Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ТАКСИСТ ХАММАТ (4)

5

Театр башланганчы, Хаммат Галиябануны, ай-ваена, аяк терәп каршы торуына карамастан, үзләре яшәгән фатирга алып керде. Зөбәйдәсе белән шулай килешкәннәр иде. Мул ризыклы чәй табыны әзерләнгән.

- Ирем сезне бик мактый, дуслашып, аралашып йөрүебезне тели. Әйдәгез, аралашыйк әле, - дип, Зөбәйдә теләкләрен җиткерде.

Спектакль башланырга ун-унбиш минут кала залга кереп утырдылар. Галиябану керүче халыкны тыныч кына күзәтеп утырган бер мизгелдә кинәт сикереп торды:

- Минем кызларым! Нинди солдатлар ияргән аларга?

Зөбәйдә аны тынычландырырга тырышты, урындыгына утырткач, әкрен генә колагына пышылдады:

- Галиябану җаным, солдатлар түгел алар, курсантлар, булачак офицерлар. Безнең олы улыбыз Хатыйпның игезәк уллары. Базардан сезне фатирыгызга озатып куйганда, Хамматым кызларны күреп, бик ошаткан, оныклар белән таныштырырга булган. Алар берничә ай очрашып йөриләр инде. Каршы килмик, дуслашсыннар , бер-берсен сынасыннар...

Галиябану елап җибәрде. Ярый әле, бәхетенә, утлар сүнеп, спектакль башланды. Сәхнәдә ни турында сүз барганы аның аңына барып җитмәде. Күпмедер вакыт үтте - тәнәфес. Зөбәйдә, Галиябануны култыклап алып, буфет ягына юнәлде.

Аптыраган үрдәк арты белән суга чумган, ди халкыбыз. Галиябану да, әле генә күргән-ишеткән хәбәрләрдән гаҗиз булып, башын яхшы ат сыман селки-чайкый, ихтыярсыз Зөбәйдәгә буйсынып атлады.

- Зөбәйдә, Хамматың таксист кына түгел, хәйлә капчыгы да икән. Яучы да...- дигән сүзләре авызыннан чыкканын сизми калды.

Залдан алданрак чыгып, Хаммат бер өстәлгә бик күп ризыклар, унлап стакан чәй тезеп куйган. Болар янына зур гәүдәле, киң җилкәле ике ир, ике хатын-кыз килеп бастылар.

- Галиябану, безнең улларыбыз, таныш бул. Игезәк оныкларыбызның әти-әнисе - безнең олы улыбыз Хатыйп белән киленебез Венера, тегеләре - кече улыбыз Хәмит белән киленебез Сәлимә.

Галиябану үзен зур гәүдәле, белмәгән кешеләр арасында бөрешеп, кечерәеп калгандай хис итте. Ул, күзләрен күтәреп, кемгәдер карарга да кыймыйча торганда, кызларын култыклап, теге "солдатлар" килеп басты. Хаммат Зөбәйдәсенә күз кысты: син дәвам ит, янәсе...

- Хатыйп, Венера балакайларым, улларыгыз янында сөйгән кызлары - сезнең булачак киленнәрегез басып тора. Акыллы, чибәр кызлар. Таныш булыгыз, - диде дә, Галиябануны кочаклап, - кызларыбызның дәү әниләре - Галиябану апагыз. Әти-әниләре авылда яшиләр. Тиздән алар белән дә очрашырбыз, Аллаһы боерса, - дип, таныштыруга нокта куйды.

- Һы, - дип куйды олы ул, - Г. Камал театры буфетында өр-яңа спектакль башлана түгелме соң?! Режиссёр -әти, әйеме? Ярдәмчесе, әлбәттә, әни! Беребезгә дә сиздерми генә оныкларына кызлар табып, нишләп йөри болар, ә? Беребезгә дә сиздерми генә, түгәрәк өстәл артында очрашу оештырганнар, барыбызны бергә җыйганнар. Чын тамаша бит бу!

Теле сөйли, үзе күзләре белән кызларны "капшый"-тикшерә: чибәрләр, тыйнак күренәләр. Сүзгә катнашмый гына, елмаеп басып торган Хәмит абыйсына карап, Тимур:

- Хәмит Хамматович, - диде, кояш кебек балкып, - бабай безгә, ә без яраткан энебез Азаматка акыллы кыз таптык. Азалия исемле. Исемнәре бигрәк килешеп тора, әйеме? Зәкия белән Зәлиянең сеңелесе ул. Быел урта мәктәпне тәмамлый да институтка укырга керергә җыена. Так что, Хәмит абый һәм Сәлимә апа, бабай белән әби башлаган сериалдан сез дә читтә калмыйсыз.

Бер мизгелгә дөнья тынып калгандай булды. Аннары, барысына да әмер бирелдемени: ихластан көлеп җибәрделәр. Хаммат карчыгының колагына пышылдап:

- Зөбәйдәкәем, "Санта Барбара" дан да күбрәк серияләр булачак икән әле, - дигәне барысына ап-ачык ишетелде һәм тагын шаулап көлеп алдылар.

Еллар узды. Егет, кызларның укулары тәмамланды. Гаилә кордылар. Ике гаиләне дә Монголиягә эшкә җибәрделәр. Артурның бер малае, Тимурның игезәк уллары мәктәп яшенә җиткәч, туган үскән илгә кайтып, Казанда эшкә урнаштылар. Азамат белән Азалия бер кыз үстерәләр. Кияүләр, бабай-әби, әти-әниләре белән киңәштеләр дә, хатыннарының авылда яшәүче әти-әнисенә ике катлы мәһабәт йорт салып бирделәр. Казан белән авыл арасында туганлык җепләре тагын да нык, өзелмәслек булып сузылды.

Таксист Хаммат бабай тырышлыгы-хәйләсе белән нигез салынган гаиләләр, нәсел-ыру әнә шулай - киң яфраклы, тамырларын тирәнгә җибәргән агач кебек үсә дә үсә. Аларга шат йөзләренә карагач, Мөхәммәт галәйһиссаләмнең бер хәдисе искә төшә: "Өйләнешегез, күбәегез, чөнки мин кыямәт көнне сез - өммәтем белән мактаначакмын."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса