Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтән җирле шагыйрәбез Мария Максимовага 55 яшь!

Ул безне төрле темага язылган матур шигырьләре белән һәрдаим сөендереп тора. Юбилей уңаеннан җирле шагыйрәбезнең иҗат җимешләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Нигә ашыгасың вакыт

Гомер үтеп китте шаулап,

Урман шаулаган сыман.

Борылып артка карасам,

Каплаган ап-ак томан.

Ак томан артында калды

Бала чагым, яшьлегем.

Үткән 55 ел гомер,

Нигәдер мин сизмимен.

Лаеклы ял көтте күңел -

Сиздерми килеп җитте.

Йөрәк картаймый икән ул,

Күңелем тулып китте.

Туганнар белән очрашып,

Мин шатлыкка уралам.

Лаеклы ялга китәргә

Гомерлек билет алам.

Бу - очрашу вакытының

Иң ләззәтле мизгеле.

Күңелемдә шатлык хисе

Мәңге калыр билгеле.

Вакыт, нигә ашыгасың?

Туктап тор син беразга.

Яшәп туймадым әле мин -

Күмелеп яшим назга.

Югалтуым, табышым да

Узган гомер эчендә.

Яшьлегем белән хушлашып,

Яшим гомер көземдә.

Кардай йомшак күңел түрем

Теләгез ак теләкләр.

Юбилеем - 55 яшь,

Кочак тулы чәчәкләр.

Тормыш арбам, туктамыйча

Тәгәрә син, бар алга.

Бүгеннән мин, туганнарым,

Чыгам лаеклы ялга.

Яшьлек

Челтерәп ага көмеш чишмәләр

Гүзәл табигать кочагында.

Дөрләп яна йөрәкләр яшь чакта

Тәүге мәхәббәт учагында.

Кем-кемне яратмый яшь чагында,

Язлар бүләк итә сөюне.

Һәркемнең башыннан үткән хисләр -

Беләсез бит янып-көюне.

Ике йөрәк ярсып-ярсып тибә

Һәм җиһанга сыймый хисләре.

Шәраб кебек исертә аларны

Шомырт чәчәгенең исләре.

Һәммәбезнең дә яшьлек еллары

Томаннарга күмелеп кала.

Үтә гомер, безнең маңгайларга

Тирән буразналар ул сала.

Сагынмаган кеше юк яшьлеген,

Чәчкә кебек сула гомерләр.

Ялкынланып янганнан соң кала

Истәлеккә көлле күмерләр.

Нигә кыска икән гомерләр?!

Туганнарым

Сеңел урынына күрәләр

Булсам да килен генә,

Иң яраткан арабызда,

Диләр, алар син генә.

Канатланып очып йөрим

Туганнарым кайтканда.

Сагышларга батып йөрим -

Туганнарым юк янда.

Кайтып кергәч, мин аларга

Шаккатып карап торам.

Кибет басканнар болар, дип

Шаяртып әйтеп куям.

Күчтәнәч, бүләк дигәне

Әйтеп тә бетергесез.

Үлеп тора туганнарым -

Күңелләре эчкерсез.

Күз ачып йомганчы бергә

Әзерлибез табынны.

Табын уртасына куям

Кыздырылган тавыкны.

Берсе кайта, берсе китә,

Кунаклардан өзлекмим.

Табын әзерләгәндә дә

Юк әйбер дип интекмим.

Тормыш иптәшем ягадыр

Мунчаны кызу итеп.

Алар кайта, диеп алдан

Сөенеп торам көтеп.

Кунаклар озак юына

Мунчаның тәмен белеп.

Алар бит авыл баласы

Үстеләр мунча кереп.

Мәтрүшкәле чәйләр эчеп

Утырабыз сөйләшеп,

Безнең тату яшәгәнгә

Куя кеше көнләшеп.

Сый-хөрмәтне күрсәтәм

Мин кайткан кунакларга.

Теләгем шул: онытмагыз

Туганлыкны сакларга.

Изге җанлы туганнарым

Кешелекле кешеләр

Бик тату яшисез, диеп

Шаклар ката күршеләр.

Иңне-иңнәргә без терәп

Яшик туганнар белән.

Чит ятлар арага кермәс -

Сизәм күңелем белән.

55 яшь тулган көн

Парлашып тату яшибез,

Рәхәт минем җаныма.

Яшьлекне бер искә алыйк,

Утыр әле яныма.

Сөю-назларыбызны без

Татып яшик гомергә.

Сикәлтәле тормыш юлын

Атлап үтәбез бергә.

Хәтеремә сеңеп калыр

55 яшь тулган көн.

Йолдызлар күктән атылыр,

Яп-якты булыр ул төн.

Яклаучым да, саклаучым да

Син минем бердәнберем.

Оныта күрмә беркайчан

Синдә бит бөтен серем.

Бер-береңә тугры булып

Яшәгәндә бик рәхәт.

Җил-давылны уздыра ул,

Көчле булса, мәхәббәт.

Шөкер Ходайга, дип яшим

Мин бүгенге көнемдә.

Изге ният, якты уйлар

Һәрвакыт күңелемдә.

Җәен яңгырлар яуса да,

Мишә ярлары тулмас.

Синең белән бергә яшәп,

Минем күңелем туймас.

Кар бураны

Һич кенә дә көтмәгәндә

Карлар ишелеп ява.

Күк йөзен каплаган болыт,

Күренми зәңгәр һава.

Котырып яуган ак карлар

Күмеп китә юлларны.

Буранлы төннәр еракка

Алып китә уйларны.

Тирә-юньгә кар бураны

Өеп куйган зур таулар.

Җемелдәгән ап-ак карлар

Безнең күңелне яулар.

Кышкы мизгел

Күбәләкләр очкан кебек

Салмак кына кар ява.

Тирән итеп сулыш алам,

Бигрәк чиста, саф һава.

Бала-чагалар шатланып,

Чана, чаңгы шуалар.

Мишә буе гөрләп тора,

Чыр-чу килә - шук алар.

Урман, болын, кырларыбыз

Ак юрганнар ябынды.

Шул мизгелдә күңелләрем

Балачакны сагынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса