Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтән җирле шагыйрәбез Гөлфирә Һидиятовадан шигъри бүләк

Көзге күкрәү

Кара көзгә керде җиһан

Боегып, арып, оеп.

Күңел генә тынгы тапмый,

Җилкенә нидер тоеп.

Көтмәгәндә күк күкрәде

Кайдадыр тонык кына,

Җир йөзен болыт каплады,

Күңел тагын пошына.

Кинәт уянган хисләр дә

Нәрсәдер даулый бугай,

Гомер көзенә кергәндә

Соңгы кат шаулый бугай.

Йөрәктә сөю кабынгач,

Килми һич картаясы.

Тик бу көзге күкрәүләрнең

Булырмы кайтавазы?

***

Яшьлегем дә узып китте

Сизми-сизелми генә.

Тормыш юлын синең кебек

Матур үтәр кем генә?

Үзең уңган, үзең тырыш,

Барлык кешегә үрнәк,

Балаларың өчен, әнкәй,

Син һаман да зур терәк.

Синең юлдан атлый алар,

Таянып иңнәреңә,

Күпме яхшылыклар сыйган

Бәләкәй йөрәгеңә.

Кайгыртучан ана бит син

Сөйгән балаларыңа,

Шуңа күрә күңел һаман

Синең янга талпына.

Олы җанлы зур кеше син,

Уйласаң, искитәрлек;

Күңелеңдәге җылылык

Барчабызга җитәрлек.

Сакла шушы матурлыкны

Картлык көннәргә чаклы,

Сүндермичә яшә, әнкәй,

Өй эчендә учакны.

Кыр казлары

Кыр казларын озатып калдым,

Очтылар югарыдан.

Канатларым булса мин дә

Калмас идем алардан.

Алар белән очар идем

Ерак-ерак илләргә,

Күктән сәлам юллар идем

Туган үскән җирләргә.

Дөнья гизеп алар белән,

Очып йөреп арыгач,

Кайтыр идем, туган ягым

Каршылар җәеп колач.

Канатым юк, тик үкенмим,

Очарга теләсәм дә.

Кошлар да бит кире кайта

Әйләнеп матур җәйдә.

Хыялым белән яшәү

Хыялый тормышта яшәү -

Үзе бер бәхет бит ул.

Көнең үтә хыял белән,

Эш эшләргә җитми кул.

Иртән йокыдан торуга:

"Тегене болай итәм, -

Диеп йөри торгач, тагын

Татлы йокыга китәм.

Көн артыннан көнне шулай

Үткәреп хыял белән,

Сизми дә калдым - бер көнне

Комга терәлде көймәм.

Күземне ачып җибәрсәм,

Янәшәмдә юк һичкем,

Сусыз далада калгандай

Хис иттем кинәт үзем.

Уйладым да сүз бирдем мин

Юкка хыялланмаска.

Хыял янәшә йөрсә дә,

Аннан файдаланмаска.

Дуслар

Һәр туар таң безнең өчен

Алып килә наз гына,

Инде авырлыклар килсә,

Түзә белик аз гына.

Сөенешеп яшик бергә

Аз гына да шатлыкка,

Юл бирмичә торыйк әле

Арттан килгән картлыкка.

Дөрес файдалана белик

Үзебезнең вакытны,

Бергә куана да белик

Уртак итеп шатлыкны.

Авырлыклар килсә, шулай

Бергәләшеп күтәрик -

Кайгылар да дуслар белән

Җиңелрәк үтә бит.

***

Күп иштем инде ишкәкне

Агымсуларга каршы.

Юк шул хәзер бетте көчем,

Су да бит миңа каршы.

Була икән шул яшьлекнең

Утлардай кайнар чагы.

Янып торган учаклардан

Сикереп чыгар чагы.

Тик еллар үз эшен эшли

Бернигә карамыйча.

Без дә аңа иярәбез

Картайганны тоймыйча.

Тоеп ни эшли алабыз,

Тормыш шулай көйләнгән.

Олыгайган һәркем китә

Гомер иткән җиреннән.

Яшәп калыйк җир йөзендә

Тормышның ямен белеп,

Янга картлык килгән чакта

Үкенмәслек иттереп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса