Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Тукта, килен, тукта, ашыкма!

ХИКӘЯ

Сәрбиҗамал улының югары очтагы Минһаҗ кызы белән дуслашып йөрүенә шатланып бетә алмый. Ата-анасы акыллы, сабыр кешеләр, кызлары да уңган, тыйнак, кирәген генә сөйли торган. Нургаяны, тормыш камытын бергә киеп, тигез тарта алырдай кызны белеп сайлаган. Афәрин, афәрин! Малайны тизрәк өйләнедерергә кирәк, дип уйлады карчык. Улы өйләнү турында сүз кузгаткач, Сәрбиҗамал бик теләп ризалык бирде. Булачак килен Галимәне зурлап, кыз сорау йоласының һәр өтер, ноктасын тиешле урынына куеп, матур итеп сорап алдылар. Кода Минһаҗ өендә никах укытып, шул ук көнне кызны егет йортында кабул иттеләр. Атна-ун көн узгач, егет, барлык чыгымнарны үз өстенә алып, шаулатып-гөрләтеп туй үткәрде.
Сәрбиҗамалның бер теләге тормышка ашты. Ялгыз гына үстергән бердәнбер улы-куанычы, Аллага шөкер, башлы-күзле булды. Нургаянның әтисе кинәт кенә үлеп китте шул. Йөрәк чире озак яшәтмәде. Улына нибары алты яшь кенә тулып килә иде. Кечкенә малай дигәнебез урта мәктәп тәмамлады, армиядә дә хезмәт итеп кайтты, эретеп ябыштыручы һөнәренә дә ия булды.
Карчыкның якын киләчәктә тизрәк гамәлгә ашсын дип, Аллаһы Тәгаләдән сорап йөргән тагын икенче зу-ур теләге бар бит әле: күкрәк сөте исе килеп торган сабый бала сөясе килә аның. Галимәнең көмәнле икәнен белгәч, карчык и-и сөенде, и-и шатланды. Оныгы туасы көнне исәпләп үк куйды.
Вакыт дигәнең очкан кош кебек бит ул: дөнья ыгы-зыгысы белән, сизми дә каласың, үтә дә китә. Тугыз ай да тулып ята икән ләбаса! Кичкә таба Галимәнең эче авырткалый башлады. Әлегә түзәрлек, шуңа күрә берәүгә дә сиздермәскә тырышты. Тора-бара ыңгыраша, авыртуга түзим дигәндәй, үрә катып, тынсыз гына басып кала иде. Килененең, телен тешләп дигәндәй, сер бирмәскә тырышып, азаплану-тартышуын күреп торган кайнана тулгак башлануын аңлады.
- Киленкәем, болай авыртулар - тулгак башлану галәмәте. Ни бит, килен, тукта әле син, тукта, ашыкма. Бала тудырырга көнең тулып җитмәгән бит әле. Тагын бер көнең бар. Иртәгә генә тула... Ашыкма... Бер көнең бар...
Киленнең хәле көннәр тулу-тулмавын исәпләрлек түгел. Кайнанасының бер көнгә хәтле исәпләп торуын ишетеп, елмая башлаган иде дә... Кая ул! Тагын эчне борып-чеметеп алды. Хатын ахылдап-ухылдап караватка ауды: авыртуны ничек басарга соң!? Бу кадәр авырту буламы икәнни!? Болай түзмәслек газап икәнен белсә, гомерендә дә бала тапмаган булыр иде... Башка бәби алып кайту юк. Бетте! Җитте! Нургаян, хатынының нишләргә белми азаплануын күреп, шәфкать туташын чакырырга дип чыгып чаба. Өйдә генә була күрсен иде. Бөтен авылга берүзе бит! Ә Сәрбиҗамал киленен урынга яткыза: "Хәзер килеп җитәр. Әз генә түзәргә тырыш, кызым. Бала табулары шулай авыр инде ул. Нишлисең бит, бала табу - хатын-кызга Аллаһы Тәгалә йөкләгән олы һәм саваплы бурыч. Әнә, сәгать тә унике тулам-тулам дип тора. Сабыебыз тиешле көнен тутырып туарга ниятли булса кирәк. Ә син, килен, ашыкма, бераз гына түз... Бер көнең бар бит әле..."
Кайнана шулай киленен юата-юата, сырпаланып йөреп торды.
Шәфкать туташы Нурзилә, керә-керешкә үк, Сәрбиҗамалга җылы су, чиста чүпрәкләр әзерләргә кушып, Галимә янына ашыкты. "Хәлләр районга барып җитәрлек түгел, баланы өйдә табабыз", - диде, авыруны карагач. Авыру янында, хәлен җиңеләйтергә тырышып, ярдәм итеп торган туташ тәрәзәгә күз төшерде: алсуланып, таң ата башлаган икән. Тиздән кояш нурлары да бөтен җиһанны балкытыр. Шулчак бала, якты дөньяга чыгуын тирә-ягындагыларга белдерергә-ишеттерергә теләгәндәй, көр аваз салды. Сабый тавышы өйнең сап-сары бүрәнәләренә бәрелеп, кайтаваз булып яңгырап, бөтен дөньяны сөенеч-куаныч белән тутырды. Бик күп еллар нарасый авазы ишетмәгән йортның һәр почмагы, һәр җиһазы елмаеп-көлеп җибәргәндәй булды.
- Малай!!!
Барысының да йөзләрендә нур балкыды, шатлыклы елмаюлар өй эчен тагын да яктыртып җибәрде. Нурзилә баланы карап, тиешле эшләрен үтәгәч, әтисе кулына бирде. Нык имәндәй басып торган олпат гәүдәле яшь әти әллә каушады, әллә курыкты: көчле, давыллы җилдә җиргә кадәр иелгән каен агачы кебек, бөкрәеп-сыгылып төште. Куллары дерелди, баланы ничек тотарга белми аптырый, мескенкәй. Ярый әле, әнисе сабыйны үз кулларына алды һәм җайлап кына урынга яткырды. Сәрбиҗамал белән улы яңа туган сабый тирәсендә кайнашканда, тагын бала тавышы яңгырады. Карчык як-ягына карап:
- Әстәгъфируллаһи! Әстагъфируллаһи! - ди-ди, килене бүлмәсенә абына-сөртенә йөгерде. - Нинди бала тавышы тагын? Нишләвегез бу? Тукта әле, килен, тукта, ашыкма. Бу юлга берәү җитеп торыр. Монысын тагын тугыз айдан соң алып кайтырсың. Ашыкма...
Нурзилә кычкырып көлеп җибәрде.
- Сәрбиҗамал апай, бәгырем, бу тупырдап туган чибәр малайны кая куйыйк икән соң? Кире үз оясына кайтарып булмый хәзер. Яктылыкны күргәч, үсеп тә китте ахры, - диде туташ, көлүеннән туктый алмыйча. - Таң атканны, кояш чыкканны күрми калмыйм дип, ашыга бугай... Нишләтәбез егетне? Карагыз әле сез аңа: яшим, авырлыклардан курыкмыйм, дип, чекрәеп безгә карап тора. Әллә хәзер үк армиягә җибәрикме?
Карчык Нурзиләгә бик усал гына карап куйды.
- Һы! Менә сиңа кирәк булса... Иске авыздан яңа сүз... Тугач та үзеңнекен җибәрерсең. Бер-берсенә иптәш, терәк булсыннар дип, Ходай аларны безгә тәгаенләгән. И-и, алма бөртегем, мине әрләмә инде. "Ашның мае бар, сүзнең җае бар" диләр. Әбиеңнең ара-тирә шулай җайсызрак, уйламыйчарак әйтеп куя торган гадәте бар шул... И-и, минем бәгырьләрем, җимешләрем... Сау-сәламәт, акыллы, игелекле булып үсегез, балакайларым...
Нургаян кая басканын, ни-нәрсә эшләргә белмичә, әле балалар янына килеп баса, әле хатынын сөеп, чәчләрен сыпырып үтә, әле Нурзиләгә карап, яктырып-балкып елмая. Бәхетнең мондый зуры, шулай көтмәгәндә дә килгәне буламы икәнни!? Кем уйлаган: берьюлы ике бала! Ике малай! Галимә бала тапкан чакларда хәзерге замандагы кебек УЗИ дигән аппаратлар булса, барысын да алдан белеп торырлар иде торуын һәм болай ук гаҗәпләнмәсләр иде. Бәлки, сөенеч-куанычы да бу дәрәҗәдә шаккаттыргыч булмас иде.
Малайларга Зәет һәм Сәет дип исем куштылар. Ишегалдындагы яшел чирәмдә, җәйге кояш астында, ай үсәсен көн эчендә тәгәрәшеп үстеләр. Нургаян тагын бер бәби сорый башлады. Бергә үсәрләр иде, ди. Бәлки, монысы кыз булыр, ди. "Башка бала тапмыйм!" - дигән Галимә риза булды. Әни кешегә кыз бала - сер сандыгы кирәк шул.
Печән өсте. Чабылган, кипкән печәнне җыеп, төяп алып кайтасы бар. Нургаян, Галимә, Сәрбиҗамал үз кишәрлекләренә юл тоттылар: яңгыр-фәлән юешләгәнче, тизрәк җыеп, абзардагы тезмәгә тутырып кую әйбәт булыр. Болынга барып җитеп, бераз эшләүгә, килен авырый башлый: бала туарга ашыга, ахры. Эче авыртуга чыдый алмый - көянтә кебек бөгелә дә төшә, бөгелә дә төшә. Һәрвакыттагыча, "кыйммәтле" киңәшләре белән кйананасы янында тыпырдап тора.
- Килен, тукта, тукта, ашыкма инде, яме? Печәнне җыеп, төяп кенә озатыйк. Бераз гына туктап тор, ашыкма...
Ике кишәрлек аша шәфкать туташы Нурзиләләр җире икән. Боларның бәхетенә диикме, ул да әти-әнисенә булышырга килгән. Галимәгә ярдәм кирәк икәнен ишетүгә, йөгереп килеп җитте, рәхмәт яугыры! Кая барса да, үзеннән дарулар, кирәк-яраклар сумкасын калдырмый ул. Хатынга бала таптыру өчен кирәкле әйберләр - барысы да кул астында. Сәрбиҗамал белән Нургаян Галимә тирәсендә әйләнә-тулгана, тавык йомырка салганда, әтәчне тулгак тота дигәндәй, тыпырдап кына торалар. Тик бер тиенлек файдалары да юк, зыяннары да... Шәфкать туташы, ял иткәндә җир өстенә җәеп утырырга кирәк булыр дип алып килгән карават җәймәсен кояш нурлары төшми торган урынга - куаклар арасынарак җәйде, Галимәне, Нургаян белән икесе ике ягыннан сак кына җитәкләп, шунда ипләп кенә яткыздылар. Сәрбиҗамал карчык Нурзиләнең иңенә кулын тидереп:
- Кызым, балага кагылмый тор инде. Чыкмый торсын. Печән белән эшне бетереп кенә алыйк. Килен, син дә ашыкма. Ә-әз генә туктап тор! - дип, тагын "әйбәт" киңәшен бирде. Нурзилә көлде, "Булмый" дигәнне аңлатып, башын селкеде.
Карчык үз фикерләрен әйтеп-сөйләп йөргән арада, болында бала тавышы тургайлар, сандугачлар, тагын күп төрле сайрар кошлар моңына кушылды. Печән җыючы ир-атлар, хатын-кызлар әлеге кабатланмас аһәңне ишетеп, сокланып, хәтта шаккатып, тын калдылар. Якты, хуш исле, гүзәл, киң дөньяга яңа гына килгән сабыйның авазы барысын да әсәрләндереп, хәрәкәтсез калдырды. Тынлыкны күрше кишәрлектә туганнарына булышырга шәһәрдән кайткан ир сүзләре бозды:
- Бу нарасый җырчы булыр, мөгаен... Тавышы бик шәп чыкты. Бәхете белән тусын, игелекле бала булсын.
Ә Нурзилә кулындагы яшәргә дип ашкынып, күзләрен челт-мелт җемелдәтеп торган җан иясен төрергә чүпрәк-чапрак сыман әйбер эзләде. Юк, йомшак кына чүпрәк дигән нәрсәкәй юк! Башындагы яулыгының киҗе-мамык җептән икәнлеге исенә төшеп, кыз сөенеп җибәрде. Башта чиста яулыкка, аннары Нургаянның күлмәген салдырып алды да малайны шуңа төреп, әнисе куенына салды. Ул арада Галимәнең ире, ат җигеп, арбага кояш астында җылынган, хуш исләр аңкып торган йомшак печән җәйде. Баласын, авызын ачып, нишләргә белми басып торган әнисенә тоттырды да җәймәгә төрелгән хатынын күтәреп алып, ипләп кенә арлбага яткырды. Елмаеп, яратып үбеп алырга да онытмады. Баланы Галимә үзенең күлмәге итәгенә төрде. Иренә күлмәген кияргә ымлады: авыл урамнары буйлап яланөс кайтмас бит инде!
- Аллага шөкер, килен, тагын бер улыбыз исән-сау туды. Печән җыелыр, кайгырма. Өзлегә генә күрмә. Тынычлап ятып тор, - дип, Сәрбиҗамал аларны озатып калды. Болынга килгән халык, бер-брсенә карашып алды, сүз беркеткәндәй, иң элек Сәрбиҗамаллар печәнен җыеп, төяп, карчыкның үзен дә йөк өстенә - патша тәхетенә менгезеп утырткан сыман, егылып төшмәслек итеп урнаштырып, авылга кайтарып җибәрделәр.
Галимә кайнанасының "Тукта, килен, тукта, ашыкма" дигән "киңәше" белән тагын ике малай тапты: берсе бар халык тәгәрәп китеп, бәрәңге алганда туса, икенчесе (исәп буенча бишенчесе була инде) өч елдан соң, авыл кешеләре ярыша-ярыша бәрәңге утыртканда, якты дөньяга килгәненә сөенеп, ачык тәрәзәләрдән урамнарда да ишетелерлек итеп, кычкырып аваз салды.
Биш малай өрлектәй нык, таза баһадир егетләр булып үсеп җиттеләр. Кечкенәдән үк эшкә өйрәттеләр үзләрен. Тәпи йөри башлаганының да, абыйлары тирәсендә эшләгәнен күреп, авылдашлар сокланып узалар, үз балаларына үрнәк итеп сөйлиләр иде.
Зәет белән Сәет, югары белемгә ия булып, үз авылларында берсе агроном, икенчесе инженер эшенә алындылар. Сәрбиҗамал оныкларына: "Эшегезне җиренә җиткереп үтәгез. Үзегез эшләргә тиешле эшне башкаларга кушмагыз. Мөхәммәд пәйгамбәребез: "Кешеләрдән бер ни дә сорама, камчың төшеп китә икән, аны атыңнан төшеп үзең ал", - дигән. Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән. Шуны онытмагыз", - дип гел тукып торды.
Берничә ел эшләгәч, егетләргә колхоз рәисе урындыгын тәкъдим иттеләр.
- Икегезнең берсе, кайсыгыз булса да ярый, колхоз белән җитәкчелек итәргә алынырга тиеш, - диделәр райондагы "зур" абзыйлар. Сәет игезәге Зәеткә карады да, уенын-чынын бергә кушып, елмаеп:
- Син миннән биш минут алдан тугансың. Димәк, син олырак. Кечеләр олыларга юл бирергә тиеш, - диде.
Шулай итеп, Зәет колхоз рәисе булып куйды. Эшли башлагач, рәислекнең кырыкка ярылып тарта торган авыр хезмәт икәнен тойды. Тәҗрибәле белгечләр белән киңәш-табышсыз барып булмый. Язгы чәчүгә кайчан тотынырга кирәклеге турында сөйләшеп-киңәшеп утырганда, өлкән агроном Вәзыйх абзый, Зәетнең бераз ашыгуын абайлады. Яшь чак - дәртле чак шул! Егетнең тизрәк чәчеп, районда алдынгы урын алырга омтылуы бер дә гаеп түгел. Ләкин туфракның өлгерүе, аннары сыйфат дигән нәрсә дә бар бит әле. Рәис бүлмәсендә тынлык хөкем сөргән бер мәлдә абзый, аны-моны уйламыйча, үз алдына карап кына, бөтен кеше ишетерлек итеп әйтеп куйды:
- Тукта, килен, тукта, ашыкма, көне тулып җитмәгән бит әле.
Рәис бүлмәсенә киңәшмәгә җыелган белгечләр тынсыз калдылар. Берничә секунд үтүгә, башта Зәет, аннары башкалар кычкырып көлә башладылар. Ирләр тавышыннан бүлмә шартлагандай булды. Күрше бүлмәдә утыручылар, ни булды икән дип, аптырап, башларын ишеккә тыгып карадылар да белгечләрнең гөнаһсыз сабый балалар сыман, башларын артка ташлап, ихлас күңелдән көлүләрен күреп шаккаттылар. Ник икәнен белмәсәләр дә, үзләре кушылып көләргә тотындылар.
Вәзыйх абзый гына, никтер, башын ике кулы белән тотып, иелеп утыра. Сәрбиҗамал карчыкның Зәет белән Сәет туганда әйткән әлеге сүзләре авылда канатлы гыйбарәгә әйләнгәнен бөтенесе белә иде. Тик... тик нәкъ менә "самый" кешеләренә болай "мач" туры китереп әйтелгәне юк иде. Зәет белән Сәет Вәзыйх абыйны ике яктан кочаклап алдылар:
- Аңладык, иптәш өлкән агроном, ашыкмабыз, көне тулып җиткәнне көтәрбез, - диделәр, көлүдән көчкә-көчкә генә тыелып.
- Егетләр, ялгыш ычкынды бит, ялгыш... "Әйтә белгән авызда йомычка да йомры булыр, әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була" дигән халык мәкале минем шикелле сөйләшә белми торганнар турында чыгарылган инде, - дип, Вәзыйх абый акланырга, гафу үтенергә тырышты. Ә егетләр туйганчы көлделәр генә. Өлкән агрономга үпкәләү, гаепләү уйларына да килмәде. Ул чыгарган сүз түгел, Сәрбиҗамал әбиләренеке. Нишлисең бит: сүзне сатып алмыйлар...
Киңәшмәгә нокта куеп, көлә-көлә өйләренә таралыштылар. Бу хәл авыл халкы арасында тагын бер мәзәккә әйләнде.
Өченче малай, чынлап та, җырчы булды. Печән өстендә, зәңгәр күк йөзендә елмаеп-балкып кояш карап торган аяз көндә, кошлар сайравына-моңына үз авазын-өлешен дә кертеп туган балага Аяз дип исем куштылар. Авылда иң беренчеләрдән булып, Казан консерваториясен тәмамлады. Җырчы, дөньяның бик ерак почмакларына барып, горур, булдыклы милләтебезнең данын яклый, татар халкының күздән яшь китерердәй моңлы, биисең килмәсә дә, мәйдан уртасына сикереп чыгып, табан астыннан ут чыгарып биетә торган дәртле җырларын башкаларга да ишеттерә.
Дүртенче малай Вәли, бишенчесе Гали олы абыйлары кебек үзләрен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышладылар: зоотехник һәм мал табибы булырга укыйлар. Зәет, Сәет, Аяз өйләнделәр. Нургаян белән Галимә һәрберсенә йорт салуда, фатир алуда булышып, малайларның үз нигезләрен - үз ояларын булдырдылар. Әбиләре: "Тукта, килен, тукта, ашыкма", - дип гел әйтеп торса да, канатсыз кош кебек яшәлгән тормышында эш-хезмәтне беренче урынга куйса да, якты, гүзәл дөньяны күрергә, яшәргә ашкынып туган биш малай Сәрбиҗамалның байлыгы, күңел юаткычлары, бәһаләп бетергесез хәзинәсе булды. Карчык алар белән чиксез горурлана. Бишесе биш яктан аңа яшәргә көч-куәт бирәләр, авыруларына дәва-даруга әйләнделәр.
- Оныкларым авылда эшнең кайнаган чагында тудылар. Шуңа күрә хезмәтнең, җирнең тәмен, ямен тоеп, белеп яшиләр. Бик уңганнар. "Уңган кеше, кулына туфрак учласа, алтын итә", - диләрме әле? Минем оныкларым да шундыйлар. Ялкау, эшлексезләрне сөймиләр: "Ялкау кешедән йомырка салган тавык яхшырак", - диләр дип, һәрвакыт һәр җирдә җае чыккан саен аларны мактап кына тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса