Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтә яшәп, иҗат итүче җирле шагыйрәләребез шигырьләре

Кайтарыр идем яшьлегемне

Кайтарыр идем мин яшьлегемне,

Ләкин булмый беләм кайтарып.

Тезләнер идем Ходай алдына,

Сорар идем елап, ялварып.

Кайтарыр идем мин яшьлегемне,

Кабатламас өчен ялгышым.

Өч көнлек дөньяда яшәгәндә,

Башка булыр иде язмышым.

Кайтарыр идем мин яшьлегемне,

Бер мизгелгә генә булса да.

Атлар идем яшьлек сукмагыннан,

Карлы, бозлы яңгыр яуса да.

Кайтарыр идем мин яшьлегемне,

Эшләмәс идем авыр эшләр.

Газиз нәни улымны югалттым,

Үкенәм, йөрәк ничек түзәр?

Кайтарыр идем мин яшьлегемне,

Төзәтмәслек булды ялгышым.

Нәни улым исән булса әгәр,

Башка булыр иде язмышым...

Гомеребез Ходай кулында

Икәү бергә йөргән болыннарда,

Яшьлек сукмаклары югалган.

Ходай Тәгаләнең тарафыннан

Көннәребез безнең саналган.

Мәхәббәттән исерде күңелем,

Айлы, йолдызлы сихри төндә.

Нинди шатлык минем өчен, иркәм,

Нурлы йөзеңне күрәм көндә.

Сынамады түгел безне Ходай.

Сынады тормышым юлында.

Нишлисе килсә ул шуны эшли,

Гомеребез аның кулында.

Мәңгегә хәтергә сеңеп калыр,

Иркәм белән үткән елларым.

Икенче гомер бирелсә безгә,

Аның белән булыр туйларым.

Беренче укытучы

Хәреф танырга өйрәтә

Беренче укытучы.

Йотлыгып тыңлап утыра,

Аны нәни укучы.

Бер-бер артлы еллар үтә,

Укучы үсеп җитә.

Укытучының чәчләре

Башында җем-җем итә.

Укытучының хезмәте

Күренә чал чәченнән.

Һәр төбәктә ул укыткан

Балалары чәчелгән.

Дәрескә озата иртән,

Коридордан кыңгырау.

Тагын кабатлагыз диеп,

Укучы бирә сорау.

Яшьнәп яшә

Йөрәгеңнең тибешен ишетәм,

Мәхәббәт хисеннән калтырый.

Күзләрең иркәләп елмая,

Очкын сыман алар ялтырый.

Мең рәхмәтләр әйтәм сиңа, иркәм,

Миңа тугры булганың өчен.

Яшьнәп яшә гомерең буена,

Ходай бирсен һәрвакыт көчен.

Күңелемнең кыллары тибрәлә,

Иркәләп бер матур сүз әйтсә.

Чишмә чылтырагандай тавышы,

Кеткелдәп бер көлеп җибәрсә.

Яшәмәдек үкенерлек итеп,

Агымсулардай гомер үтәр.

Яшьлегебез артта калды инде,

Картлык көннәр бик тиздән җитәр.

Җанымның син бер кисәге дисәм,

Әйткән сүзләрем ялган булмас.

Бәхетле мизгелләр хәтеремдә

Мәңге калыр алар, югалмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Укучылар иќаты