Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ТАКСИСТ ХАММАТ (2)

2

Хамматның күзләре дымланып китүен күреп, ханым сораулар биреп, аны ашыктырмады: сабыр гына көтеп, таксист әфәнденең сүзен дәвам итүен көтте. Ир, көрсенеп, бик авыр гына тын алды.

- Казанга кайтып төштек: фатир тапканчы, кая, кемгә барырга? Абыйга киттек. Әлбәттә, абыйга! Аралашып, дус-тату, ярдәмләшеп яшәдек, яшибез. Ял итәргә безгә киләләр иде алар, ай буе кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Гараж мөдире булгач, машиналар үз кулымда: "Бакуның тарихи, матур урыннарын күрсәт," - дип, шофёрыма әйтеп, җиңел машинага утыртып, абый белән җиңгине шәһәрне карарга җибәрәм. Бик канәгать булып, рәхмәтләр укып, ял итеп китәләр. Ел саен яллары бездә үтә иде. Тора-бара дусларын да ияртеп килә башладылар. Караңгы чырай күрсәтмәдек: тормышыбыз мул, иркен, диңгездә балык күп - әле генә тотылганын һәм иң тәмлесен, затлысын гына сатып алабыз да сыйлыйбыз тегеләрне. Һәр җәйдә йортыбыз кунаклар белән тулы була иде. Бераз тайпылып, читкәрәк киттем бугай. Казанга килеп төшкәч, бертуган абыйда берничә көн торып, фатир эзләргә иде исәбебез. Килеп кердек. Ишек төбендә таптанып, басып торабыз. Кулыбызда күчтәнәчләр салынган пакетлар. Бакудан төяп килгән әйберләрне саклык камерасында калдырдык, зурракларын контейнер белән җибәрдек. Абый белән җиңгәбез, кухняда ашап-эчеп утырган урыннарыннан кубып, безне каршы алдылар, рәхмәт төшкерләре. Мин бөтенләйгә Казанга күченеп кайтуыбызны, бер-ике көн боларда кунарга теләвебезне әйтүгә, җиңгәбез, чәчрәп-чәчелеп-түгелеп китте, безгә кунак булуның "тәртибен" аңлатырга тотынды. Соңгы сүзләре чәчләрне үрә торгызды:

- Кунак гомере - бер көн ул. Артыгы юк.

Ярый әле, ишек төбеннән узмаган идек. "Әйдә!" дип, хатынның кулыннан тоттым да алып чыгып киттем болардан. Гарьләнүдән үкереп-үкереп елыйсы, айга карап, бүре булып улыйсыларым килде. Абый, бертуган абый, безнең хәлгә кереп, бер аваз да чыгара алмады бит! Хет, кул ишарәсе белән генә дә "Калыгыз" дигәнне аңлатсын иде! Артына тибеп, куып чыгарылган эт кебек хис иттем үземне. Өченче каттан төшеп барганда, хатыным әллә ничә тапкыр артына борылып карады җаныем: " Әйдәгез, кире борылыгыз, үпкәләмәгез инде," - диюләрен көтте ахрысы. Юк, ишекләре ачылмады - чакыручы булмады. Һи-и, куян елаганга карап, аучының күңеле йомшарамы соң! Хәер, чакырсалар да керми идем. Ничек диләр әле? "Телеңне тезгендә тот, этеңне чылбырда тот," диме халкыбыз? Җиңгәбезнең теле үткен кылычтан да үткен, ачы борычтан да ачы булып, күңелебезгә тирән җәрәхәт салды. Урамга чыгып бастык: кая барырга? Киттек тимер юл вокзалына - төнне шунда үткәрдек. Кулыбызда Казанда сатыла торган фатирларның берничә адресы бар иде, шуларны карарга уйладык. Безнең акча җитәрдәе бик иске - әйбәт ремонт кирәк, яхшырак дигәненә "сәмән" җитми. Көн кичкә авышты - кунарга урын кирәк: кая барырга? дигән сорау тагын алга килеп басты. Кунак йортына керер идең - кыйммәт, фатир аласы бар. Акча дигән матур, шытырдавык кәгазьне кысып кына тотабыз.

Бакуда яшәгәндә, кунакка килүчеләрнең кайберләре, өзгәләнеп, үзләренә чакырып, адресларын калдыра иде. Кесәдә шул адресларның берничәсе барлыгы искә төште. Абыем белән бергә эшләгән чуваш егете бик ихластан чакырган кебек иде. Хатыны да ипле генә кебек тоелды. Эзләп таптык боларны. Колач җәеп каршы алдылар. Бер ай буе яшәдек : Пётр белән Нина, фатир тапмыйча, безне җибәрмәделәр. Бергәләп фатир эзләдек, Колхоз базарыннан ерак булмаган йорттагы бер бүлмәлесе күңелгә ошады. Пётр, Нина, хатыным һәм мин ремонт ясап, фатирны ялтыравыклы кәнфит кәгазе кебек ялт иттердек. Ике еллап вакыт узгач, өч бүлмәлегә ирештек. Тулай торакта яшәп укучы улларыбызны да үз яныбызга алдык. Алар укып бетергәч, эшкә урнаштылар. Хәзер зур түрә булдылар инде: берсе - полиция башлыгы, икенчесе - завод директоры урынбасары. Улларыбызның югары урында эшләгәннәрен ишеткәч, абый белән җиңги дә безнең тирәдә сырпаланып кына йөриләр, горизонтта бер дә белмәгән-күрмәгән туган-тумачалар пәйда булды. Дөнья дигәнең бигрәк кызык, әйеме? Алланың биргәненә шөкер итеп, булган малыбызга, тыныч-имин көнебезгә риза булып яшәп ятабыз. Пенсиядә булсам да, һаман эшлим әле. Малайларны борчымаска тырышабыз, үз көннәрен күреп, дөньяның матурлыгын тоеп, мәшәкатьләрен дә татып, үзләренчә яши бирсеннәр. Эшләрендә борчулы, хәл итүе кыен проблемалар туса, киңәшкә киләләр: уртага салып, төрле яклап, мәсьәләне чишәргә тырышабыз. Менә килеп тә җиттек. Ничәнче йорт? Төенчекләрегез шактый авыр икән! Әллә ташлар да тутыргансыз инде?

- Пенсиядә булсам да, мин дә әз-мәз эшләгән булам әле. Өс киемнәре, вак-төяк кирәк-яраклар бәйлим. Кыш буе бәйләргә җитәрлек итеп җепләр алдым. Без - Балык Бистәсе якларыннан: кәҗә мамыгыннан шәлләр дә бәйлибез.

- Әйдәгез, фатирыгызга кадәр озатып куям, - дип, Хаммат төенчекләрне кулына алды. Дүртенче катка менеп җиткәч, ханым төймәгә басуга, ишек ачылып китте.

- Дәү әни, бу кадәр җеп аласы булгач, ник безгә әйтмәдең? Бергә бара идек, - ди-ди дәү әнине ике кыз каршы алды. Су тамчылары кебек бер-берсенә шундый охшаганнар, һич аерырлык түгел.

- Әллә күзләрем начар күрә башлады инде: бер кыз ике булып күренә, - дип, Хаммат шаяртып куйды.

- Игезәкләр алар. Кайчагында үзем дә аера алмыйм. Табибә булырга укыйлар.

Тагын ике ел укыйсылары бар әле. Ходай сәламәтлекләрен биреп, исән-сау гына укый күрсеннәр.Тулай торакта яшәтәсем килмәде, фатирыбыз бер бүлмәле булса да, Аллага шөкер, сыябыз. Әти-әниләре авылда яшиләр.

- Дәү әни, кунагыңны чәй табынына чакыр, өстәл әзер, - дигән тавыш ишетелде.

- Бик зур рәхмәт, кызлар. Исемнәрегезне әйтсәгез, чәй эчкәндәй булыр.

- Мин - Зәкия, миннән җиде минутка соңрак туган сеңелем - Зәлия, - дип көлделәр кызлар.

- Дәү әниегезнең исеме бармы соң?

- И- и-и, абый, дөньяда исемсез кеше була димени! Галиябану ул, ә дәү әти Хәлил исемле булган. Мирхәйдәр Фәйзи спектаклендә бергә була алмаган геройлар... чынбарлык тормышта кавышканнар.

- Галиябану ханым, әрсез таксист дип, мине әрләп-битәрләп калмагыз. Беркемне дә фатирына кертеп, озатып куйганым юк иде. Ниндидер көч диимме соң, сезгә ярдәм итәргә кушкандай булды, артымнан этеп менгезде. Чибәр, акыллы кызларыгыз һәм сезнең белән танышуыма чиксез шат мин. Каядыр барасы булсагыз, чакырыгыз - менә визиткам.

... Хаммат, үз оясына ашкынып очып кайткан кош сыман, ике-өч баскычны бер генә атлап, секунд эчендә дигәндәй, бишенче катка менеп тә җитте. Киемен дә салмыйча, аны каршылаган Зөбәйдәсен кочаклап, битләреннән үбә-үбә, зыр-зыр әйләндереп алды.

- Нишләвең бу! Җүләрләндеңме әллә?

- Зөбәйдәкәем, малайларга кызлар таптым бит! Менә дигән кызлар! Булачак табибәләр! Чибәрләр! Игезәкләр! Дәү әниләрен базардан алып кайттым да аякларым үзләреннән үзләре фатирларына алып менде. Ходаем шулай кушты булса кирәк... Әйдә, малайлар белән кызларны очраштыруны бергә уйлап, хәл кылыйк әле. Берәр хәйлә корыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса