Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтән Мария Максимованың “Хисләрем ташкыны” китабында басылган берничә шигырен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез

Бераз үзем турында

Мин табигатьнең гүзәл почмагында - Питрәч районы Әлбәден авылында туганмын. 1961 елның салкын февраль аенда дөньяга килсәм дә, күңелем йомшак, сизгер. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән бер кыз, бер малай тәрбиялибез. Гаиләбез тату, бердәм. Шуңа да күңелем үсеп тора. Дөнья матурлыгын, киләчәкнең якты булуын күрәм.

Сагынмаган кеше юктыр балачагын. Күл буенда бәбкә көткән, Мишә буйларында су коенган, яңгырдан соң яланаяк чабып йөргән чаклар сагындыра. Бары тик хыялларымда, төшләремдә күңелем белән яшьлеккә кайтып киләм.

Ходай биргән шушы гомеремә, язмышыма һич тә үкенмим, сөенәм генә. Бәхет өчен күп нәрсә кирәкми икән. Иң беренче гаилә учагы. Шул учак сүнмәсен гел дөрләп янып торсын.

Бүгенге көндә район хастаханәсендә эшлим. Иҗат җимешләрем "Алга" район газетасында басыла. 2011 елда "Хисләрем ташкыны" шигырьләр һәм бәетләр тупланган китабым дөнья күрде.

Батыр авылдашым

(Советлар Союзы Герое П.М.Гавриловка багышлана).

Малае дөньяга килгәч,

Санук түти елаган.

Питер дәдәйгә әтисен

Күрү насыйп булмаган.

Питер дәдәй туып-үскән,

Әлбәден авылында.

Үгез җигеп, сабан сөргән,

Авылы кырларында.

Мәкчем бабабыз Питергә,

Чабата үреп биргән.

Ул аны Әпүшләргә

Бәйрәмгә киеп кергән.

Бабамның әкиятләрен

Тыңларга ул яратты.

Бөтен дөнья белә аны,

Герой данын таратты.

Кайберәүләр санламаган

Пленда булып кайткач.

Нахак сүзләрне ул юган

Герой исеме алгач.

Әлбәденнең уртасында

Түгәрәк күлебез бар.

Горурланып яшәр өчен

Авылым Герое бар.

Язлар җиткәч, карлар беткәч,

Очып кайта кыр казы.

Герой исемендә булды,

Безнең "Марс" колхозы.

Героебыз хөрмәтенә

Музей төзелеп бетте.

Әлбәден авылында бит

Аның яшьлеге үтте.

Героебыз су буйларын,

Күпме тапкыр буйлады?

Авылыннан ул китәсен,

Төне буе уйлады.

Олы юлдан бер-бер артлы,

Машиналар агылыр.

Музейның ачылышына,

Авылдашлар ашыгыр.

Туган авылым

Туган авылыма кайтам

Гүзәллекне күрергә,

Болын чәчәкләре җыям,

Тәкыялар үрергә.

Киң болында күбәләкләр,

Бер-берсен куып уйный.

Тукранбаштан бал кортлары,

Җыеп балны һич туймый.

Болын буйлап Мишә ага

Урман юлына таба.

Мишәбездәге балыклар,

Кармакка килеп каба.

Авылымның урамнары

Яшел хәтфә чирәмлек,

Яланаяк уйнап үстек,

Исләрең дә китәрлек.

Әлбәденем

Туган авылым урнашкан,

Мишә су буйларына.

Сагынып шунда кайтабыз,

Урман-болыннарына.

Әлбәденем, Әлбәденем,

Син бит минем күз нурым.

Чыгып китсәм еракларга

Алып кайта бит юлым.

Туган авылым, Әлбәден,

Ничек үтә көннәрең?

Кояш батып ай калыккач,

Сихерлидер төннәрең.

Таң атканда сандугачлар

Талларга кунып сайрый.

Авылымның гашыйклары

Гомерлек ярын сайлый.

Сихерләдең күңелемне,

Гел үзеңә тартасың.

Көннән-көн туган авылым,

Зураясың, артасың.

Урамнарың яшел чирәм,

Авылым, яшьнәп яшә.

Сабый чакның кайтавазы

Мине үзенә дәшә.

Әниемә

Капка төпләренә чыгып,

Як-ягыңа карыйсың.

Балаларым кайтыр, диеп,

Чәчләреңне тарыйсың.

Толым-толым чәчләреңә,

Күптән инде чал керде.

Алла сиңа сабырлыкны,

Мәрхәмәтлелекне бирде.

Тормыш ачысын татып та,

Сынмадың, бөгелмәдең.

Язмыш сине сынаса да,

Син аңа бирешмәдең.

Әниемне хөрмәт итә

Авылымның бар халкы.

Озын гомерләр яшәргә,

Бардыр ла аның хакы.

Олы яшьтә дә сиңа без

Бала булып калабыз.

Куеныңа кереп бетеп,

Иркәләнеп алабыз.

Кочакларыңны җәеп син

Безне каршы аласың.

Озата чыккач, әнкәем,

Моңсуланып каласың.

Мең-мең рәхмәт сиңа әнкәй,

Биргән өчен тәрбия.

Кызларың синең алдында

Башларын түбән ия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Укучылар иҗаты