Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтә яшәп, иҗат итүче җирле шагыйрәләребез шигырьләре

Нигә язмыш болай кырыс булдың Нигә язмыш болай кырыс булдың, Йөрәгемә хәнҗәр кададың. Авыр хәсрәтләрне кинәт биреп, Нигә мине болай алдадың? Әти-әниемнән ятим калдым, Кыр казыдай калдым аерылып. Яшиселәр килә, яшьниселәр, Үткәннәргә кайтам сагынып. Күзләремнән чыккан яшь тамчысы, Йөрәгемнән юа тапларны. Яралар да әле төзәлмәгән, Язмыш мине нигә бутадың? Балачагым...

Нигә язмыш болай кырыс булдың

Нигә язмыш болай кырыс булдың,

Йөрәгемә хәнҗәр кададың.

Авыр хәсрәтләрне кинәт биреп,

Нигә мине болай алдадың?

Әти-әниемнән ятим калдым,

Кыр казыдай калдым аерылып.

Яшиселәр килә, яшьниселәр,

Үткәннәргә кайтам сагынып.

Күзләремнән чыккан яшь тамчысы,

Йөрәгемнән юа тапларны.

Яралар да әле төзәлмәгән,

Язмыш мине нигә бутадың?

Балачагым үтте ятимлектә,

Үзәкләргә үтте шул чаклар.

Бәхетсезлек биләп җаннарымны,

Йөрәгемдә яна учаклар.

Нинди гаепләрем булгандыр ла,

И Ходаем, синең каршыңда,

Югалтулар бик авыр ла икән,

Күз яшьләрем тама учыма.

Нигә язмыш, нигә кырыс булдың,

Нигә мине болай алдадың,

Йөрәгемдә булган яраларга,

Өеп бирдең гомер газабын:

Мин теләмим болганчыклы тормыш,

Ишетмәс идем дөнья зарларын,

Күңелемдә тик бер генә төер,

Чишелмәгән гомер йомгагым.

Һич ышанмам, күпме алдаса да,

Тик борылмам кире юлыңа.

Дөреслекне күреп яшәр идем,

Газаплама тормыш, борчыма...

Алтын көзләр гомер мизгеле

Үтте җәйләр,

Аяк бастык көзгә.

Айлар үтә, еллар үтәләр...

Олыгаю үзе бер гомер лә,

Булмасыннар алда киртәләр.

Көзләрендә яшен яшьнәп килә,

Көзләр озак килә, мөгаен.

Болытларга карап күзләр тала,

Сагынабыз һаман җәй аен.

Наратлар да шаулый, каеннар да,

Таллары да бөгелә ярларга.

Сулар ташуы да тынып калды,

Бушап калды иркен кырлар да.

Агач яфраклары саргайдылар,

Салкын җилләр себерә, тарата.

Гомер көзләренә атлыйбызмы,

Ходай безне ничек ярата.

Талган җилләр агач яфракларын

Әй, очырта әллә кайларга.

Җаның тыныч, күңелең иркен булсын,

Син эзләмә бәхет айлардан.

Әнә хәзер яңгырлары китте,

Һәр нәрсәнең җае, көе бар.

Бар булганга шөкер кылып кына,

Яшик әле, дуслар, туганнар.

Ярдәмеңнән, Ходаем, ташлама син

җыр

Ашкына күңел җылылыгын тоеп,

Без туганбыз тормыш көтәргә.

Хәерле гомерләр бирсен Ходаем сиңа,

Рәнҗемәле, әнкәй, син безгә.

Кушымта:

Ярдәмеңнән, Ходаем, ташлама син,

Упкыннарга төшкән чагында.

Кадерләрен белеп яшик әле,

Әнкәйләрнең исән чагында.

Дөнья булгач төрле хәлләр була,

Шатлыгы да була, хәсрәте.

Дөнья булгач моң-зары да була,

Кирәк безгә әнкәй киңәше.

Кушымта.

Киңәшләрең белән яшибез без,

Кайчакларда түзми шул йөрәк.

Авыр чакта җанны юатырга,

Әле дә, әнкәй, безгә син кирәк.

Кушымта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса