Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Вәлиулла бәете

Татар Казысы авылында туып, Питрәчтә гомер иткән Вәлиулла җизнәм истәлегенә язылган бәет

Бисмилләһи вә билләһи,
Җитә Корбан гаете,
Мин язамын, сез укыгыз,
Вәлиулла җизнәм бәетен.
Төнге сәгать бердә торып,
Киткәнсең син, җизни, балыкка,
“Көндез сәгать өчтә үлгән” дигән,
Хәбәрең иреште халыкка. 
Әти, син исән чакта
Балкып торды өй эче,
Син безне тәрбияләүгә 
Бирдең шул бөтен көчең.
Вәлиулла бәгърем, бер ялгызың,
Ятасың шул салкын гүрләрдә,
“Барыгызга да риза-бәхилмен”, - дип,
Керче зинһар безнең төшләргә.
Гомерләрем кыска булды,
Иртәрәк кердем гүрләргә,
Барыгызга да рәхмәтлемен,
Бар да килде җирләргә.
Үлемнәрем аянычлы булды,
Балык тоту җитте башыма,
“Китеп барды Вәлиуллам” диеп,
Кәүсәриям елап шашына.
Туганнарым, калды сезгә
Мине сагынып сөйләргә.
Хәл белергә килгән чакта,
Мин булмам шул өйләрдә.
Җизни-бәгърем, исән чакта,
Бар белгәнең эш булды.
Чиста, пөхтә идең үзең,
Йортта гел тәртип булды.
Күңелләрең боек иде,
Күңел ачуларны белмәде,
Авыртуларың да көчле булган,
Зарлануны гына белмәдең.
Күршеләр, дуслар, туганнар,
Мине бик зурладыгыз,
Аллаһ каршында булсын
Кылган яхшылыгыгыз!
“Балам” дип каршы ала идең,
Килгән чакта туган нигезгә,
Дөрес киңәш бирдең һәрвакытта,
Керә идең һәрчак хәлләргә.
Әти-бәгърем, һәр кешегә
Булдың син игелекле,
Күпме генә эзләсәк тә,
Табалмабыз синең кебекне.
Кәүсәриям, матур яшәдек без,
Кыз белән егет шикелле,
55 ел гомер үтеп киткән,
Аккан сулар шикелле.
Бу хәсрәткә ничек чыдыйм,
Сабырлык бир, бер Аллам!
Җәйнең матур көннәрендә, 
Бакыйлыкка күчте шул “бабам”.

Балаларым, Кәүсәриям,
Сез мине онытмагыз!
Мәңгелек йорт – каберемә,
Эзегез суытмагыз!
Җизни-бәгърем, тыныч йокла,
Каберең эчләрендә,
Язын чәчәкләр сибәрләр
Каберең өсләренә. 
Вәлиулла, матур яшәдек без,
Мин сиңа бик рәхмәтле,
Фәрештәләр каршы алсын,
Бул мәңгегә җәннәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X