Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Полиция егетләре

Полиция хезмәтендә Эш сәгатен юк санау. Җинаятьче тарафыннан Һәрчакта инде янау! Халык өчен, хаклык өчен Алар, чынлап, нык терәк! Җинаятьне фаш итүгә Күпме көч кую кирәк! Безнең чорның да бар әле Үз "Шәкүр караклары". Кеше мөлкәтен урлаучы Чын әрәмтамаклары. Эзләп табып тузгытканда, "Шакалларның" оясын, Төбәп аткан мылтыгына Күкрәгеңне куясың! Бу...

Полиция хезмәтендә
Эш сәгатен юк санау.
Җинаятьче тарафыннан
Һәрчакта инде янау!
Халык өчен, хаклык өчен
Алар, чынлап, нык терәк!
Җинаятьне фаш итүгә
Күпме көч кую кирәк!
Безнең чорның да бар әле
Үз "Шәкүр караклары".
Кеше мөлкәтен урлаучы
Чын әрәмтамаклары.
Эзләп табып тузгытканда,
"Шакалларның" оясын,
Төбәп аткан мылтыгына
Күкрәгеңне куясың!
Бу егетләр күпме һәлак
Рецидивистлар кулыннан.
Җәза да артык бирелми -
Кайта ярты елыннан.
Полиция егетләре
Көч алалардыр кайдан?
Баш иеп әйтәсе килә:
"Дан, егетләр, сезгә - дан!!!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса