Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтән Людмила Козлованың яңа шигырьләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез

Туган авылым

Таныш сукмак буйлап йөгерә-атлый

Кайтам сиңа, туган авылым.

Йөрәкләрдән сагыну хисе саркый,

Күңелемдә яшьлек давылы.

Балачакның барлык хатирәсе

Уелып калган йөрәк түрендә.

Йомшак җилләр сыйпый чәчләремнән,

Балам кайткан, диеп сөенә.

Су буенда үскән япь-яшь таллар,

Инде хәйран гына сыгылган.

Башын иеп, бераз ял иткәндәй,

Янындагы малга сарылган.

Синдә калды минем балачагым,

Синдә калды яшьлек, мәхәббәт.

Йөрәк яраларын дәваларга,

Синең җылың миңа бик кирәк.

Кайтам әле сиңа, туган авылым,

Колач җәеп каршы алганга.

Синдә генә табып буладыр ул,

Көч һәм куәт арган җаннарга.

Тормыш юлы

Тормыш юлы бик мәгънәле,

Яшим, диеп, әгәр яшәсәң.

Бар көчеңне бер дә кызганмыйча,

Эшлим, диеп, эшләп яшәсәң.

Кыенлыклар әгәр килгән чакта,

Башкаеңны түбән имәсәң.

Кызыклы да була икән тормыш,

Кызык ягын әгәр эзләсәң.

Тәгәрәп үскән балаларга карап,

Куанып һәм сөенеп яшәсәң.

Ямансу да була икән кайчак,

Әнкәеңне озак күрмәсәң.

Көне-төне мәшәкатькә чумып,

Кайтып күрер өчен әнкәеңне

Вакыт тапмый әгәр йөдәсәң.

Нинди генә булса да бу тормыш,

Сагышлары була күрмәсен,

Һәрбер кеше җирдә яшәгәндә,

Үзе язган тормыш китабының

Эчтәлеген барлап яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Укучылар иҗаты