Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Рәссам

Рәссамнарның күргәзмә залындагы иҗат җимешләрен карап, үз иҗатымда җитмәгән яисә артык аһәңнәрне эзләп йөргәндә, бер картинага күзем төште.

Аулак урынга эленгән, күзгә дә бәрелеп тормый кебек. Ләкин ул бар һәм гүя тук кешенең мул тормышы түгел, ә шул халәте үзәккә куелган һәм рәссам максатына ирешкән дә иде.
- Бу картинаның авторы кем? - дип сорадым күргәзмәне оештыручыларның берсеннән.
- Үз исемен куймаганмы әллә?
Картинаның почмагындагы фамилия миңа таныш кебек күренде. Бу бит... Остазым Рәсим абый!
Кызыксынып аның бүтән картиналарын карыйм. Юк, бу элекке кебек үз хезмәтеннән канәгать кеше хезмәтләре түгел иде инде. Аның геройларында үртәлү, куркыну, югалып калу кебек хисләр сизеп аптырашта калдым. Колагымда аның:
- Иҗат кешесе тормышны күрергә, кичерергә тиеш. Юкса ул мүкләнә, күгәрә, яңа сүз әйтү сәләтен югалта, - дигән сүзләре яңгырады.
- Мүкләнгән, күгәргән рәссамны ничек белергә була, - дигән иде бер укучы.
- Өстән кушканны гына сурәтләүче. Мин үзем дә шундый рәссамнарның берсе, - дип җавап биргән иде ул.
Моны бөтенебез дә шаяруга юрадык. Чөнки остазыбыз безнең өчен өлге кебек иде. Аның кигән киеменең бер генә бөгәрләнгән җире дә булмас. Күлмәк якасына хәтле һавада очып барган карлыгач канатын хәтерләтә. Картиналарын язганда да ул һәр сызыгын нык уйлап кына киндергә төшерә һәм беркайчан да бер сызган штрихны кабаттан бозып сызмый иде.
Без, яшь рәссамнар өчен, аңардан да камилрәк бүтән табынырдай өлге табуы мөмкин түгел иде. Тормышы менә дигән итеп көйләнгән, җайланган, иҗатта да үз урынын тапкан, аның белән киңәшәләр, фикерләренә колак салалар. Алга таба да ул шулай абынмыйча, тайпылмыйча тагын да ныграк биеклекләргә ирешүенә, үз остаханәсен булдыруына беребезнең дә шиге юк иде.
Бүтән рәссамнар янына натуршицалар күп йөрде. Алар бер дә әллә каян түгел, күбесе рәсем сәнгате уку йортыннан, үзләренең тормышларын төрле төстәге буяулардан башка күз алдына китермәгән яшьләр арасыннан. Өлкәнрәкләр дә, бүтән һөнәр ияләре дә бар. Аларның бөтенесен сәнгатьнең бу төренә мәхәббәт берләштерә.
Беренче карашка, остаханәдә күзгә бәрелеп торырдай берни дә юк сыман. Рәссам үзенең натуршицасын утырта да аның илаһи халәтен күрсәтергә тырыша. Сыза, боза. яңадан сыза. Көн артыннан көн шулай уза.
Чынлыкта, остаханә хисләр киеренкелегеннән гөҗләп тора. Яшьрәк натуршицалар рәссамнарга, рәссамнар аларга гашыйк була. Гашыйклар дөньясының гүзәллеге дә, хыянәте дә күренә биредә.
Рәсим абыйның иҗатында да хатын-кызлар күп чагылыш тапты. Тик бу гүзәл затлар гүя сөяр-сөелер өчен түгел, ә эш атларын хәтерләтәләр иде.
Укучыларга һәм сәнгать сөючеләргә аның иҗатын үрнәк итеп куйдылар. Геройлары өй, гаиләне санга сукмаучы, ә эштә һәрвакыт үсештә һәм әнә шул үсешләреннән үзләре дә канәгать затлар иде. Картиналарын карагач, җырлыйсы килә:
Алга дибез, алга дибез,
Алга таба барабыз.
Алга барырга кушкан бит
Безгә Ленин бабабыз.
Бу җырны рәссам үзе дә авыз эченнән генә мыгырдап йөри. Шуңа аның кушаматы да "Алга" иде.
"Алга". Кеше һәрвакыт алга карап яшәргә тиеш. Үткәннәр аның өчен гыйбрәт, сабак кына булып калырга тиеш. Рәсим абыебыз шуңа омтыла һәм безне дә шуңа өйрәтте. Ә, чынлыкта, артыннан көлеп калучылар да күп иде.
- "Алга"дан да тилерәк кеше бар микән? Иҗат кешесенә кысада яшәп буламыни? Бөтенесе вакытлы - кешеләр дә, чорлар да, тираннар да, галимнәр дә. Алга өмет итеп түгел, бүген яшәп калырга кирәк! Гомер ике килми! Иҗатта да бүген бер төсле, иртәгә икенче төрле уйлый башлыйсың. Күрербез әле, алга таба нишләрсең икән!
Юраганнары юш килде - рәссамның тормышында кырт үзгәреш булды.
Ул үзенең гамәлләренә кисәк кенә контрольлек хисен югалтты. Гадәти, бәхетле кебек күренгән тормышын тарсыныпмы, әллә кабынган хисләренең кайнарлыгыннанмы, бүтән ярга ташланды.
Җирдә бары тик икесе - рәссам һәм аның музасы гына калды. Алар - ике сыңар яфрактан гайре киеме булмаган ике шәхес карамагында - галәм үзе. Эчкән сулары, сулаган һавасы - саф, аяк астындагы үләннән башка беркем үтмәгән. Үзләре инде гонаһлы да, шул гонаһның авырлыгы икесен ике якка, ике полюска ыргыта һәм алар, Сак белән Сок шикелле, бер-берсенә килеп җиттек дигәндә генә,тагын аерылырга мәҗбүрләр.
Тик аның кайсы натуршица белән романы булуын берсе дә белә алмады. Алар өчен ул бар да, юк та иде. "Юк", дию шуның өчен, аның кем икәнен берәү дә белми. "Бар", димичә дә булмый - картиналары бөтенләй бүтән үлчәмдә, аһәңдә, алиһәне теләсә кайсы хатын-кызга ошатып була һәм ул йөрәкләрне сискәндереп тетрәндерә иде.
Вакытында остаханәгә килеп, вакытында китүче рәссамның тәртибе дә үзгәрде. Ул еш кына остаханәдә кунып кала, ашауга да, тышкы кыяфәтенә дә, өс-башына да игътибары кимеде. Хатыны җылы аш алып килеп ашатмаса , өс-башын алыштырмаса, танышлары үзен танымаслар да иде.
Бу хәл бүтәннәр белән булса, исләре дә китмәс иде. Тик рәссам белән мондый хәл булыр, дип берәү дә көтмәгән иде. Алга таба да шулай дәвам итсә, үзләрен даһи санап йөргән һәм шул биеклектән исән чагында гына түгел, үлгәч тә төшәргә теләмәгән, әлегә кулларына теләсә кемнең язмышын үзгәртергә вәкаләтле аксакаллар аңа ультиматум куйды. Чөнки үзләренең урынын рәссамның алуыннан курыктылар.
- Синең музаң булырга тиеш түгел, - диделәр.
- Ник булмаска тиеш? Иҗатым яңа юнәлештә үсәргә тиеш түгелмени?
- Бүтәннәрнеке үссен. Ә синең бурычың яшьләрне үз үргәгеңдә тәрбияләү. Моңарчы бу вазифаны әйбәт башкардың.
- Иҗат кешесенең күңелендә тетрәнү булмаса, тарту көчен югалта.
- Бүтәннәр тәрбияләсен. Сиңа ярамый. Балаларың турында уйла.
- Алар турында бөтенләй дә оныткан юк. Әтиләре өчен кызармаслар.
- Кызара башлагач, соң булуы бар.
Бу сөйләшүдән рәссам шуны аңлады - ул элекке калыбыннан чыкмаска тиеш.
Тик ул калыбка кире кайтырга теләмәде.
Остазларының бу үзгәреше укучылары иҗатында да чагыла башлады. Гүя моңа хәтле буылып торган хисләр иреккә ургылып чыга башлады.
Кайберәүләр рәссамны сүкте. Кайберләре мактады. Әмма берсе дә битараф калмады. Өйдәге чүпне тышка чыгарып салган өчен җаннар кыелырдай чак иде.
Моңа шәһәрдәге бер студентның мактана торган урыннарны түгел, ә көн саен күреп яшәгән, әмма читкә белдерергә ярамаган якларын күрсәткән фоторәсемнәр төшереп, чит илдә бастырып чыгаруы да килеп өстәлде. Ә ул фотоларда рәссам да бар иде. Берсендә тук йөзле, үзеннән нык канәгат кеше. Бәхетле йолдыз астында туган, диләр андыйлар турында. Икенчесе - беркемгә дә таныш түгел рәссем. Ул җүләрләр йорты каршындагы беседкага утырган да, анда алып килүче авырулар тормышыннавн яңа картинасы өчен эскизлар ясый. Үткән-барган аның үзен җүләргә санап, буяулар тартмасына акча сала. Рәссам моны күрми дә. сизми дә.
Рәссамның иҗаты белән капиталистик илләр дә кызыксынды һәм аның иҗатын кулга төшерү өчен , иҗади мирасын саклау комитетын оештырып җибәрде. Мондый хәбәр килеп ирешкәч, өстәгеләр таяк тыгып болгаткан кырмыска оясын хәтерләтте. Бу турыда рәссам үзе хәбәрдар түгел иде, аның үзенә белдереп торуны кирәк тә тапмадылар.
Теләсә нинди чирне дәвалау өчен аның төп чыганагын белергә кирәк. Бу очракта тилертүче затның кем булуын белмәү гаять кыенлык тудырды. Аны эшеннән чыгарыр идең, йә булмаса, берәр җылырак урынга күчереп, күз-колак булырга баерак химаяче билгеләр идең дә , вәссәлам. Тик рәссамны хыял дөньясыннан җиргә төшереп күзен ачтыручы затның кем икәнен барыбер белә алмадылар.
- Әллә иң соңгы чараны файдаланып карыйк микән? Йә машина таптасын, йә поездга эләксен, йә суга батсын. Халык зурлап күмәр, озак итеп хәтерендә саклар. Ә болай ул безнең өчен барыбер юк бит инде, бөтенләй туарылды, беребезне дә тыңламый. Халык аның болай туарылып, сукбайга әверелүенә әзер түгел иде бит. Тагын да ныграк туарылып өлгермәсен. Хәтердә матур килеш калсын, - диде бер акыллы баш.
- Син нәрсә, - диде икенче тагын да акыллырагы. - Ул болай да соңгы өч ай эчендә юлда йөрү хәрәкәтен илле тапкыр бозган. Шулай булгач, безнең кулны пычратып тормыйча да үз башына җитә ул. Көтик, бераз гына сабыр итик.
Тиздән рәссам юкка чыкты. Юл фаҗигасена очрагандыр, дияр идең, андый хәл турында хәбәр булмагач, өметләнгән бергә җыелышып шау-шулы күмү оештырылмыйча калды. Шуңа борчылдылар. Чөнки кайберәүләргә танылу өчен үзләрен күрсәтергә менә дигән чара да иде бу.
Еллар үтте. Язучылар өстән кушканны түгел, йөрәк кушканны яза башлады, рәссамнар исә күңел халәтен ешрак сурәтләделәр. Офыклар киңәйде, рухи ирек килде . Тик рәссам гына, суга баткандай, гаип булды.
Дөрес, чын булса, аңа берни булмаган, ул исән һәм аны берәүләр төзелештә, берәүләр базарда күрә, имеш. Хәтта Аргентинада икән, дигән хәбәрләр дә еш ишетелә. Моның шулай булуына чын күңелдән ышанасы килә һәм аның кул астында рәсем ясау серләренә төшенүче дистәләрчә укучы кызларның һәркайсы күңеленнән генә остазының йөрәгендә давыл кузгатучы затның үзе булуына өметләнә.
Бу хәбәрләрнең кайсы дөрестер, ә менә төрле илләрнең музейларында аның имзасы белән куелган картиналар булуы турындагы хәбәр бер дә уйдырма түгел. Менә бүген үзебездә мин аның яңа картиналары белән очраштым . Димәк, күзгә-башка чалынмыйча үзебездә яши һәм йөрәге кушканча түгел, үзенчә яши һәм үзенчә бәхетле дә. Ул югары урынга да, зур дәрәҗәгә дә мохтаҗ түгел. Аның өчен иң зур дәрәҗә - иҗатында да кеше булып калу.
Рәссамның картиналары каршында бертуктаусыз халык булуы шуны күрсәтә.
Ә элекке өстән кушучылар һәм алар кубызына биеп яшәүчеләрне инде искә алучы да юк.
Әлеге күргәзмәдән мин әнә шундый хисләр, күңел күтәренкелеге белән чыктым.
Ярый әле, арабызда шундый кешеләр бар. Юкса, һаман кемлегебезне оныттырырга тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса