Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шәледән Зөлфия Гыйниятова шигырьләре

*** Сирәк кенә күрешәбез Синең белән, абыем.

Исләремә төшәсең дә

Бик сагынам җаныем.

Кайчакларда сиңа бездән

Игътибар да җитмидер,

Әле монысы, әле тегесе -

Эшләребез бетмидер.

Төрле вакыт буладыр ла,

Син дә юксынасыңдыр.

Сеңелләрем нихәл? - диеп,

Бик еш борчыласыңдыр.

Йөрәгемә бик тә якын,

Бертуганым - абыем.

Калмый микән хәтерләрең,

Гаепләрем саныймын.

Сирәк кенә күрешәбез,

Фотоларың карыймын.

Исән чакта бик сагынып,

Яннарыңа барыем.

Бик сагынам, абыем.

***

Чын күңелдән елмай һәр иртәне,

Уянганга бүген шөкер ит.

Бисмиллаңны әйтеп көнең башла,

Алга атла, алга йөреп кит.

Шушы бәхет җитә, Шулай калсын,

Кирәк түгел аның артыгы.

Сиңа язган, сиңа була инде,

Күктә язган җанның тартымы.

Хаксыз кайчак җанны кыйнасалар,

Ачу тотма, кеше, гафу ит.

Якты йөзең, тәмле сүзең белән

Тормышыңны үзең матур ит.

Саулыгыңны сакла, бик кадерләп,

Саулык үзе - олы, зур байлык.

Саулыкларын югалтканнар гына,

Аңлый булса аны бик анык.

Җаның тыныч булсын - иң мөһиме,

Ару-талу бетә чынлыкта.

Эшләреңә нәтиҗәне яса,

Үзең генә калып аулакта.

Балаларга иман орлыкларын

Күңеленә аның яшьтән сал.

Авырлыклар килсә, бул янәшә,

Ни күрсәң дә, кеше булып кал.

Хыянәтне уеңа да кертмә,

Хыянәт ул - бөтен илеңә.

Кеше тавыгы күркә күренсә дә,

Күзең ач син, бар бит үзеңдә.

Үзеңнеке сайлап алынган бит,

Меңнәр арасыннан йөз үлчәп.

Югалтуы бик тиз җан ярыңны,

Бәхетеңне сакла, тот исәп.

Әти-әниең тормыш бүләк иткән,

Аларның юк начар , яманы.

Исән чакта бурычыңны үтә,

Үстергәннәр синдәй баланы.

Аш атканга, һич тә таш атмыйлар,

Әйтә бел син һәрчак рәхмәтең.

Гел тирбәлеп булмый бишекләрдә,

Шушы көннең күр син рәхәтен.

Ир-атларсыз бер нишләп тә булмый,

Үтисеңме ирең хакларын.

Җан җылыңны биреп җылыт аны,

Күрә бел син яхшы якларын.

Хатыныңны бик кадерләп сакла,

Аның белән дөнья көтәсе.

Ничек яшәсәң дә уза еллар,

Санлап яшә, гомер үтәсе.

Аллаһым бар-Аллаһыңа сыен,

Ал үзеңне кулга, сабыр ит.

Сират күперләрен кичәсе бар,

Үтүләре кыен, авыр бик.

Кулдан килгән изгелекне эшлә,

Изгелекләр җәннәт гамәле.

Вакыт юк дип торма, табып була

Яхшылыкка бер-бер әмәлен.

Риза бул син шушы халәтеңә,

Әлхәмделилләһ, әле исәнсең.

Күкрәк тутырып сулар сулышың бар,

Соңгы минутларда нишләрсең?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X