Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбызга шигъри бүләк

Язмыш дагасы

Язмышыма дага тагасы бар,

Каян тимерчесен табасы.

Хәлдән килә торган шөгыль булса,

Белер идем кайдан аласын.

Язмыш бит ул - кырыс кышлар кебек,

Салкыннарга түзсәң, үз итә.

Җилләренә каршы басмыйчарак,

Ул дигәнчә булсаң, шул җитә.

Язмыш бит ул - җылы язлар сыман,

Үзе алдый, үзе кояшлы.

Кислородтан мәхрүм үпкә кебек,

Сулар мәлдә бар да сыешлы.

Язмыш бит ул - җылы җәй шикелле,

Җәй биргәнне килә аласы.

Мәҗбүриләп сиңа тәкъдим итә,

Алуның да бар бит чамасы.

Язмыш бит ул - алтын көзләр кебек,

Үзе матур, үзе санаулы.

Бар булганын баштан кичердем дә,

Үз-үземә бирдем сорауны...

Һәр язмышта бик күп ялгышлар бар,

Фәкать синнән генә торганы.

Кемдер, ялкау, кемдер, эшләп ашый -

Шуңа озын тормыш юрганы.

Һәр эшеңнең кыйбласы булса,

Барыр сәфәрләреңнең - догасы.

Тимерчесен эзләп йөрисе юк -

Язмыш таба үзе дагасын.

Кайберәүләр җиде буынының

Какты язмышларына дагасын.

Бер башын да көчкә туйдыра алган

Гади халык кына чыдасын.

×××

Ни дәрәҗә сез кадерле миңа,

Янга газиз, якын туганнарым!

Ничә еллар бергә уртаклаштык

Сөенеч һәм дә кайгыларын.

Сандугачлар ел да сагынып кайта

Кырларын да матур тугайларын.

Күңелемдә һәр елның фасылы

Сезнең белән яз бит, туганнарым.

Тормыш келәтенә кердем кичә,

Арышым күп, күрдем бодай барын.

Исән-иминлектә һәм муллыкта

Яши күрегезче, туганнарым.

×××

Сезне күрсәм, теләп күрешергә

Парлы куллар, җылы учларым бар.

Авыр чакта барып сөялергә

Әле ярый якын дусларым бар.

Дус-туганга тормый, димәктән дә,

"Ялгышасыз" дип җырлый Хәния

Мин әзермен кайбер дусларыма,

Чын газиз күңелдән баш ияргә.

Яши-яши дуслар кадерләнә,

Тормыш сыный - алар сирәгәя.

Ни дисәң дә, уртак ышанычлык

Тормыш мәгънәсендә кирәгәя.

Кундрат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X