Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Янсуардан Ксения Алексеева шигырьләре

Бергә яши алмадык шул

Шатланышып теләк теләштек без

Булмасын дип янып-көюләр.

Ялгыз калдым синнән бик тә яшьли,

Үкенечкә булган сөюләр.

Моннан авыр кайгы юк дөньяда -

Сыздырып яшим йөрәгем маен.

Сөйләшербез - киңәшербез, диеп уйлап,

Төшләремдә көтәм төн саен.

Көн дә йөри торган юлда югалдың бит,

Кайтам шул юллардан уйланып.

Көн дә шул юллардан эшкә барам,

Үтә гомерем синсез моңаеп.

Йөрәгемне учларыма кысып узам,

Аерды бит безне шушы юл,

Күрәчәкләр булды микән әллә,

Сихерле булдымы микән әллә ул?

Көндезләрен кайда барсам, нишләсәм дә

Янәшәмдә сизәм үзеңне,

Рәсемеңне куям алларыма,

Тутырып-тутырып карыйм күзеңә.

Күпме карасам да, карап туймыйм,

Йолдызым сүнде шул күңелемдә.

Мәңгелеккә киттең аерылып,

Яктырмый шул кояш күгемдә.

Язлар җиткәч, көннәр матурлангач,

Кошлар сайрый кунып талларга.

Сөеп-сөелеп кенә, рәхәт күреп

Яши алмадык шул дөньяда.

Сандугачым

Пар сандугач сайраганда

Бәхет талына кунар.

Язмышыңа язган булса,

Гомер буена сынар.

Колагымда әле дә яңгырый

Пар сандугач тавышы.

Уйларымны еракларга илтә

Гомерләрнең әче язмышы.

Язмышлардан узып булмаса да,

Ак өметләр булсын күңелдә.

Күзебездән аккан күз яшьләре

Чык тамчысы булып түгелә.

Сандугачым, сайра, көн дә сайра,

Тирбәндереп талны, тирәкне

Оныттыр син сагыш-кайгыларны

Юат минем янган йөрәкне.

Ана

Ана сизә бала хәлен,

Алган сулышын да,

Ә баласы исән кайтты

Чечня сугышыннан да.

Ышанганы гел ул иде,

Ана баласын көтте.

Авыр эшне дә эшләде,

Тормышны да ул тотты.

Ә баласы көтмәгәндә

Фаҗигага юлыкты

Бик тә яратып үстерде

Аны газиз анасы.

Ялгыз калды хатыны да

Ятим ике баласы.

Бәлаләргә тарыганчы

Ишеткән барча кеше,

Коткарырга тырышканнар

Врачлар һәм дус-ише.

Баласының авыр хәлен

Җиткерделәр анага.

Ана кеше өнсез сорый:

"Ни булган соң балама?

Аңындамы? Терелерме?"

Булышыгыз аңа да.

Җиргә ятып җылый ана,

Бик яратты шул үзен.

Бәргәләнә мескен ана,

Баласы ачмый күзен.

Язмыш сынавымы соң бу?

Әллә булдымы ялгыш?

Күрәчәк булгандыр инде

Йөрәктә ачы сагыш.

Бәгырькәем югалды бит,

Үзе атлый, абына,

Йөрәккәе чыдар микән

Шушы авыр кайгыга?

Гомерләре кыска булган

Кем туса да, саны тигез булсын, - дидем,

Малай булып туды исән-сау.

Үскәндә дә тырыш бала булды,

Булмады һич тә ялкау.

Гомер юлларында төрле хәлләр була,

Яхшысы да, яманы,

Таянычым булыр, - диеп кенә

Үстергән идем шул мин аны.

Балакаем үсеп егет булды,

Тормышлар да барды гел уңай.

Озак сузмый башлы-күзле булды,

Ә мин кайнана булдым шулай.

Кайнана булып алгач та,

Биедем дә, җырладым.

Үкенечле булды шунысы -

Рәхәтен күрә алмадым.

Картлыгыма килеп җиткәч,

Йомды балам күзләрен,

Ишетмичә үтә гомерем

Аның йомшак сүзләрен.

Рәхмәт яусын туганнарга

Бергә-бергә җыелып утырыйк әле,

Кайгы-хәсрәтләрне таратып.

Рәхмәт яусын сезгә, туганнарым,

Сез килгәнсез безне яратып.

Сезнең белән шундый рәхәт миңа,

Җылы сүз җаннарны эретә.

Бергә чакның кадерләрен белик,

Гомеркәйләребез тиз үтә.

Балалары канат чыгарганда,

Күгәрченнәр гөрли ояда.

Бер-береңне хөрмәт итеп торсаң,

Яшиселәр килә дөньяда.

Язмышларны Ходай юрый диләр,

Агы килсен, китсен карасы.

Гомер дигән олы юлдан шулай

Барасы да әле барасы.

Гашыйкларга

Ак каенга тиңлиләр бит сөйгәннәрен,

Чын ярату булса күңелдә.

Гашыйк җаннар каеннарны кочып,

Серен сөйли әле бүген дә.

Ак алъяпкыч япкан ак каеннар,

Чәчләренә алка кигәннәр

Теләкләренә ирешсеннәр иде

Бер-берләрен өзелеп сөйгәннәр.

Талгын гына итеп җил искәндә,

Каен яфраклары шаулаша.

Әйтерсең лә, ике гашыйк монда килеп

Вәгъдәләрен пыш-пыш сөйләшә.

Ак каеннар көтә гашыйкларны,

Һәрбер гашыйк монда юл алсын.

Бер-берсенә биргән вәгъдәләре

Гомерлек булып калсын.

Рәнҗемәсен кешеләр

Йөрәгемне телгәлидер

Гомернең үтүләре.

Шифа булыр якыннардан

Бер сүз ишетүләре.

Уйламыйсың, тырышасың

Көч барда беләкләрдә.

Бер кәлимә сүз җитә бит

Яралы йөрәкләргә.

Дөньялар бит бик тә матур,

Яшәсәң гел яратып.

Аерылулар да булмый калмас

Килеп җитәр бервакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X