Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыбыздан гыйбрәтле хикәя

Агы бар, карасы да...

1

Тыныч, аяз , матур җәйге кич. Һавасын сулап туеп булмый. Инеш суының чылтырап агуы ишетелә. Капка төпләрендә туган җирен, туган авылын сагынып кайтучыларның туганнары, күршеләре белән гөлдер-гөлдер сөйләшеп утырулары колакка чалына. Клубка баручы яшьләрнең урамны яңгыратып көлеп җибәрүләре , тын гына агылган авыл моңына шатлык-куаныч өстәп, аккорд биргәндәй була. Әнә, югары очтагы Илдус, гармуны телләренә җитез генә кагылып алды да дәртле көй "сыздырып" җибәрде. Менә шушы гүзәл аһәңле кичке авыл симфониясенә кушылып-ияреп, Гаҗиләнең аяклары үзләреннән-үзләре клуб ягына атладылар.

Гаҗилә - туган авылы мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнгән дипломлы белгеч. Кыз әле ялда, ике айдан соң гына эшли башлаячак. Авылга кайтканнан бирле, бер кая барганы юк. Җәйге кичнең кабатланмас матурлыгы бүген аны клубка барырга мәҗбүр итте булса кирәк. Ул килеп кергәндә, яшьләр түгәрәк ясап, тыпырдап бииләр иде инде. Гаҗиләнең керүен күреп, ике кыз бии-бии каршына чыктылар да, җилтерәтеп кенә, аны түгәрәк уртасына бастырдылар: янәсе, хәзер син биергә тиеш... Кыз ялындыра торганнардан түгел: болын чәчәкләрен сайлый-сайлый очкан күбәләктәй канатланып-җилпенеп биеде. Каршына бер егет йөгереп чыкты - парлы бию башланды. Кыз бер мизгелдә янында бөтерелүчегә күз сирпеп алды - таныш түгел. Күрәсең, күрше авылдандыр... Биюләр тәмам, уеннар дәвам итә. Уен белән уен ыгы-зыгысы арасында Гаҗилә берәүгә дә сиздермичә клубтан тиз генә чыгып китте. Теге егет аны эзли-эзли аптырап беткән, ди: "Җен алып киттеме әллә?" - дип, клубтагы кызлар арасыннан эзләгән, ди; урамга чыгып та эзләп кергән, ди - соңыннан Гаҗиләнең дус кызлары шулай сөйләделәр. "Кайсы авыл егете соң ул?" - дигән сорауны ишеткәч, кызлар туйганчы көлделәр: үзебезнең авыл егете икән ләбаса! Армиядә өч ел хезмәт итеп, кичә генә кайткан Нариман булып чыкты бу егет: үзгәргән, тазарып, үсебрәк тә киткән - кыскасы, егет чип-чибәр, кем әйтмешли, кашыклы су белән йот та җибәр! Гаҗиләгә чибәр егет кирәкми шул: үзе кебек бер "шыксыз үрдәк бәбкәсе" табылыр әле, Аллаһы боерса. Кыз клубка чыкмас булды, башы-аягы белән мәктәп эшенә чумды. Мәктәпкә барганда, кайтканда, я чишмәгә суга төшкәндә, ара-тирә Нариман белән очрашкалыйлар, хәлләрен сорашкан булалар. Гаҗилә егетнең янып торган кара күзләрендә үзенә карата хөрмәт, ярату, ялвару хисләре ташкынын күргәндәй була. "Күзләр - эчке кичерешләр көзгесе" диюләре дөресме икәнни!

Язгы гөрләвекләр челтерәп аккан көннәрнең берсендә, дәресләр тәмамланып, укучыларны озатып җибәргәч, Гаҗилә кайтырга җыенганда, бүлмәгә Нариман килеп керде. Кыз каушап калды: ник килгән? Нинди йомышы бар?

- Гаҗилә, әйтер сүзем бар, зинһар, тыңлачы... Ашыкма, әйдә, утырып сөйләшик әле, - дип, егет укытучы өстәле каршындагы партага утырды. - Бу сүзләр айлы кичтә, клубтан кайтып, капка төбендә бер-береңә сыенып, бер-береңнең җылысын тоеп утырганда әйтелсә, үтемлерәк, серлерәк, тәмлерәк булыр иде. Тик син, нигәдер, кичләрен чыкмыйсың. Эшең күпме, әллә берәрсеннән качасыңмы - белмим... Без бергә яшәргә тиеш, мин яратам сине, Гаҗилә... Чын күңелемнән яратам...

Кыз тыенкы гына көлде. Ә егет сокланулы күзләрен аңардан ала алмады: ап-ак тешләре энҗе бөртекләремени... Хәтта өстәге бер кыеграк теше дә матурлык өстәп тора... Бит уртасындагы "мәхәббәт" чокырлары, чәчелгән мәрҗән шикелле сипкелләре... Барысы, барысы да килешле, һушны алырлык... .

- Нариман абый, тирә-юнеңә күз сал әле: Таңсылу, Алия, Ләйсән, Ләлә, Зәйтүнәләр... Исемнәре җыр шикелле яңгырый. Үзләре дә матурлар, чибәрләр, акыллылар...Сайла шуларның берсен. Үзең кебек ... чибәрен. Ә миңа... миңа үзем кебек сипкелле бер сары саламбаш - сары чыпчык очрар дип көтәм әле...

- "Абый" дип, мине бабайга әйләндермә инде. Синең көзгегә караганың юк ахры, - диде егет, елмаеп. - Санаган дус кызларың арасында син - иң чибәре, иң сылуы. Мин каршымда утырган чибәрне сайладым. Кемнәрнеңдер кыз сайлап бирүенә мохтаҗ- лыгым юк әлегә. Һәр кош үз канаты белән оча. Мин дә үз канатым белән очам, үз фикерем белән яшим һәм тормыш итәрдәй парны да үзем сайлыйм. Без бит бер мәктәптә укыдык: холкыңны беләм. "Күркәм кием -тән зиннәте, күркәм холык - җан зиннәте," - ди безнең әни.

Егет белән кыз бик озак сөйләшеп утырдылар. Тәрәзәгә күз салсалар, икесе берьюлы көлеп җибәрделәр: ут яндырыр вакыт җиткән ләбаса! Бәхетлеләр вакыт үткәнен сизмиләр икән шул. Нариман, парта арасыннан чыгып, кызның йомшак кулларын тотып, каршына тезләнде:

- Гаҗилә, миңа кияүгә чыгарга риза бул. Иртәгә сине сорарга әти белән әнине җибәрәм. Алтын таулар вәгъдә итмим. Шуны әйтәм: мохтаҗлыкта яшәмәбез.

Әти-әнисе: "Таза, нык, эшкә пешкән, озын гомерле нәсел," - дип, мактап та җибәргәч, кыз риза булды. Тавык йомыркасы эчендәге сары кебек, рәхәт, тыныч, аклыкка төренгән тормыш башланды.

2

Еллар үтте. Гаиләдә тупырдап, сау-сәламәт булып ике нарасый үсеп килгәндә, шатлык тулы ак көннәр дөм караңгы-кара төннәргә әйләнделәр. Дөнья дигәнең гел аклыктан-сафлыктан гына торадыр ахры, дип, шатланып-куанып яшәгән ханымга тормыш үзенең кара якларын күрсәтә башлады. Нариман уйламаганда-көтмәгәндә, саубуллашмый гына бакыйлыкка китеп барды. Гаҗилә иренең үлеменә ышана алмый: менә, менә кайтыр, фатир ишегендә ачкыч борылганы ишетелер дә: "Чибәрем, мин кайттым," - дияр сыман тоела иде. Гаҗиләгә эндәшү сүзе һәрвакыт "Чибәрем" булды. Өйләнешкән елны ук алар Казанга килеп урнаштылар. Гаҗилә Казан университетының китапханәсенә эшкә урнашты һәм читтән торып. татар теле, әдәбияты бүлегенә укырга да керде.

Нариман башта КамАЗ машинасында эшләде, аннары берничә йөк машинасы сатып алып, үз эшен ачып җибәрде. Бер бүлмәле фатирны өч бүлмәлегә әйләндерде. Кызы Миләүшә, улы Надир тугач, Нариманга канат куйдылармыни - дәртләнеп, яңа планнар корып эшли башлады. Эше җайга салынгач, гаиләсе белән кече энесе Хәкимне, әти-әнисен (алар бергә яшиләр иде) Казанга күчерергә уйлады, чөнки авылда колхозлар таркалды, халык эшсез калды. Аларга шәһәр читендәге Константиновка бистәсендә ике катлы йорт салырга булышты. Энесен үзе янына эшкә алды. Бераз вакыт үткәч, олы энесе Нәҗипкә дә фатир алышты. Өч агай-эне киң колач белән эшләрен җәелдереп җибәрделәр. Һәр кешегә ярдәм кулы сузучы, дәрте-көче ташып торган, типсә тимер өзәрдәй таза-нык, утыз ике яшендәге ирнең үлеме бик серле булды: машина гаражында газ исеннән үлгән дип нәтиҗә ясадылар. Гомере буе машиналар белән эш иткән кеше ничек газ исеннән үләргә мөмкин!? Газ исенең ни икәнен белмимени ул! Гаҗилә бу хәлгә һич кенә дә ышана алмады. Нариман белән яшәлгән шатлык тулы ак көннәр, еллар искә төшеп, үзәкне өзәләр. Алга таба ничек яшәргә? Быел Миләүшәсе укырга керә. Бу сөенечне кем белән уртаклашыр? Кемгә сөйләр? Ичмасам, кайнанасы да йөрәк чиреннән вафат булды. Акыллы кеше иде. Үз әти-әнисе дә бер-бер артлы китеп бардылар. Мең дә бер "ничек"ләр баш миен бораулыйлар, тик җавап табып кына булмый.

Ярты ел вакыт Наримансыз узды. Әллә яшәлде, әллә төш күрелде - Гаҗилә өнгә килә алмады: борып хәрәкәткә китерелә торган уенчык машина кебек эшенә барды да кайтты, барды да кайтты. Шулай әйле-шәйле йөргән көннәрнең, дөресрәге, кичләрнең берсендә ишек кыңгыравы чылтырады. Сәгать ун. Бу вакытта кем йөри икән? дип, ханым аптырап калды. "Күз" дән карады - кайнатай басып тора.

- Нихәл, килен? Хәлегезне белим дип килүем иде. Балалар йоклый ахрысы, тавышлары ишетелми.

- Әйе, йоклыйлар... Вакыт соң бит инде, әти.

Улын соңгы юлга озатканнан бирле бер тапкыр да хәл белергә килмәгән кайнатайны табынга чакырмый булмый бит инде. Килен аны кухняга чакырды, өстәлгә тәм-томнар куйды. Газ плитәсенә таба борылуы булды - кемдер аны кысып кочаклап алды. Ярый әле, кайнап торган чәйнеккә тотынмаган иде. Читтән карап торсаң, әлеге күренешкә яңа гына йомыркадан чыккан сары чебинең карчыга авызына эләгүе дип бәя бирер идең. "Кемнең" кысып кочаклап алуын белгән килен ни әйтергә белмәде. Нинди оятсызлык соң бу!?

- Әти, нинди хәл бу? Ник миннән көләсең? Җибәр, ал кулларыңны! Хәзер кычкырам, барлык күршеләрне җыям...

Килен шулай сөйләнеп торган арада кайнатай, бер кулы белән киленнең авызын томалап, икенчесе белән биленнән кысып тотып, залдагы диван янына барып җитте. Хатын тыпырчынмады, буйсынгандай булды. "Әти" дип, хөрмәт иткән олы кешенең кыланышы кылга сыймаслык бит! Килен аптырады, башка да җүнле генә фикер килми. Нишләргә!? Кычкырыргамы икән әллә? Кайнатай, ипләп кенә күтәреп, диванга салыйм дигәндә, киленнең башы тегенең ияге астына бик шәпләп кенә "төртелде," ә уң кулы кайсыдыр йомшак җирне умырып чеметте. Карт, гөрселдәп, диванга ауды, ыңгырашты.

- Эндәшә батыр утынчы: "Сиңа миннән ни кирәк?" - дигән яраткан шагыйребез. Кайнатай, әлеге кыланышыңнан соң "әти" дияргә тел әйләнми, әйт, сиңа миннән ни кирәк!? Улың белән сигез ел бик тату, матур яшәдек. Без дөньяны ак төстән генә тора дип уйладык. Бактың исә, карасы да бар икән. Бу оятсыз, әшәке, кара гамәлеңә үзең нинди бәя бирәсең? Ихтирамга, хөрмәткә лаеклы өлкән кеше бит син... Лаек идең... - ди-ди, елый-елый, такмаклады килен.

- Олы малай башлы булды, - дип сүзен башлады карт. - Әйе, башлы иде, мал таба белде. Сиңа миллионнар калды. Ике машина... шәп фатир һәм башкалар... һәм башкалар... Шул байлыкны чит кешегә калдырып булмый бит инде... Каршы килмә... Бергә килешеп бүлешик... Малыңа кызыгып, бәлки, сине кияүгә дә алучы табылыр... Әйе, минем малай тапкан малга кызыгып... Югыйсә, матурлык дигән нәрсә синнән җәяүләп ерак качкан...

- Нариманым миңа миллионнар белән исәпләнми торган байлык - ике энҗе бөртеге - ике бала калдырды. Ә ямьсезлегемне матурлык итеп кабул итте. Кияүгә чыгу... Ы-ы-ы, малайдан калган миллионнар читкә китмәсен дип, син... син... Синең бу оятсызлыгыңны суга салсаң, су да күтәрмәс! Чыгып кит! Хәзер үк! Намуссыз! Хәер, намус кибетләрдә, базарларда сатылмый шул... Ычкын, битлексез карт! Безнең тирәдә эзең булмасын!

Гаҗиләнең күзләреннән ачы яшьләр дәрья суыдай акты. Нинди хурлык!.. Намуссызлык кабер ташыннан да авыр, диюләре хак сүз икән! Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык бит! Гаҗилә бу хәлне берәүгә сөйләмәде: тешен кысты, түзде. Бер акыл иясенең сүзләрен искә төшерде: тизәккә тисәң, исе- сасысы чыгар; тимәсәң, исе-хушы килмәс, кибеп, җиргә сеңәр. Йа Раббым, тормышта мондый кара, ямьсез-тәмсез хәлләрне күрергә дә язганмы икәнни соң?! Ире белән яшәгән сигез елда мондый хәлләрнең була алуы төшенә дә кермәде бит. Ә хәзер... хәзер күңел тулы әрнү, рәнҗү...

3

Гаҗилә, кайнатасының оятсыз кыланышыннан соң, кайгы-сагышка батып, гел үткәннәрне уйлап яшәргә ярамаганына төшенде. Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән икән. Иелгән башны югарырак күтәрергә кирәк. Балалары хакына шат күңелле, булдыклы, аларга ышанычлы терәк икәнлекне тойдыручы-аңлатучы АНА булырга тиеш ул! "Үлә торсаң да, үрә тор!" - диде ул үзенә.

Тормыш дәвам итә. Аның ак һәм кара төсләре генә түгел, салават күперендәге кебек якты төсләре дә бар икән ләбаса!.. Миләүшәсе беренче классны "5" леләргә генә тәмамлады. Улы Надир янында бөтерелеп йөреп тора. Әни өчен зур шатлык бит! Җәйге каникулда балалары белән, кая булса да барып, ял итеп кайтырбыз, дип, хыялланып-очынып йөргән көннәрнең берсендә ул яшәгән күп катлы йорт янында аны Нариманның энесе Нәҗип каршы алды.

- Җиңги, хәлләрегез ничек? Исән-саулармы?

- Яхшы, ни йомыш? - дип, җиңги турыдан "бәрде."

- Йомыш дип әйтимме соң инде... Үтенеч диимме... Исән чагында абый миннән биш йөз мең сум акча әҗәткә алып торган иде. Шул әҗәтне түләсәң иде...

- Яхшы, - диде җиңги, - иртәгә университет каршында очрашыйк. Мин иртәнге сигездә китапханәгә эшкә киләм, юл уңае...

Гаҗилә, Нариманына охшаган энесенә әллә ниләр әйтеп ташламагаем дип, тиз-тиз атлап китеп барды.

Икенче көнне тиешле урында, тиешле сәгатьтә очрашты болар. Энекәш Нәҗипнең кыяфәте байларча, йөзе-бите чәй содасы белән юган тапсыз чынаяк сыман.

- Әҗәт, дисең инде, түлә дисең инде, Нәҗип энекәш. Абыегыз синнән әҗәт сорап ала торган кеше дисең инде, әйеме? Бәлки син аңарга әҗәтле булып калгансыңдыр, ә?

Гаҗилә Нәҗипкә, аны үтәли күрергә теләгәндәй, күзләрен төбәп карады. Һай җаным, ә-әз генә кызармый да бит, җирбит! Оятсыз кеше өчен оятлының бите кызарыр, диләр. Ханым да үзенең битләре кызышуын-кызаруын тойды.

- Җиңги, билләһи менә, кояш орсын, абый биш йөз меңне сорап алды. Нәрсәдер алырга...

- Тукта, юкка карганма, - бармагын югары күтәреп, - ишетә күрмәсен, "Амин" дигән вакытка туры килеп, кояш ора-суга күрмәсен үзеңне... - диде дә җиңги сумкасын актара башлады. Нәҗип акчалы булу шатлыгыннан тыпырдап-сикергәләп куйды.

- Абыең үләсен сизгән ахры, кәгазьгә ниләрдер язып калдырган. Шул язуның бер күчермәсен сиңа бирәм, икенчесе - Хәким энекәшкә... Тапшырырсың...

Җиңги китен барды. Нәҗип озын эскәмияләрнең берсенә лапылдап утырды. Кәгазьне укый башлагач, кулы дерелди башлады, авызы кипте, күзләре томалангандай булды. Анда Нариманга кемнең күпме бурычы барлыгы, акчаны алган көн, ел язылган иде. Исемлектә җиде кешенең исем, фамилиясе теркәлгән. Иң күп бурычлы кеше - Нәҗип. Кемнеңдер егерме, кайсыныңдыр утыз мең бирәсе бар икән. Әйе, Нәҗип үзенә шәп машина алганда, абыйсыннан җиде йөз мең сум сорап торган иде шул. Карасана, энекәш Хәкимнең дә әҗәте ярыйсы ук икән - биш йөз мең "генә!" Баш арыш кибәге тутырган капчык кебек. Оятлы булды бит! "Оятның теше булмаса да кимерә" ди халык. Нишләргә?! Күңелдә төер барлыкка килде. Шуны ничек юарга? Абыйсы да... тизрәк язып куймаса, ни була иде инде... Алай да бер сорау тынгылык бирми: җиңги әҗәтне кайчан сорар, кайчан таләп итәр икән?

Кичен Нәҗип энесе Хәким белән очрашты.

- Энекәш, - диде ул серле генә итеп, - мин бер киңәш бирим әле сиңа: абыйдан ике җиңел машина калды. Берсендә җиңги йөри, икенчесе әрәм булып, тик тора. "Абый миңа бирәсие аны," - диген дә сорап ал. Бирер, ике машина белән нишләсен ул. Малае үсеп җиткәнче, әллә нинди машиналар чыгар әле, - дип, энесе күңеленә "свежий" оеткы салды. Нәҗипнең энесен котыртуының сере - "Мин генә оятсыз булып калмыйм әле. Энекәш тә буялсын." Икенче көнне китте Хәким. Җиңгәсен очратты, гозерен әйтте. Ханым елмайды да:

- Хәким акыллым, машина язуы Нәҗип абыең кулында, - диде.

4

Гаҗилә юристлар белән киңәшеп, иренең эшен үз кулына алырга җыенды. Туганнары аны зу-ур акча капчыгы өстендә утырып калды, бетмәс-төкәнмәс байлык диңгезендә йөзә дип уйлыйлар. Нариманнан теге кәгазьдәге алачак акчалары гына калганын кеше саен аңлатып йөреп булмый бит! Ире кулыннан килгәнчә, әти-әнисенә, энеләренә булышты, башка туганнарына да ярдәм итте. Гаҗилә каршы килмәде: нишлисен үзе беләдер дип уйлады. Акча дигән матур кәгазьләрнең кая китүен туганнары белмиме? Беләләр, әлбәттә! Башларын җүләргә салып, мал бүлешеп, балалары хакына үренмәкчеләр. Ире вафат булгач, Гаҗиләгә кыенгарак туры килә башлады: китапханәченең хезмәт хакы айныкы айга җитеп барса, әйбәт инде дә, тик җитеп бетми шул. Балалар да үсеп килә.

... Ял көннәренең берсендә ханым Нариманының бертуганнарын гаиләләре белән һәм кайнатасын да кунакка чакырды. Мул итеп табын әзерләде: күрсеннәр, янәсе, ул бай, акчасын кая куярга белми. Энекәшләр хатыннары белән әйтелгән вакытка килеп җиттеләр, ә кайнатай - юк. " Димәк, намусы бераз калган икән әле," - дип уйлап куйды Гаҗилә.

Табында хәлләрне сораша-сораша, ашап-эчеп алгач, Гаҗилә үзенең алга таба ниләр эшләргә ниятләвен җиткерде:

- Абыегызның башлаган эшен дәвам итәргә булдым. Канун буенча аның исемендәге барлык милек миңа күчәргә тиеш. Моны сез беләсездер дип уйлыйм. Юристлар белән киңәштем. "Расход, доход" дигән нәрсәкәйләрне кайда, ничек табарга, ничек тотарга кирәклеген аңлар өчен бер еллык бухгалтерлар курсында да укыдым әле. Менә хәлләр шулай, туганнар.

Килгәннән бирле җиңгәләренә туры карарга кыймаган Нәҗип белән Хәким, яңа капка күргән тәкәдәй, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп карап катып калдылар. Аларның карашында гаҗәпләнү генә түгел, сорауларның күплеген дә күрергә-укырга була иде. Гаҗилә сүзен дәвам итте:

- Булдыра алмас, көче җитмәс эшкә тотына, дип уйлыйсыздыр. Яхшы ният - эш башы, диләр. Ниятем яхшы: абыегызның эшен терелтеп, җанландырып җибәрү. Яңа бизнес-план төзергә кирәк булыр. Сез дә ярдәм итәрсез дип ышанам.

Энекәшләр бер-берсенә серле генә карап куйдылар. Алар да юристлар янында йөриләр: абыйдан калган малны өч өлешкә - Нәҗипкә, Хәкимгә һәм дә әтиләренә бүләселәр иде. Ә кануннар сагында торучылар агайлар алай була алмый икәнен аңлатырга тырышалар, малга хуҗа булырга тиешле кеше - беренче урында хатыны һәм балалары торуын әйтәләр иде.

Гаҗилә, җиң сызганып, яңа эшкә тотынды. " Уйламыйча башлама, башладыңмы - ташлама," - ди халкыбыз. Кыенлыклар шактый булды, хатын бирешмәде: сырты сынса да, берәүгә дә сер бирмәде.

... Искән җилләр, иңнәреңнән сиздермичә генә сыйпагандай, еллар әкрен генә уздылар да уздылар. Балалар үсеп җиттеләр. Миләүшә программист, Надир автомеханик һөнәрен үзләштерделәр, әниләре янында эшкә урнаштылар - гаилә бизнесы барлыкка килде. Нариманның кече энесе Хәким йөкне җиңгәсе белән бергә тартты. Ә Нәҗип урын өстендә ята: юл фаҗигасенә эләкте. Гаҗилә аның улын үз янына шофёр итеп эшкә алды. Кайнатай туксан яшен тутырыр көннәрдә вафат булды. Күңелендәге рәнҗү-әрнүләрне йотып, килене картның хәлен белергә килде. Карт:

- Рәхмәт, килен, мине гафу итә алуыңа рәхмәт. Бакыйлыкка тыныч күңел белән китә алам. Нариман улым сине киң холыклы, көчле рухлы булуың өчен яраткан икән. Рәхмәт... Улыма турылыклы булып гомер кичерәсең. Рәхмәт...

Мөхәммәт Пәйгамбәребезнең бер хәдисе безгә болай дип киңәш бирә: "Аллаһ Тәгаләдән кичерү һәм тынычлык сорагыз, чөнки, инанудан кала, берегезгә дә тынычлыктан хәерлерәк бүтән нәрсә бирелмәс."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

23

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса