Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Кыш килгәч

Кыш килгәч тә шулай тиеш инде
Кар да ява, көннәр дә салкын.
Кыш көне дип туңып йөрмәле син,
Йөрәгеңдә булсын ут-ялкын.
Кар яуса да, урамга чыгыйк без.
Карны көри безнең ишеләр.
Барсын әйдә, туктап тормасыннар,
Такыр юлдан йөрсен кешеләр.
Ксения АЛЕКСЕЕВА,
Янсуар авылы

Мөршидә ИСМӘГЫЙЛОВА
Чыты
Төшкә кердең
Төне буе дулап буран,
Сукмакларга карлар өйгән.
Саташтыммы, көтмәгәндә
Син төшемә кердең бүген.
Пләтәннән үргән бер йорт,
Яшел чирәм як-ягында.
Анда-монда яшь наратлар,
Син чакырдың мине шунда.
Икебездә үзгәрмәгән, мин иркәрәк,
Син хисләрне йөгәнләгән.
Күлмәгеңнең төсе яшел,
Яшеллеккә ак бөртекләр тәгәрәгән.
Кулларыңны алдым кулга...
Өзелде бит төшем шунда.
Очып йөрдем көне буе,
Сыеша алмый шатлыгыма.
...Язгы буран баскыч төбен юешләгән.

Раил ГАЯЗОВ.
Питрәч-Татар Казысы
Гашыйк булдым
(җыр)
Гашыйк булдым мин бер кызга,
Исеме аның Ләйсән.
Эреп китә инде җаным,
Берәр матур сүз әйтсә.
Хастаханәдә эшли ул,
Булып шәфкать туташы.
Аның шифалы куллары
Әйтерсең таң кояшы.
Хезмәтне сөеп үскән ул,
Эшчән Арча җирендә.
Аның булган кыз икәне
Кулларыннан күренә.
Кушымта:
Искитәрлек чибәр инде,
Ул әгәр дә елмайса.
Өйләнәм мин аңа быел
Көзгә алла боерса.
(Кызлар менә мине яратмаган булдыгыз).

Яшерен сөю
(җыр)
Бердәнберем дияр идем,
Син минеке түгел шул.
Алдан күрештермәгәнгә,
Язмышыма үпкәм зур.
Кушымта:
Качып кына янабыз шул,
Мәхәббәт утларында.
Ходай безне күрәдер лә,
Беләдер бүтәннәр дә.
Мәхәббәтнең утларында,
Янабыз дөрләп икәү.
Әгәр белсә сөйгән ярлар
Безне кичерер микән?
Хушлашканда кулларымны
Аласым килми синнән.
Бу газаплы сөюләрем
Озакка барыр микән?
(Берүк ышана күрмәгез,
Бу шигырьне укыгач.
Ничек җавап бирим ди мин,
Ходай каршына баргач).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса