Алга
  • Рус Тат
  • Бүләк

    Урман аланына килеп җитү белән чирәмгә җәелеп ятты ул. Кулларын як-якка җәйде дә, кояшка карады. Соңгы берничә айда беренче тапкыр күкрәкләрен тутырып, иркенләп сулыш алды. Алан үзенең кочагында иркәләнгән кызны чит итмәде, назлы җил йөзләреннән сыйпады.

    - И-и-и, ярый син бар әле, урман! Тормыш мәшәкатьләрен оныттырасың, бар сагышларымны юып төшерәсең!...
    Сафия күңеленнән генә яраткан урманына рәхмәтләрен җиткерде. Элегрәк бирегә ешрак та йөри иде әле ул. Укуын тәмамлап, эшкә урнашкач кына вакыт җиткерә алмый башлады. Укып йөргәндә дә тормышы җайлырак кебек иде әле. Ә менә эшкә урнашкач...
    ...Юрист белемле кызга шәхси адвокатлар конторасына эшкә урнашу авыр булмады. Урнашты да, яхшылап эшли дә башлады. Беренче көннәрдә ирләрдән генә торган коллективта үзен уңайсызрак хис итте итүен. Ләкин хезмәттәшләренең иң өлкәне - инде алтмышның теге ягына чыккан Сабир Әдһәмович, беренче көннән үк Сафиягә: "Кызым, берәрсе кыерсытырга уйласа, шунда ук миңа әйт", - дип әйтеп куйды. Кыз үзен уңайсыз хис итмәсен өчен барысын да эшләде: чәен дә ясап китерде, эш буенча да киңәшләр бирде.
    Юк, кыерсыта торган егетләр эшләми иде биредә. Ә менә ялгызларының кызыксынучан карашын тойгалады. Каршы өстәлдә утыручы Дамир дигәне бигрәк тә әрсез, көн саен эш сәгате бетәр алдыннан: "Әйдә, Сафия, миңа гына кайтыйк инде, син дә ялгыз, мин дә ялгыз, ашарыма булса да пешереп торырсың", - дип үрти. Аның шаяртуыннан бөтен бүлмә гөж килеп көлеп куя. Сабир Әдһәмович кына: "Әнә, шулай иткәннәр, ди. Беренче хатыныңны җибәрмә идең", - дип Дамирга шартлатып җавап бирә. Тәрәзә кырыенда утыручы Госман гына бер сүз дә дәшми. Дәшмәү генә түгел, Сафия эшкә килгәннән бирле, аның аңа күтәрелеп тә караганы юк диярлек. Югыйсә, Сафия аны ишектән килеп керүгә таныды бит. Егет кенә берни дә сиздермәде. Бер мизгелдә Сафияне: "Кире чыгып китим микән әллә", - дигән уй да бөтереп алды. Кыз тиз генә хисләрен җыеп, үзен кулда тотып калды. Ничәнче ай инде бергә эшлиләр, бер бүлмәдә утыралар, тик әлегә кадәр бер генә сүз дә алышканнары да булмады. Ә көн саен аны янәшәдә күрү бик авыр иде Сафиягә, һай, кыен иде. Кызның үзәкләрен өзеп йөрәкнең иң түрендә сакланган хатирәләр яңарды...
    ... Сафия - шәһәр кызы. Ләкин ул күпчелек шәһәр балалары кебек авылда әби-бабай белән үсте. Ә Госман күрше егете. Озын буйлы, чибәр, каратут йөзле егеткә бик күп кызлар гашыйк иде. Егет яшьтән кызларның игътибарына коенып, үсә төшкәч, аларны көн саен диярлек алыштырды. Авылга кайткан һәр кунак кызны ул озата, авыл кызларының да иң чибәрләре аныкы булды.
    Сафия дә кечкенәдән Госманга гашыйк иде. Үсә төшкәч, балалык хисләре яшерен мәхәббәткә әйләнде. Кыз атна ахыры җитүен түземсезлек белән көтә, Госманны бер күрер өчен әллә ниләр бирердәй була иде. Бер генә кунак кызын да озатмый калмаган Госман, ни өчендер, Сафияне күрмәде. Юк, күрмәде, дип әйтү дөрес булмас, алар кечкенәдән бергә уйнап үсте. Тик ул кызга сеңлесенә карагандай гына карады булса кирәк. Кайбер көннәрдә клубтан да бергә кайткаладылар, ләкин Сафиянең: "Бәлки, бүген алып калыр", - дигән өметләре акланмый кала бирде.
    Сафиянең яшерен ярату хисләренә уралып тагын бер-ике ел үтте. Кыз Госманга багышлап дүрт калын дәфтәр тутырды. Ул дәфтәрләрне укый-укый күпме күз яше агызды. Артыннан йөрүче егетләр дә булды, тик берсе дә аның күңеленә ятмады. Кая ул, кыз үзенең хыялындагы тормышында гына яши иде.
    Җәйге көннәрнең берсендә Госман Сафияне үзенең кунакка кайткан иптәш егете белән таныштырырга теләде. Көндез урамда күреп: "Бүген сине Кәрим озатачак", - дип тә әйтеп куйды. Кызның сабырлыгының да чиге җитте булса кирәк. Ул, бер сүз дә әйтмәде, өенә кереп китте дә, үзенең бөтен хисләрен белдереп, Госманга хат язды. Хатны кич белән клубка чыкканда үзе белән алды. Клубка ул көнне кино килгән иде. Фильм бара, зал туп-тулы диярлек. Сафия үзенең артында гына утырган Госманга уч төбендәге хатны сузды да: "Үзең генә булганда укы, яме", - диде. Үзе хатны бирүгә, киноны да карап бетермичә, клубтан кайтып китте.
    Икенче көнне көндез дә урамга чыгарга кыймады Сафия. Госманны очратырмын, дип курыкты. Ә кич белән иптәш кызлары белән клубка чыгып китте. Госманны ерактан ук күреп алды ул. Кич буе кыз янына якын да килмәгән егет, клуб беткәч, аның артыннан иярде. Башта иптәшләр белән бер төркем кайттылар да, тыкрыкка җиткәч, икесе генә калдылар. Госман Сафия белән аларның капка төпләренә кадәр килде. Урамдагы багананың якты уты егетнең дә, кызның да йөзенә төшеп тора. Кыз Госманга тутырып карарга да кыймый. Ә егетнең йөзе җитди. Менә ул кызга тагын да якыная төште. Сафия инде аның сулышына кадәр тоя. Шулчак Госман кызның күзләренә тутырып карады да: "Бүтән андый хатлар язма, яме", - диде.
    Сафиянең аяк астыннан җир убылып киткәндәй булды. Ярар, дип тә, юк, дип тә әйтмәде, күз аллары караңгылангандай булды. Әкрен генә башын кагып куйды бугай үзе. Госман тагын нәрсәләрдер әйтте, ул инде аны ишетмәде. Кыз ничек кереп киткәнен дә хәтерләми. Колагында бары Госманның "Бүтән андый хатлар язма, яме" дигән сүзләре генә яңгырап торды.
    Шул көннән башлап Сафиянең тормышы тамырдан үзгәрде. Ямьсез булса да, акыллы, юаш кына Равил исемле авыл егете белән йөри башлады. Яратмады ул аны, шулай булса да, ташламады. Ә Госманнан читтә йөрергә тырышты. Тик ара-тирә аның үзәк өзгеч карашын тоеп алгандай була иде кыз. Әнә шул караш аңа яшәргә көч бирде, тормыш мәгънәсен арттырды.
    Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга кергәч, авылга кайтулар үзеннән-үзе сирәгәйде. Әбисе үлгәч, бөтенләй кайтмый башлады. Равил белән дә аралары күптән өзелде. Беренче мәхәббәт тә кайдадыр еракта, томаннар артында калган кебек булган иде инде.
    Сафия әти-әнисе белән шәһәр кырыенда, урманга терәлеп кенә торган җирдә, йорт сатып алды. Тегендә-монда чыгып йөрмәде, яхшы укыды. Бөтен юанычы - якындагы урман иде аның. Әлеге урманның саф һавасы, гүзәллеге балачагын, яшьлеген исенә төшерә иде...
    Көтмәгәндә, кисәк кенә Госман белән очрашу аның тормышын астын-өскә әйләндерде. Ә егетнең аны бөтенләй күрмәмешкә салышуы аны "үтерә" иде. Эшкә йөрүләр Сафия өчен бер газапка әйләнде. Хәтта эш урынын алыштырыйм микән әллә, дип уйлаган чаклары да булды.
    ...Ул көнне кызның туган көне иде. Йокыдан торуга, әтисе, аннан әнисе котлады. Эштә әле биш кенә ай эшли. Туган көнен белүчеләр юк та диярлек. Шуңа көн, гадәттәгечә, башланып китте. Төшке аштан соң хезмәттәшләренең кайсысы кая үз эшләре белән таралышты. Сафиянең тәмамлыйсы ике эше бар иде, шуңа тоткарланыбырак калды. Шулай да Госманның чыгып китүен тойды ул. Эшен тәмамла, офисның ишеген бикләде дә тукталышка таба атлады. Кинәт юл кырыенда торган машинаның кычкыртуыннан сискәнеп китте. Караса, машинада Госман утыра. Егет башы белән ымлап, кызның машинага утыруын сорады. Сафия ничек кереп утырганын, Госманның нәрсә әйткәнен, кая барганын, берсен дә аңламады. Машина шәһәрне чыгып, тынычрак урынга җиткәч, туктап калды. Шулчак Госман кесәсеннән кечкенә генә тартма алды да, Сафиягә сузды. Кыз әкрен генә тартманы ачты. Анда затлы йөзек иде!
    - Туган көнең белән! - диде егет.
    Кыз дәшмәде, аның күзләре нәкъ теге айлы кичтәгедәй балкый иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: