.
Бу дөньяда синнән якын
Беркемне күрмәвемне.
Аңлар идең, аңлар идең,
Аңласаң, аңлар идең.
Мине болай газаплауны
Тәмугъка санар идең.
Юлларыбыз очрашканда,
Әйләнепләр үтәсең.
Моңсу карашларың белән
Йөрәгемне теләсең.
Яннарыңа килгән чакта,
Ялкынлана күзләрең.
Шул ялкынның эчләрендә
Тагын күпме түзәрмен.


Сакланып яшик
Угрыдан кала ла ул,
Янгыннан берни калмый.
Бу хәлләрне кичергәннәр
Моны бик яхшы аңлый.
Янгыннардан сакла, Ходай,
Ут эчендә калдырма.
Сүнгән учак эчләреннән
Җансызларны алдырма.
Сакланганны гына бары
Саклармын дигән Ходай.
Ул янгыннарның күбесе
Үзебездән тора бугай.
Гомер буе җыелган мал
Юктан гына көл була.
Янган хәрабә каршында
Еламый түзеп кара!
Утлы бәла-казалардан
Сакланып яшик, дуслар!
Яшәр җирсез калганнарга
Салышыйк яңа йортлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X