Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Юныс авылыннан Нәфирә Гатауллина шигырьләре

Яңа ел теләкләре

Ел артыннан еллар үтә,

Риза булыйк шушы көннәргә.

Аллаһыма рәхмәт укыйм,

Миңа гомер биргәнгә.

Ходаемнан сәламәтлек сорыйм,

Яшик әле җирдә бергәләп.

Сынауларны шатлык итеп,

Авыр чакларда да көлгәләп.

Җир йөзендә яшик саулык белән,

Бала хәсрәтләре язмасын.

Иңне иңгә куеп яшик әле,

Үкенерлек булып калмасын.

Лидия Николаевнага

Безнең өчен авыр чакта

Туры юлны ярдыгыз.

Ни эшләргә белмәгәндә

Сез җитәкләп бардыгыз.

Сезнең канат астыгызда

Курыкмыйча эшлибез,

Каршылыклар булган чакта

Бер дә йомшап төшмисез.

Үрнәк безгә сез һәрвакыт,

Сездәй кешеләр сирәк.

Эшләр алга китсен дисәк

Безнең өчен сез кирәк!.

Пимәрем

Туган ягым - Пимәрем

Балкып тора ерактан.

Пимәремнең мәчетеннән

Ишетелә гел азан.

Авылымның чишмә суы

Тулып ага улактан.

Пимәремә кайтып килсәм,

Йөрәгемне бушатам.

Туган якның һавалары

Дәва була йөрәккә.

Китсәм урман-болыннары

Сагындыра бигрәк тә.

Пимәремдә тырыш халык,

Пимәремдә җырчылар;

Данын ерака таратты

Талантлы гармунчылар.

Нәфирә Гатауллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Юныс авылы, Укучылар иќаты