Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Әйтегезче, кем булам?

Телем - татар, динем - христиан,

Мидә чуала томан.

Ни сәбәптер, дин ягыннан

Читтәрәк йөри торам.

Гореф-гадәтне җимерү

Кирәк булгандыр кемгә?

Революция ясап илдә -

Аяк чалганнар дингә.

Канун кушса, кара төсне

Әйтәбез - кызыл-җете.

Ана сөте бирелмәсә,

Бирәме тана сөте?

Гасырлар күмгән чорлардан

Рәнҗүле караш тоям.

Туган телне дә югалтсам,

Әйтегезче, кем булам?

"Айгөл" - безнең гөлбакча

Әнием эшкә китә,

Мине бакчага илтә.

Бакчабызда ягымлы йөз,

Тәрбиячеләр көтә.

"Айгөл" бакчасы һәръяклап,

Чәчәкләргә күмелгән.

Бүлмәләре искитмәле,

Гөлләр белән үрелгән.

Якты матур тәрәзәләр,

Спорт залы иркен, киң.

Шушы гүзәл матурлыкның

Бер кошчыгы булам мин.

Кем үз итмәс гөлбакчасын,

Әкиятләр дөньясын.

Үзеңне шул әкиятләрдә

Герой кебек тоясың.

Тукай шигырьләрен укып,

Кара урманга кер әле.

Батыр егет каршысына,

Килеп чыксын Шүрәле.

Әкияттәге батыр егет,

Кемнең буласы килми.

Балалар белеп үсәләр -

Батыр яуда җиңелми.

Су анасы да югалткан

Үзенең чәч тарагын.

"Кем алды, кайсы юньсезе?"

Эзли тарак карагын.

Тиздән Кыш бабай да килер

Ерып кар-бураннарын.

Әкияттәге геройларга

Бизәлер урамнарым.

Яшел чыршыны бизәргә,

Без рәсемнәр ясыйбыз.

Җәнлекләрне дәвалаучы

Айболиттыр кайсыбыз.

Һәк көн иртән тиззарядка

Ясыйбыз спортзалда.

Тәрбияче апалар да

Янәшә - безнең янда.

Ял итеп, йоклап алабыз.

Ризыклар пешә тәмле.

Шау-шулы бала тавышы,

Дөньяларның ич яме!

Исән булсын әти-әнием,

Тыныч булсын җир шары.

Җир йөзендәге балалар

Бәхетле булсын бары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса