Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Ач күзеңне: дөнья бу!

ХИКӘЯ

Җиһангирның армия хезмәтеннән кайтып килеше.Татарстаннан артык ерак булмаган җирдә - Оренбург шәһәре тирәсендә ил алдындагы бурычын үтәде.
Поезд туган якка чаба. Аның тәгәрмәчләре тәгәрәвенә кушылып, уйлар йомгагы да сүтелә-сүтелә тәгәри.
Өйдә хәлләр ничек икән? Әнисе? Сеңелесе? Әтисе? Сөйгән кызы Закирә? Барысы да күз алдына килеп басалар. Менә камырлы кулларын ак тастымалга сөртә-сөртә әнисе каршы чыга. Сеңелесе Җәүһәрия дә оялып кына абыйсы кочагына кереп поса. Әтисе? Аны һич күз алдына китереп булмый: нинди хәлдә? Нинди кыяфәттә икән?
Сөйгәне Закирәнең берничә ай элек язган хаты Җиһангирның үзәген урталай кисеп, җәрәхәтенә бер уч тоз сипкәндәй итте. Бер җөмлә! Бары тик бер генә җөмлә егетне яралады: "Исерек Хәмбәл малаен көтәсеңме? дип миннән көләләр" дигән җөмлә! "Бик сагындым. Зарыгып көтә" кебек сүзләре томан эченә кереп, югалып, эреп беттеләр. Бу хатка каршы ул җавап язмады. Кыз аның күз алдыннан, күңеленнән төсмерсезләнеп, ямьсезләнеп, каралып юкка чыкты. "Исерек Хәмбәл малаен тиңсенмәсәң, башканы тап. Исерек малае булмаганны сайла" дип күңеленнән Закирә белән "әйткәләште".
Әтисенең эчеп йөргәнен Җиһангир белмиме әллә? Эчә шул, эчә... Үткән көннәргә борылып карасаң, эчә торган кеше түгел иде бит ул! Колхозда ат җигеп эшләде. Бригадир кая кушса, Хәмбәл шунда барды. Күндәм иде. "Фәлән абыйга такталарын алып кайтып бир". Алып кайта. Өстәлдә - шешә. "Фәлән әбигә утын кирәк". Утынлы итә. Өстәлдә - шешә. Салам була. Өстәлдә - тагын шешә! Менә шулай, сүз тыңлый-тыңлый, авылдашлары куйган "сыйны" бушата-бушата, Хәмбәл аракысыз яши алмас "дәрәҗәгә" күтәрелде, дөнья гамен-ямен югалтты. Кем гаепле? Әлбәттә, беренче чиратта муенында чүлмәк кадәр башы булган ир үзе! Икенчедән, авыл халкы: һәр эшләнгән эш өчен ник аракы куярга?
Әнисе улына язган хатларында әтисе турында ник бер начар сүз әйтсен! "Барыбыз да исән-сау. Әтиең эштә. Сеңелең "5"кә генә укый. Сине бик сагынабыз" кебек эчтәлектәге хатлар. Әнисенә кыен, бик кыен икәнен Җиһангир җаны-тәне белән тоя. Ә ул бер генә "кыек" сүз белән дә улын борчымады.
Җиһангирның әнисе - Мөнҗия - авылда хат ташучы, газеталар өләшүче булып эшли. Почтальон. Аның ике апасы бар. Алар өчесе дә - зур гәүдәле, көчле, куәтле хатын-кызлар. Йодрыклары да яңа туган бала башы хәтледер...
Җиһангир да, Җәүһәрия дә әниләренә булышалар: йөгерә-йөгерә газета-журналларны, хатларны өләшәләр.
Бер көнне, эшләрен иртәрәк бетергәнгә куанышып, өйгә кайтып керсәләр... Өйдә шәп-шәрә ике кеше йөри. Җәүһәрия, куркып, кычкырып җибәрә дә өйдән чыгып ук китә. Әнисе:
- Улым, ишек янында гына тор. Берсен дә чыгарма, - ди дә алга уза. Балаларына мондый оятсызлыкны күрсәтәсе килмәде аның.
Шәрә хатын тәненә халатын каплап өлгерә. Ир дигәне бүлмәгә кереп китә.
Әнисе теге хатынның беләгеннән кысып тота.
- Ир кирәк булдымы? Ник минем өйдә кыланасың? Ник черек, өстеңә ишелеп төшәргә торган өеңә чакырмыйсың? - дип кычкырып, ишектән хатынның артына тибеп чыгарып җибәрә. Аннары иренең элгечләрдә эленеп торган киемнәрен җыеп, иске сумкага сала. Җилтерәтеп, инде киенеп өлгергән Хәмбәлне алып чыга, кулына сумканы тоттыра, ишекне ачып куя:
- Дүрт ягың - кыйбла! Кая телисең - шунда атла. Ычкын! Элдерт! Бу өйдә башка эзең булмасын!
Җиһангир әнисенең тәвәккәллегенә, тиз генә бер карарга килеп, тегеләрне "очыртуына" ул вакытта шаккаткан иде. Ата кешенең авылдагы иң начар, иң әшәке, бозык, исерек сөйрәлчекне өйләренә алып кайтуы башка сыймаслык хәл бит! Кара инде син аны: үзе эчә, эзе эшләми, шуның өстенә... Исерек хатын да кирәк булган әле. Эшләмичә, әнисе җилкәсен кимереп ятучы "әти" дигән кешегә карата, Җиһангир күңелендә нәфрәт, җирәнү хисләре туды. Шушы хәлдән соң әнисе әтисен гафу итмәс дип уйлады ул. Ул кешене "әти" дияргә дә тел әйләнми: гаиләсен мыскыл итте, көлде, балалары каршында үзе дә көлке, җирәнгеч хәлдә калды. Бу кадәр оятсызлыкны акылына зәгыйфьлек килгән кеше генә эшли ала.
Атна-ун көн үткәч, мескен кыяфәттә, башын иеп, "ата" дигән кеше кайтып керә.
- Мөнҗия, гафу ит, гафу... Мин ачка үләм... Ашарыма бир, аннары чыгып китәм, - ди йонга баткан бәндә.
Йа, Аллам, аракы аркасында шушындый түбәнлеккә тәгәрәвен аңлыймы икән бу кеше дигәнең!? Гомер буе ач торганмыни: өч тәлинкә ашны чөмереп бетерде, турап-өеп куелган бер савыт ипи дә "ычкынды", итләр дә "очты". Адәм баласының ашказаны шуның кадәр ризыкны сыйдыра аламы? Әллә "безразмерныймы" икән ул? Шаклар катарсың, билләһи!
Җиһангирны бик гаҗәпләндергәне шул булды: әнисе гафу итте шуны! "Кеше булып туган бит инде. Кышка кырын урамда калдырып булмый", - дип, өйдә калдырды.
- Башка эчмим. Йорт-җирне карарга, төзәткәләргә кирәк, - дип сөйләнгән булды.
Кая ул! Бер-ике көн үтүгә, лыгыр исерек Хәмбәлне өйгә китереп ташладылар. Катып үлмәсен, янәсе.
Җиһангир хәтерли әле: армиягә китәр алдыннан булды бу хәл.
Иртән йокысыннан торгач, ата дигән кеше шкаф-тартмалардан нидер эзләнде, як-ягына каранды. Әтисен күзәтеп торган егет түзмәде:
- Нәрсә эзлисең? Сатарга яраклы нәрсә бар икән дисеңме? Менә без бар: безне сат! Йә үзеңне сат. Тирә-ягыңа кара әле: барлык гаиләләр тату, киңәшләшеп, гөрләшеп яшиләр. Ач күзеңне: дөнья бу! - дип кычкырды.
- Һи, молокосос, мине өйрәтергә иртә әле сиңа! Хәзер күзеңне ачам мин синең, малай актыгы! - дип, Җиһангирга сугарга килә башлады.
Ата каршына малай түгел, баһадирдай егет килеп басты. Кайчан үсеп өлгергән соң бу малай!? Атасының сугарга дип күтәрелгән кулын егет кысып, борып тотып алды да сыгылып-бөгелеп төшкән ирне диванга утыртты: мәктәптә көрәш түгәрәгенә йөрү юкка булмаган икән - егеттә көч, куәт барлыгын Хәмбәл дә сизде.
- Бүтән болай шаярма. Беребезгә дә кагыласы булма, - диде дә Җиһангир чыгып китте.
Поезд бара. Тәгәрмәчләр үз көйләренә җырлый-җырлый теркелдиләр.
Тагын бер күренешне искә төшереп, Җиһангир елмаеп куйды.
Шулай бер көнне сеңлесе белән мәктәптән кайтып кергәндә, әтиләренең телефоннан сөйләшүен ишеттеләр.
- Әйдә, кил. Бик тәмле аш пешердем. Тамак чылатып алырбыз. Аннары кети-мети уйнарбыз.
Балалар, аш ашыйбыз дип, тәлинкә тотып, газ өстендәге кәстрүлгә үрелделәр. Буш! Хәтта суы да юк. Әниләре - районда, җыелышта. Шулай аптырашып торганда, Җимеш апа - Мөнҗиянең апасы килеп керде.
- Атагыз кайда? - дип, җилләнеп-давылланып, караватта яткан Хәмбәлне тартып торгызды. Дәү гәүдәле ханым янында бройлер тавыгы тирәсендәге чеби кебек күренде Хәмбәл. Җимеш апа аны йомычка сыман җилтерәтеп кенә аякка бастырып куйды.
- Миннән көлмәкче булдыңмы? Ирсез хатынга ни әйтсәң дә ярый дидеңме? Сеңелне рәнҗетүең генә җитмәдеме? Менә монысы - үзем өчен... - Хәмбәлнең яңагына чалтырап җибәрде. Ир дигәнебез кечерәеп, бөрешеп калды. Үзенә сугарлар дип көтмәгән иде. Битен куллары белән каплагандай итте. Ә хатын көрәктәй кулы белән тегенең кулларын сыпырып төшерде.
- Балаларың өчен...
Җимеш апа кияү тиешле бәндәне чалт-чолт яңаклады. Яшен яшьнәгән тавышлар чыкты, мин сиңа әйтим...
- Ач күзеңне: дөнья бу! Әнә алмадай балаларың каршыңда...
Китәргә дип, ишек янына җиткәч, кире борылды:
- Тагын чакыр син мине. Бәлеш пешердем, диген. Пешерә белмәсәң дә... Килермен. Кети-мети уйнарга яраклы әйбереңне төбеннән кисеп алырмын да кулыңа тоттырырмын. Аванс булсын әле... - диде дә зур йодрыгы белән Хәмбәлнең күз тирәсенә "тартты".
- Җимеш апа, булды. Булды. Җитте, - дип, Җиһангир араларына кереп басты.
- Ярар, бу юлга җитеп торсын. Ә син бу алкашны яклама!
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X