Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Сезнең игътибарыгызга әлеге китаптан берничә шигырь тәкъдим итәбез.

Изгелектә

Яхшылыклар белән җиргә басам,

Изгелектә булсын күңелебез;

Йортыбызга нурлар керсен өчен,

Догаларны белсен телебез.

Дин - юк, диеп төкермәдем бер дә,

Аллам бар, дип, дога ятладым.

Сабый чакта миннән көлсәләр дә,

Дин юлыннан гына атладым.

Динем дә бар, телем дә бар минем,

Коръәнемне белү - теләгем.

Күңелемнең бер почмагы китек -

Йөрәгемне шуңа теләмен.

И кардәшләр, явызлыклар кылмыйк,

Кыямәтләр кубар бер көнне.

Ачу-агу йотсаң - дару була,

Саклый алмас Аллам беркемне.

Беркөн шулай үлем килер безгә,

Җыйган малың калыр өелеп;

Хәрәм җыйды гомер буена, дип,

Кайберәүләр йөрер сөенеп.

Дуслар дошман була нигәдер,

Явызлыклар һаман киләдер,

Явызлыкны ходай үзебезгә

Авыру итеп бүлеп бирәдер.

И кардәшләр, газиз балаларга

Өйрәтергә кирәк гарәпчә.

Кешеләрне кеше итеп танып,

Яшәсеннәр иде адәмчә.

***

Табигатьтә һәркемгә дә

Татлы ризык, матур сүз кирәк.

Яхшы сүзләр, намаз - мөһим,

Намаз ачкычлары - зур терәк.

Үскән җирем Күк-Куян

Җанымда Тукай авазы:

"...Мин бераз торган идем."

Гәрчә анда тумасам да,

Күк-Куян - үскән җирем!

Ул авылны һич онытмыйм:

Әллә нинди зур түгел.

Истә урманы, кырлары,

Хисләнеп уйлый күңел.

Моңлы булыр идемме мин,

Чишмәңнән су эчмәсәм,

Әлмәкәй былбылларының

Моңын тыңлап үсмәсәм?

Кызың итеп үстердең син,

Булдың әйбәт, ягымлы.

Матур төштәй хәтерлимен

Керсез бала чагымны.

Яшәсәм дә шәһәрдә мин

Сагынам Күк-Куяным.

Җырларымның дәвамы син,

Кайтырмын, дип уйладым.

Җанымда Тукай авазы,

Үзгәртә чор нигезен.

Күк-Куян - үскән бишегем,

Кояшка тиңлим үзен.

***

Сөйләмәгез төрле сүзләр,

Начар кеше түгел мин.

Изгелектә минем дәвам,

Изгелегем минем - дин!

Көчләремне бирәм икән,

Чәчелмим мин, түгелмим.

Тәнемдә күгәрчен җаны -

Усал кеше түгел мин.

Бер сум акча

Күк-Куяннан Карачага

Җәяүләп бара идем,

Коеп яуган яңгырларда

Лычма су кала идем.

Әткәем өйдә булсын, дип

Теләкләр тели идем.

Бер сум акча өчен шулай

Елаплар йөри идем.

Үги ана агу сала,
Чәйләрен эчми идем.

Җәяү ерак, әткәй, илт, дип

Матайдан төшми идем.

1967 еллар

Балачак ялгышларым

Әнкәй, мине гафу ит син,

Тыңламый үстем сине.

Күңелеңнең каргышлары

Бәхетне кисте минем.

Бала чакта урамнарда

Уйнасылар килә бит.

Бала күңелен дала били -

Ана күңеле белә бит.

Синең аккан күз яшьләрең,

Укыган каргышларың -

Минем тормышның дәвамы,

Балачак ялгышларым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса