Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ТАКСИСТ ХАММАТ (3)

3 Хаммат белән Зөбәйдә план-хәйлә корып азапланганда, көннәрдән бер көнне телефон чылтырады. - Хаммат әфәнде, сезгә бер үтенеч бар иде. Бүген кызларымны авылга алып кайта алмассызмы? Кызым авырып киткән. Авыл егетенә кияүг чыкты да шунда яшәп калды ул. Оныкларымның әниләренең хәлен беләселәре, ярдәм итәселәре килә. Дәресләре кичке алтыда гына бетә,...

3

Хаммат белән Зөбәйдә план-хәйлә корып азапланганда, көннәрдән бер көнне телефон чылтырады.

- Хаммат әфәнде, сезгә бер үтенеч бар иде. Бүген кызларымны авылга алып кайта алмассызмы? Кызым авырып киткән. Авыл егетенә кияүг чыкты да шунда яшәп калды ул. Оныкларымның әниләренең хәлен беләселәре, ярдәм итәселәре килә. Дәресләре кичке алтыда гына бетә, ә соңгы автобус сәгать биштә үк китә. Авылыбыз КамАЗ юлы кырыенда, Казаннан алтмыш чакрымнар ераклыкта гына. Юл яхшы.

- Ярый, ярый, кайтырбыз. Кызлар әзер булып торсыннар, җиденче яртыларга килеп җитәргә тырышырмын.

Хаммат, телефонда саннар җыя-җыя, хатыны белән шатлыгын бүлеште :

- Эшләр пешәргә охшап тора бит, Зөбәйдәкәем. Дәү әниләре теге игезәк кызларны авылга алып кайтуымны сорый. Риза булдым. Хәзер малайларга хәбәр салыйм әле.

Зөбәйдә, иренең уйларын чамаласа да, телефоннан сөйләшүен тыңлап торды.

- Өстегезгә спорт костюмнарыгызны киегез дә хәзер үк безгә килеп җитегез, - диде дә Хаммат хатынына күз кысып алды:

- Шулай, Зөбәйдәкәем, Аллаһы Тәгаләбез балаларны таныштырырга-кавыштырырга үзе җаен бирә түгелме соң!?

... Машинасына ике малай-егет утыртып, Хаммат Галиябану яшәгән йортка юл тотты. Фатирга үзе генә керле. Кызлар әзер.

- Ярар, Галиябану, сез чыгып йөрмәгез инде, кызларны исән-сау әти-әнисенә алып кайтып тапшырырмын, - дип, Хаммат кызларны ияртеп, машина янына китте. Таксидан әзмәвердәй ике егет чыгып басты. Кызлар шүрләп-куркып калгандай булды.

- Курыкмагыз, чит-ят кешеләр түгел болар - минем оныкларым, - ди-ди Хаммат биленә тотынды. - Каһәр төшкере, радикулитым кузгалды ахры. Егетләрнең берсенә карады да: - Утыр рульгә. Кызларны авылларына алып кайтыгыз. Минем хәл юлга чыгарлык түгел... Радикулит дигәннәре кинәттән тотып, өнне алды бит әле, - дип, карт сыгылыплар ук төште. - Барыгыз, җайлап кына, ашыкмыйча гына кайтыгыз.

Хаммат сөйләп торган арада, яшьләр бер-берсенә карап, ни әйтергә белми, аптырап торалар иде. Алай да егетләрнең берсе, болай җебеп тору килешмәгәнен абайлап ахрысы, кызларның үзе янындарак торганына туры карап, кулын сузды:

- Таныш булыйк: мин - Артур, ә янәшәмдә - миннән унбер минут соңрак туган энекәшем - Тимур.

- Зәкия, - диде кыз, - миннән җиде минутка соң туган сеңелем - Зәлия.

Яшьләр танышкан арада Хамматтан җилләр искән иде. Егетләрнең берсе:

- Вот даёт, бабай! - дигәч, барысы да кычкырып көлделәр. Егетләрнең икенчесе:

- Безнең бабай яхшы хәйләкәр ул, - дип өстәгәч, тагын көлештеләр.

Яшеренеп кенә яшьләрне күзәтеп-тыңлап торган Хаммат бабай сөенеченнән җилкәсен селкетеп, тыпырдап, елмаеп куйды: "Болай булгач, эшләр пешә, Алла боерса." Машина кузгалып киткәч, елмая-көлә, автобус тукталышына зур адымнар белән атлады карт: тизрәк кайтып, Зөбәйдәкәен дә шатландырырга кирәк.

Ә яшьләр юлда, сораулар бирә-бирә, танышуны дәвам иттеләр. Егетләр хәрби училищеда укыйлар, булачак офицерлар икән, тагын бер ел укыйсылары калган. Кайтып җиткәч, кызлар егетләрне өйгә чакырдылар.

- Бабай кермәскә әмер бирде: әти-әнисен куркытмагыз, вакыты җитәр - алар белән дә танышырсыз, диде. Без бит хәрбиләр - приказга буйсына торган кешеләр.

- Аннары безнең белән кайтканыгызны дәү әниегезгә дә әйтми торыгыз. Белмәгән-күрмәгән егетләр белән йөриләр дип, әлегә борчылмасын, - диде егетләрнең икенчесе. - Сезне театр-концертларга чакырсак, каршы килмәссезме?

Кызлар дәшмәде: беренче тапкыр очрашканда ук, һәр сүзләренә "ләббәйкә" дип торып булмый бит инде. Тыйнак кына саубуллашып, өйләренә кереп киттеләр. Ә егетләр дәшмәүне ризалык билгесе дип кабул иттеләр.

... Машинаны бабайга илтергә кирәк. Хаммат, үзе әйтмешли, малайларны күрүгә, барысын да аңлады: яшьләр бер-берсен ошатканнар, араларына әлегә дуслык җепләре сузылган булса кирәк. Тора-бара, Аллаһы боерса, мәхәббәт утлары да кабыныр. Хәйлә барып чыккан! Бергәләшеп фатирга кергәч, табында ашап-эчеп утыра башлагач, сораулар, җәйге яңгыр кебек шыбырдап, егетләр өстенә ява башлады:

- Я, кызлар ошадымы?

- Зәкия кайсыгызныкы?

- Зәлия?

- Татарча сөйләшә белдегезме?

Егетләр сорауларны мыек астыннан елмаеп тыңладылар. Бабай белән әби тынып калгач, икесе бер авыздан дигәндәй:

- Ну даёшь син, бабай! Безгә кызлар табасың, ә! Башлагач, эшеңне ахырына да җиткер инде: кызларның кайсы Зәкия, кайсы Зәлия икәнен аерып та бир.

- Менә вәт, анысы сезнең эш инде, - Хаммат белән Зөбәйдә кеткелдәп көлешеп алдылар.

Кызлар арасында да шундыйрак сөйләшү булды.

- Зәлия, Артуры нинди дә Тимуры кайсы? - дип пышылдады. караватка менеп кунаклагач, Зәкия.

- Белмим. Берсенең уң бите уртасындарак кечерәк кенә миңе бар кебек.

- Ярар, миңлесе - сиңа, миңсезе - миңа. Шулай бүлешик бабай малайларын . Ярыйсы егетләр кебек күренәләр, әйеме?

4

Яшьләр очрашып, сөйләшеп йөриләр. Көннәр үткән саен, бер-берсен күбрәк белгән саен, мәхәббәтләре дә тамырлана, гөрләп чәчәк ата башлады. Әйтерсең, алар әллә кайчангы танышлар, бер-берсен күптән үк беләләр. Еш кына Хаммат бабайны искә алалар: боларны таныштыру-кавыштыру өчен радикулитының "кузгалуы"н кара әле! "Хәйләкәр төлке," - ди-ди, бабайны мактый-мактый көләләр.

Хамматның бик тә беләсе килә: оныклары кызларны аера-таный алалармы икән соң? Бабай белән әбинең хәлләрен белергә килгән көннәрнең берсендә сорарга булды:

- Сезгә минем ярдәм кирәк түгелме? Кызларыгызның кайсы кемнеке икәнен аера аласызмы соң? - Үзе, күзлрен кыскалап, хәйләкәр генә елмайды. Егетләр дә бабай оныклары бит:

- Ара- тирә таныйбыз инде... - дигән булдылар.

- Нинди сүз ул "ара-тирә"? Кызларны аера-бүлешә алиыйча, кеше көлкесенә калмагыз тагын, ташбашлар!

- Курыкма, бабай, курыкма, бик шәп аерабыз. Минеке - Зәкия, көлгәндә, авызындагы барлык тешләре күренә - монысы бер билге. Икенче аеру билгесе - борыны ә-әз генә очлырак. Өченчесе - Зәкия бик тәвәккәл. Дүртенче билге - сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Вот так, бабай! - диде дә Артур, стеналар дерелдәрлек итеп, кычкырып көлеп җибәрде.

- Зәлия мине миңемнән таный, - дип, Тимур бит уртасына төртте. - Ә мин аны таный торган билге-сыйфатлар: тыйнак, күп сөйләшми, керфекләре һәм күзләре матур, акыллы, бик тә чибәр.

... Галиябану кызларының егетләре бар икәнен чамалый: кичләрен бер кая да бармый торган кызлар я театрга, я концертка йөри башладылар. Йөзләре, ком белән ышкып агартылган таба кояшта ялтыраган кебек, ялт итеп балкып тора. Карчыкның да яшьлеге булды бит: мәхәббәт утларында янсаң, бар дөньяңны онытып, сөю-ярату ялкыннары сине яндыруын, кая басканыңны да абайламавыңны, канатланып очуларны белмиме әллә ул!. Оныклары да гашыйк булганнар: иреннәре гел елмая, йөзләре балкый, канат куелгандай очып кына йөриләр - кыскасы, мәхәббәт диңгезендә йөзәләр. Галиябану шулай уйланып йөргәндә, ишек кыңгыравы чыңлады. "Күз" дән карады - теге таксист басып тора. Ул керә-керешкә үк йомышын - ник килүен аңлатырга тотынды:

- Галиябану ханым... Галиябану, сезне җәмәгатем белән таныштырасым килә. Театрга чакырабыз, шунда очрашырсыз... әйе, очрашырбыз. Иртәгә сәгать бишләрдә килеп алырмын. Зинһар, каршы килмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса