Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Яшәргә кирәк әле, яшәргә...

Хикәя

I
Җәмилә хастаханәдә ята: бик сызлана, хәле юк, аяклары да атлыйм-атламыйм дип кенә йөриләр. Елына бер мәртәбә булса да, ул үзенә шулай "ремонт" ясатып ала.
- Миңа яшәргә кирәк әле, - ди ул. - Фәлән яшькә кадәр үк җиттем инде, дип, үлеп булмый... Үләргә ярамый әле... Яшәргә кирәк, яшәргә...
Карчык үзенең яшен әйтергә яратмый иде: фәлән яшь, фәләнгә җителде инде - сүзләре әнә шулай билгесез, серле.
Хастаханәдә эш юк, уйланып ятарга вакыт күп. Уколларыңны кадатып, даруларыңны эчеп, җылытасын җылытып, сылыйсы маеңны сылат та, караватыңа ятып, үзең үткән гомер йомгагының теләсә кайсы вакытын сүтеп, рәхәтләнеп хәтер диңгезендә йөз дә йөз. Хәтер дигәнең үзеннән-үзе зеңгелдәп-зырылдап әйләнә-сүтелә башлый...
Бүген төшенә ире Рәхим керде: ап-ак күлмәк кигән; йөзе шат, балкып тора; елмайганда, тешләре җемелдәп күренә, ә кулында - гармуны, бик озын көйне уйный. Башы белән ымлап, Җәмиләне чакыра: "Әйдә", - ди, җитәкләп, каядыр алып китмәкче була.
Рәхимнең төшкә керүе яшьлекне искә төшерде. Һай, ул яшь чаклар... Гөнаһсыз, гамьсез-уйсыз, беркатлы, рәхәт чаклар! Гел искә төшеп, сагындырып, хыял дәрьясында яшәтәләр, олыгайган чакта да 18 яшьлеккә әйләндерәләр.
Җәмилә, училищеда укып, тегүче һөнәрен алгач, Казан тегү фабрикасына эшкә урнашты. Кыз эшчән, иренә торганнардан түгел, эше җиренә җитә. Ләбибә исемле кыз белән тулай торакның бер бүлмәсенә урнаштылар. Холык-фигыльләре дә бер төслерәк: тиз генә кабынып-кызып китмиләр. Алар эшендәге бер шофер егет боларга игътибр итә, елмаеп-көлеп узгалый, ара-тирә күзен дә кыскалый. Ул да фабрикада товар ташучы булып эшли икән. Егет ара-тирә кызларны кино, театрларга чакыргалый. Баралар, шулай өчәүләп йөри болар...
Көннәр үткән саен, егетнең Җәмиләгә игътибар иткәне сизелә: икәүдән-икәү генә калырга, очрашырга, сөйләшергә тырыша. Ләбибә дә моны күрә, егет Җәмиләгә елыша, сырыша, аның тирәсендә сырпалана. Ә Ләбибә җае чыкканда, егетне яманлый.
- Бигрәк озын... Колга... Яныңда рәттән йөртерлек тә түгел...
- Табынга утыртырлыкмы соң моны!.. Авызы чапы-чопы килеп тора. Авыл инде, авыл! Руслар әйтмешли, де-рёв-ня!
- Сүзенең рәте-башы юк...
Җәмилә аптырый: Рәхим - әйбәт егет, күңеле саф, инсафлы, тырыш.
Берничә ел дуслашып, бер-берсен сынап-белеп йөри торгач, Рәхим Җәмиләгә тәкъдим ясый:
- Яшебез 25 тән узып бара, картаябыз бит! Өйләнешик... Бергә-бергә, иңне-иңгә куеп, тормыш йөген бергә күтәрик...
Кыз риза була. Эш урыныннан бер бүлмәле фатир бирәләр. Көннәр, еллар бер уңайга тыныч кына үтәләр. Кызлары Зөләйха туа. Яшь гаиләнең шатлык-сөенеченең чиге-чамасы юк: бала аларны күзгә күренмәс җепләр белән бәйләп-ныгытып куйгандай була. Бәхетләре тулып ташып тора.
Бер көнне төшке аш вакытында Җәмилә янына, ут капкандай, йөгереп-ашыгып, Ләбибә килеп керә.
- Җәмилә ахирәтем, бүген минем туган көнем. Кич безгә килегез. Көтәм. Рәхимгә дә әйттем: "Ярар", - диде. Көтәм, көтәм...
Ничек йөгереп кергән булса, шулай тиз генә чыгып та китте.
- Рәхим эштән кайткач, өчәүләп бергә барырбыз, - дип әйтергә дә өлгермәде Җәмилә.
Баласының матур киемнәрен әзерләп куйды. Иренең затлы күлмәк, костюмын шифоньердан алып, аныклап элеп куйды. Тәртиптә булсын, янәсе...
И көтте Җәмилә ирен, и көтте... Ә ул иртән кайтып керде: кашлары җыерылган, йөзе чытык...
- Ник килмәдең? Сиңа нинди чакыру кирәк иде соң? - дип, теш арасыннан сүзләрен сытып-сытып кына чыгарды.
- Сине көттек. Бергә барырбыз дип уйлаган идем.
- Һы, уйлаган ул!.. Өйдә утыра-утыра акылың авышып-кимеп бара бугай... Уйлаган, имеш!..
Хатын дәшмәде. Ире тынычлангач, ачуы басылгач, ипләп сөйләшерләр әле. Бала карап, өйдә торуны бик рәхәт дип беләме әллә соң аның газиз ире?!
Шушы көннән башлап, Рәхимнең төртмәле сүзләре, хатынының һәр эшеннән гаеп-кыек табуы ешаеп китте. Җәмилә ахирәте Ләбибәгә генә иренең кыланышлары, күңелен рәнҗеткән һәм җавап таба алмаган хәлләрне сөйләп, серләрен уртаклашты.
- Аптырадым инде, ахирәткәем, ничек дип аңлатырга да белмим... Бер-беребезне яратып-сөеп туймый идек бит. Хәзер өйгә-фатирга ниндидер чит-ят кеше кайта сыман. Тагын ни дип бәйләнер икән дип, куркып торам.
- И-и-и, Җәмилә җаным, мин сиңа аның рәтле кеше түгел икәнен гел әйтә идем. Белмим, ни дип яраткансыңдыр шул колганы... Бер рюмка аракы эчсә, кызыл чөгендер кебек кызара, йөзенә карарлык та булмый. Тукмак борын... Аерыл син аннан.
- Ахирәткәем, ни сөйлисең?! Зөләйхам әтисез үссенме? Юк, аерылмыйм, түзә алганчы түзәм. Балам хакына түзәм... Акылына килер, ипләнер әле...
- Җаным, рәттән икегезне бастырып куйсаң, "Чаян"дагы карикатура бит сез! "Чаян" азыгы!.. Рәхимең - колга, ә син... син... Колга белән бүкәнне янәшә куйганнар, диярсең...
Ләбибә шушы сүзләрен әйткәч, күзеннән яшьләре бәреп чыкканчы, тончыга-тончыга көлде.
- Мыскыллап әллә ниләр әйтсәң дә, көлсәң дә, аерылырга уйламыйм. Яратам мин аны... Әйе, яратам. Буйдамыни соң хикмәт?! Әйбәт кеше ул. Туры сүзле...
Рәхим, вакыт үткән саен, хатыныннан читләшә-ерагая бара. Җәмилә ни эшләргә дә белми. Нишләп болай булды әле, дип, баш вата. Яратышып өйләнештеләр ләбаса...
Зөләйха да көйсезләнә башлады. Температурасы да күтәрелде ахры. Җәмилә кызын табибка күрсәтергә уйлады. Ә ире: "Бик арыдым, ял итәм. Бүген беркая да бармыйм", - дип, өйдә калды.
Ана белән бала кайтканда, ир өйдә юк, ә өстәлдә язу кисәге ята. Җәмилә өстәл янына барырга курыкты. Бу язу йөрәкне әрнетә-өзгәли торган хәбәр әйтәчәген бөтен күңеле, җаны-тәне белән сизде.
"Мин китәм. Алимент түләрмен".
Менә шушы дүрт кенә сүз язылган иде.
Хатын кая барып бәрелергә, кемгә сыенырга белми, аптырап калды. Ничек китә? Кая китә? Ник китә? Ә бала? Мин? Нинди алимент?
Ахирәте Ләбибә эштән кайтасы вакытны көч-хәл белән көтеп җиткезде Җәмилә. Баласын җәелә-җыела торган җиңел арбасына утыртып, ник барганын, нәрсә хәл итәсен дә тәгаен генә аңламыйча, дусты торган йортка таба атлады.
Менә икенче катка күтәрелделәр. Хатын тирән итеп тын алды да кыңгырау төймәсенә басты. Ишек ачылды. Май кояшыдай балкып, Ләбибә килеп чыкты.
- Әйдә, әйдә, җаным, түрдән уз... - диде ул, сәер генә елмаеп.
Җәмилә кухняга үтте. Ә анда... анда шат һәм бик канәгать кыяфәтле Рәхим утыра! Җәмиләнең күзләре зу-ур булып ачылды: Рәхимме соң бу?! Әллә ялгыш күрәме? Текәлеп-текәлеп карады. Аптырап, каршынарак басып та, тагын... тагын карашын бу кешегә төбәде. Рәхим бит инде! Ире Рәхим! Хатын миңгерәүләнеп, шашкан кыяфәттә телсез калды. Нинди хәл соң бу?! Теле аңкавына ябыштымы әллә - сүз әйтеп булмый. Өнме бу, әллә төшме? Әкрен генә артка чигенде дә арбасы-ние белән баласын күтәреп алып, кискен генә атлап, хатын ишеккә юнәлде.
Йа, Раббым, сабырлыклар бирсәнә!..
Урамга чыккач, күз яшьләрен тыймады. Дөресрәге, тыя алмады. Алар үзләреннән үзләре тәгәрәделәр генә... Ә баш бер ни эшләми: нинди хәл бу? Нишләргә? Карасана, ирен гел яманлап-төйгечләп торган ахирәте тартып алган түгелме соң?! "Дус - башка, дошман - аякка" дигәннәре шушыдыр инде. Дусты-ахирәте бөтен серен белә иде. Оста гына, астыртын гына эш йөртеп, ирен тартып алып, үзенеке иткән. Җәмилә ирсез, кызы әтисез калдымы? Бу хәл аяктан егу түгелме соң?! Юк, аяктан егу гына түгел... Бу бит упкынга төртеп төшерү... Киләчәккә булган матур хыялларны чәлпәрәмә китерү... Кешеләргә ышанычны, якты өметне юкка чыгару...
Ләбибә белән Рәхимнең балкыган йөзләре, бер-берсенә карап, сизелер-сизелмәс кенә, серле итеп елмаюлары хатынның күз алдында тора. Йокыга талган баласына карап, ул урам буйлап йөрде дә йөрде: кайсы урамда, ник йөри, вакыт күпме - белмәде-абайламады.
- Сеңелем, нишләп йөрисез? Ни булды? - дип дәшкән авазга Җәмилә сискәнеп китте. Каршында ак сакаллы, ап-ак чәчле, кәләпүш кигән бабай басып тора. Хатынның яшьле күзләрен, шешенгән йөзен, аптыраган, тиле кеше сыман карашын күреп, карт артка чигенеп куйды.
- Кайда яшисез? Әйдәгез, фатирыгызга кадәр озатып куям.
Җәмилә урамга, йортларга күтәрелеп карады.
- Бу нинди урам?
- Мин менә бу йортның беренче катында яшим. Сезне тәрәзә аша күзәтеп торам. Бик озак йөрисез бит инде. Вакыт та соң...
- Сәгать ничә соң?
Төнге сәгать 12 гә кадәр йөргәнен Җәмилә сизмәгән дә. Ярый, үз урамы икән...
Бабай аларны озатып, фатирларына ук кертеп калдырды.
Иренең ташлап киткән шул минутлары искә төшкән саен, Җәмиләнең йөрәге сызлап-сыкрап сулкылдый. Аңа ул вакытта нибары 29 яшь кенә иде бит! Сөеп-сөелеп туя алмаслык дәртле-куәтле чаклар... Кызының да тәтелдәп сөйләшә генә башлаган вакыты...
Сыкранырсың шул... Үкереп-үкереп еларсың да...

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса