Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбыздан шигъри бүләк

Хатын-кыз - өйнең бизәге! Күп булыр иде сөйләп. Ә бит белсәң, бар тормышны Хатын-кыз тора көйләп. Хатын-кыз - өйнең бүләге! Иң олуг зат - ул әни! Нәфис, эшчән, бик сөйкемле, Бар яктан килгән ягъни. Хатын-кыз - өйнең йөрәге! Һәрвакыт безгә терәк. Кирәк чакта назлы сүзле, Кирәктә - кулда көрәк. Хатын-кыз...

Хатын-кыз - өйнең бизәге!
Күп булыр иде сөйләп.
Ә бит белсәң, бар тормышны
Хатын-кыз тора көйләп.
Хатын-кыз - өйнең бүләге!
Иң олуг зат - ул әни!
Нәфис, эшчән, бик сөйкемле,
Бар яктан килгән ягъни.
Хатын-кыз - өйнең йөрәге!
Һәрвакыт безгә терәк.
Кирәк чакта назлы сүзле,
Кирәктә - кулда көрәк.
Хатын-кыз - өйнең кояшы!
Хатын-кыз - дөнья башы!
Самоварда чәе гөрли,
Өлгергән, пешкән ашы.
Хатын-кыз - ил дилбегәсе!
Хатын-кыз - ил тоткасы!
Фәрештәдәй илаһи зат-
Хатын-кыз ул, кыскасы!


***
Еллар аша кайтам бик юксынып,
Бигрәк моңсу бүген талларым.
Сандугачлар җырын тыңлап үстем,
Мин талларның моңын аңладым.
Эзләреңне, әни, таба алмыйм,
Төшләремдә күрәм мин кайчак.
Барча, барча, барча күңелләрдән
Кабер ташларың бик, бик йомшак.
Нигезләрдә чит берәүләр йөри,
Көлеп тормый өйнең тирәсе.
Тамак төпләрендә каты төер,
Ничек атлап өйгә керәсе.
Әй, әнием, әгәр исән булсаң,
Чыгар идең янга очып ла.
Юклыгыңа һаман ышаналмыйм,
Йөрәк сызлый, ала кысып ла.
Синең янга кайттым хыялымда,
Сагынуга чыдар юк чама.
Кайтмаслыгың беләм, тик нишләтим,
"Әни"! - диеп яшим мин һаман.

***
Кызым кайта, бөтен эшләремне
Йөгерә-йөгерә эшлим ашыгып.
Ана күңеле, җанын бирер иде,
Кайтадыр күк балам ачыгып.
Кызым кайта, әти-әни, диеп,
Чын йөрәктән ала кочаклап.
Үстергәнне аңлый булса кирәк,
Бик кадерләп, сөеп һәм саклап.
Кызым кайта күчтәнәчләр төяп,
Нурдай балкып, якты йөз белән.
Гомеремнең соңгы мизгелендә
Яннарымда булыр, мин беләм.
Кызым кайта, балачактагыча
Сабыйларча ихлас куанып.
Куйган чәйдән, пешкән ризыклардан
Китә бугай, китә юанып.
Кызым кайта, күзләреннән күрәм,
Кызым кайта безне сагынып.
Ул кайтырга гомер буйларына
Торса иде ишек ачылып.
Кызым кайта тигезлеге белән,
Бар да яхшы, күрәм күзеннән.
Кызым кайта бүген, ул бит җаным,
Бәгыремнән минем өзелгән.

***
Гаделсезлек күрсәм әгәр,
Орыша алсам иде.
Соңгы ипи телемемне
Бүлешә алсам иде.
Керле, каткан күңелләрне
Юыша алсам иде.
Кайгыларын, борчуларын
Куыша алсам иде.
Ярдәм сорап килгәннәргә
Булыша алсам иде.
Бәхетле итәргә сине
Тырыша алсам иде.

***
Елмаюны югалтканбыз,
Белмим кая калгандыр.
Шулайдыр ла, узып барган
Бер җитезе алгандыр.
Алгандыр да тиз-тиз генә
Кесәсенә салгандыр.
Эзли-эзли елмаюны
Кайберәүләр аргандыр.
Әллә инде төшеп калып,
Бәлаләргә таргандыр.
Бер усалы, тотып алып,
Урталайга яргандыр.
Аулак кына, тыныч төштә
Йокыларга талгандыр.
Эзләп йөреп тик берәве
Сагышларга саргандыр.
Елмаюны югалтканбыз,
Белмим кая калгандыр.
Шулайдыр ла, бер бәхетле
Елмаюны алгандыр.

Зөлфия Гыйниятова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X