Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Яшьлегемә хат

Хикәя

3

Авылга кайттым. Кайткан көнне үк, күрше егетләр мине клубка алып киттеләр. Солдат киемен салмаган, кирза итекле егетнең кыяфәте нинди булгандыр инде! Ярар анысы, чурт с ним! Ә менә күңелемдә бик тә сәер хәл булды. Егетләр белән клубка таба әкрен генә, юк-бар сөйләшә-сөйләшә атлыйбыз. Бездән биш-алты адым тирәсе алдан бер төркем кызлар бара. Күзем толымлап үрелгән чәчкә төште. Йа Аллам, дим, хәзерге заманда да мондый чәчләр буламы икәнни!? Калын, ике толым кыз атлаган уңайга җай гына як-якка авышалар. Ышанасыңмы, яшьлегем-җанашым, мин шушы толымнарга, иясен күргәнче үк, җаным, тәнем белән гашыйк булдым: тотып карыйсым, сыпырасым-сыйпыйсым килә. Бу халәт җүләрлек инде, әйеме? Акыллы кеше түгел бугай мин: мәктәп елларында буй җитмәслек укытучыга, ә хәзер чәч толымнарына гашыйк бул инде! Чын җүләр мин, тиле! Егетләрдән сорамыйча, түзә алмадым:

- Әнә теге - озын толымлы кыз кем кызы ул?

- Шәйхаттар абыйныкы...

- Теге... елак Исламияме?

- Хәзер ул үзе елата... Бер генә егетне дә үзенә якын җибәрми. Аны озаткан егет, көченә масаеп, батырланса, я борыны каный, яисә кулы каерыла... Озатасың килсә, саграк бул...- дип, егетләр көлә-көлә киңәш бирделәр.

Ярар, клуб эченә кердек. Авыл яшьләре концерт куя икән: зал шыгрым тулы. Арттагы рәтләрдә генә урын калган. Ярар, урнаштык. Сәхнәдә уртача буйлы, чибәр егет пәйда булды. Безнең авыл кешесенә охшамаган. Янымда утырган егет колагыма пышылдады:

- Булачак киявегез. Син кайтканны гына көттеләр. Тиздән туй булачак, Алла боерса...

- Кем малае?

- Безнең авылныкы түгел. Оренбургныкы. Математика укытучысы.

Менә сиңа кирәк булса! Сеңелем Фәридә үсеп җиткән икән ләбаса! Хәтта кияүгә чыгарга да җыена икән! Йа Раббым, гомер дигәнең ник бу кадәр очкан кош тизлегендә үтә соң, яшьлек бәгырем!?

Мин уйларга бирелеп утырганда, булачак кияү сәхнәгә чыккан җырчы белән таныштыра:

- Дуслар, сәхнәбездә Тимершина Фәридә. Ул халкыбызның "Ак каен" җырын башкара. Сүзләрен Зыя Ярмәки язган, - диде дә, баянда бер аккорд биреп, көйгә кереш ясап, сеңелемә карап, сизелер-сизелмәс кенә башын иеп куйды, янәсе, җырлый башла. Безнең әнинең тавышы бик моңлы. Ә сеңел аны уздыра ахрысы: моңлы көй мине киң, аллы-гөлле чәчәкле болыннарга, яшел яфрак ярган ак каен янында әйлән-бәйлән уйнаучы балалар арасына алып кереп китте. Хыялый мин... Хыял диңгезенә бик тиз чумам.

Хәрби хезмәткә киткәнче, шушы сәхнәдә үземнең җырлавым да искә төште. "Исрафил абый" дигән сүзләр колакка килеп бәрелгәч, сискәнеп, хыяллардан арынып киттем.

- Исрафил абый, авылдашларыгыз сезнең җырлавыгызны сорый. Мин сезне күрмим, танымыйм. Әйдәгез, сәхнәгә менегез әле...

Яшьлегем- җүләрлегем, мине нишләде дип уйлыйсың? Менеп киттем бит сәхнәгә! Сеңелнең моңлы тавышын ишеткәч, үземнең дә җырлыйсы килгән иде - анысын яшермим. Залга күз төшердем: икенче рәттә кояшка баккан көнбагыш кебек, теге кыз утыра бит! Толымнары күкрәге өстендә - шуннан таныдым. Ә сәхнәдә - "артист" солдат! Нинди җыр сайларга? Композитор Рөстәм Яхин көйләрен яратам. "Син кайда идең?" - аныкы. Үзем генә калган чакларда, Оренбург далаларына карап, еш җырлый торган шул җырны искә төшердем. Сүзләрен Нәби Дәүли язганын беләм. Шундый гадәтем бар: башта җырның авторларын белергә һәм истә калдырырга тырышам.

- Авылдашларым, мин сезне бик сагынып кайттым, - дип сүз башладым. - Сәхнәгә чакыруыгыз өчен рәхмәт. Сезнең хөрмәткә "Син кайда идең?" дигән җырны башкарыйм әле...

Син кайда идең, кайларда йөрдең,

Ничек мин сине күрмәдем икән?

Син торган йортны, синең урамны

Ничек кенә мин белмәдем икән?

Үзем җырлыйм, ә күзләрем - теге кызда. Җырның сүзләре туры килүен генә күр әле! Соңгы куплетны җырлаганда, ул да миңа кушылды: иреннәренең җыр сүзләрен кабатлавын күрдем:

Тик сиңа гына җырлармын, диеп,

Мин йөрәгемдә бер җыр йөреттем.

Бер көнне әле очрарсың, диеп,

Иртә дә кичен мин сине көттем.

Клубтан Исламия белән сөйләшә-сөйләшә бергә кайттык. Башлангыч классларда укытучы булырга укый, тагын бер елдан авылга кайтып, беренче класс балаларын укытачак икән. Капка төпләренә кадәр озатып куйдым. Әллә ни озак тормадык. Бүгенгә җитеп торыр дип уйладым. Егетләр куркытканча булмады: борын да канамады, куллар да исән-сау калды.

Җәй буе кызны озатып йөрдем. Уку елы башланды - Исламия шәһәргә белем эстәргә китеп барды. И-и, яшлегем-җүләрлегем, аны ничекләр сагынганымны белсәң икән!!! Мин тагын гашыйк булганмын бит! Толымлы чәчләрнең иясенә... Көннәрне һич үткәреп булмый, тамактан ризык үтми, күзләргә йокы керми... Көннәр кояшсыз, төннәр караңгы... Эштә дә элен-салын гына. Иптәшләрем минем хәлне әллә аңлап, әллә көлеп:

- Мәхәббәт элеп киптергәндәй итә сине, - диләр. Ни генә эшләсәм дә, кая гына барсам да, хәтта күзләремне йомсам да, каршымда - УЛ! Болай ярамый икәнен дә беләм, ә мәхәббәт ярамыйга карамый, дип, тикмәгә җырламыйлар икән шул. Әйе, мин Исламиягә җаным-тәнем белән гашыйк булдым. Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүн мәхәббәте бер читтә торсын дисәм дә, ялгышмам. Безнең арада саф сөю, ихлас ярату иде.

әвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса