Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Тагын безнең белән ул

Саярә Зарипова Салкын-Чишмә авылында туып-үскән Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 40 елга якын укытучы булып эшләгән. Ул күренекле язучы, журналист, публицист, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Марсель Зариповның тормыш иптәше. Аның "Мамык шәл" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгына язган кереш сүзендә танылган шагыйрь Әхмәт Гадел болай ди: Саярә Зарипованың шигырьләре...


Туган авылым
Туган ягым - Питрәч ягы,
Авылым - Салкын-Чишмә.
Кайда гына яшәсәм дә,
Ул һаман минем истә.
Чәчәкледер болыннары,
Бай аның урманнары.
Аланнарда кызарып пешә
Җир, каен җиләкләре.
Тыныч ага Үшнә суы,
Талларына төренеп.
Аңа кулын сузган сыман
Чишмә ага ашыгып.
Томан йоклый су өстендә,
Су уянганын көтеп.
Яфраклар гына селкенә
Ачкыч эзләгән кебек.

Сызланма, йөрәк
Сызланма, йөрәк, сызланма,
Сызланма син, килешми.
Бик күп кайгылар кичердек,
Әйдә, яшик бирешми.
Сызланма, йөрәк, сызланма,
Син мине тыңла әле:
Иң ышанычлы таянычым син,
Син мине аңла әле.
Ни булды икән, йөрәгем,
Еш әрнисең нигәдер?
Күкрәгемнән очып чыгар сыман
Әрнеп-сыкрап ярсыйсың.

Гомер тик бер генә
Үтте дә китте яшьлегем,
Үткәннәрен тоймадым.
Я, китмә дип, я, үтмә дип
Әйтергә дә кыймадым.
Бакчаларда бер гөл булсам,
Ал чәчәк атар идем.
Мөмкин булса, яшьлегемә
Йөгереп кайтыр идем.
Яшьлегемне эзләргә дип,
Ашыгып бардым вокзалга.
Бар поездлар китеп беткән,
Билет беткән кассада.
Яшьлегемне эзләргә дип,
Киттем автовокзалга.
Автобуслар барыр диеп,
Мин барасы якларга.
Кышлар, язлар үтеп китә
Агымсу кебек ага.
Кеше гомере тик бер генә
Сиздерми үтеп бара.

Һаман истә
Мин районда укыган чакта
Китә идем буш сумкамны
Алып кулыма.
Уйлый идем, бәлки, әни булса,
Салыр иде, бәлки, сумкама.
Еллар үтте, һаман истә
Озатучы мине булмады.
Йөгереп чыгып, аңлаган сыман,
Этләр генә мине озатты.
Кайтканда да алар миңа
Өреп тавыш бирделәр.
Кеше сыман алар аңлап
Каршы ала белделәр.

Минем авылым
Бик ямьле минем авылым,
Чәчәкле болыннары.
Ә якыннан тыныч кына
Ага Үшнә елгасы.
Юл буенда яшь наратлар
Сәлам биреп торалар.
Алка аскан ак каеннар
Хәерле юл телиләр.
Авылым, син картаймыйсың,
Елдан-ел яшәрәсең.
Үзең елдан-ел яшәреп,
Тик мине картайтасың.
Авылыма кайтып җиткәч,
Башыма төрле уй тула.
Яшәргән йортларга карап,
Сөенәм, күңелем була.
Чикләвеккә, җимешкә бай
Авылымның урманы.
Тау астында шаулап ага,
Көмеш сулы чишмәсе.

Рәхмәт, авылым
Авылым, мине син гафу ит,
Иртә сине ташлап киткәнгә.
Бу дөньяның чиксез матурлыгын
Рәхмәт, сиңа бүләк иткәнгә.
Бала чагым синдә үтте,
Яшәдем мин синдә куанып.
Чишмәсеннән суын эчтем,
Куш учыма җыеп чөмереп.
Туган авылым, беркем оныта алмас,
Туган туфрак исен онытмас.
Аерылса да, сагынып яшәр,
Кайтыр юлын һич тә онытмас.

Әни янына кайтам
Ераклардан ашыгып кайтам,
Әни янына кунакка.
Мине күргәч, ул уйлана:
"Ниләр белән сыйларга?".
Мин бер ел аны күрмәдем,
Арыдым көннәр санап.
Кулларын тотып кулыма,
Сөендем аңа карап.
Изге теләкләрен теләп,
Карап минем күземә,
Көзге каршысына басып,
Бүләк шәленә төренә.
Ашыкмыйча чәй эчәбез
Кайнар бәлешләр белән.
Болай озак кайтмый тормам,
Артык сагынган сыман.
Кабат-кабат хәлне сорап,
Серләшә минем белән.
Үзе турында оныткан,
70 буласын тиздән.
Ялым бетте, тиздән эшкә,
Китәргә туры килә.
Рәхмәт, әни, каршы аласың,
Гомеребез узсын гел бергә.

Табиб сере
Кулларыгыз сезнең алтын,
Үзегез сез арыслан.
Сезгә тиеш тазалыкны,
Үзем сорыйм Ходайдан.
Кояш сыман елмаеп,
Палатага керәсез.
Яшәү көчен таратасыз,
Яшәү серен ачасыз.
Эшегезнең сере кызык,
Сөйләшмичә эшлисез.
Анестезиолог бераз сөйләшә,
Ә хирург эшли сүзсез.
Нинди ана сезне дөньяга китергән,
Ничек итеп үстергән.
Бу дөньяда иң зур бәхет,
Рәхмәт ишетеп яшәү кешедән.
Рәхмәт әйтеп кошлар сайрый,
Әзерләнә юкә җылыга.
Ак халатлы табиб зур бәхетне,
Бүләк итә меңләп кешегә.

Беренче курчагым
Бала чакта уйнарга,
Юк иде безнең курчак.
Үзегез ясагыз, диеп,
Бирәләр иде чүпрәк.
Ул чүпрәкне кисә идек,
Курчак шикелле итеп.
Эченә мамык тутырып,
Куя идек бастырып.
Күзләрен ясый идек,
Керфекләрен, кашларын.
Кара йоннан ясый идек,
Бантик куеп чәчләрен.
Тегә идек күлмәкләр,
Бәйли идек кофталар.
Кызым, диеп дәшә идек,
Була идек "әниләр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса