Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтән Анастасия Долговадан шигъри бүләк

Якын итеп ерак араны Язгы кыр эшләре тәмамланды, Киң кырларга иген чәчелде. Басу-кырның "чәчү батырлары" Җиңү яулап финишка килде. Көн-төн эшләп иген басуында, Өлеш кертте ил муллыгына. Күкрәкләрен алга горур куеп Килер алар Сабан туена! Бар милләтнең уртак бәйрәме бу, Күп төр уен... җиңү ярышы... Борынгыдан килгән иң кыйммәтле Бизәгедер...

Якын итеп ерак араны
Язгы кыр эшләре тәмамланды,
Киң кырларга иген чәчелде.
Басу-кырның "чәчү батырлары"
Җиңү яулап финишка килде.
Көн-төн эшләп иген басуында,
Өлеш кертте ил муллыгына.
Күкрәкләрен алга горур куеп
Килер алар Сабан туена!
Бар милләтнең уртак бәйрәме бу,
Күп төр уен... җиңү ярышы...
Борынгыдан килгән иң кыйммәтле
Бизәгедер атлар чабышы!
Сугыш чоры Сабантуйларында
Атның күз яшьләрен күргәннәр...
Тол хатыннар чиккән сөлгеләрен
Арттан килгән атка элгәннәр.
Чакырып әнә Сабантуйлар дәшә,
Көтә сезне урман аланы.
Килегез сез, еллык көч тупларсыз,
Якын итеп ерак араны!

Бәхетле гаилә
Насыйп ярың милләтеңнән булсын -
Өлкән буын шундый тәкъдимдә.
Бала тугач, исем дәгъвасе юк -
Дин өчен дә бу төп кагыйдә.
Рәсми төстә шикаятьләр бик күп,
Киңәш бирүчеләр күп әле:
"Милләт таләпләрен өстен күр, - ди.
Ә мәхәббәт сүнә беләме?
Йөрәккә кем әмер бирә ала?
Катнаш никах - түгел җинаять!
Бәхетле гаилә, бәхетле балалар -
Тормыш бизәгебез, җәмәгать!

Туган ил ул кайдан башлана?
Туган ил ул кайдан башлана?
Туган телне ничек ишеткән?
Әнкәең җыр көйләп тибрәткән
Түшәмдәге сиртмә бишектән.
Туган ил ул кайдан башлана?
Бака күлендәге камыштан,
Күңелләрдә өмет уятып
Җыр җырлаган сары арыштан,
Чишмәләрнең көмеш суыннан,
Тал-тирәкле инеш буеннан,
Ничә гасыр җиргә "килеп-киткән"
Бабайларның үткән юлыннан!
Бәясен сорама, ил - сатылмый!
Буып тотсалар да якадан.
Туган җир ул үзенә тарта,
Табут ясалгач та тактадан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса