БҮРЕ БУРАНЫ
Хикәя (Башы) 1
Кыш. Тирә-як әкияттәге кебек ап-ак, гаҗәеп матур. Тик әлеге соклангыч күренешкә озак карап торып булмады: җил чыкты, дулап-давыллап кар ява башлады. Кыскасы, көчле, күз ачкысыз буран бөтен дөньяны чолгап алды. Авыл урамының кара-каршы урнашкан йортлары бер-берсенә күренмәделәр дә.
Хәмидә капкадан башын тыгып кына карады да сарыклары янына юл тотты. “Акыллым” дип йөрткән сарыгы бәрәнләргә тиеш булганга, аны аерым сарайга япкан иде.
- Акыллым, җанкисәгем, хәлләрең ничек? Ә-ә-ә, берне бәрәнләдеңмени инде!? Афәрин... Афәрин... булдыргансың... Тышта... әнә... көчле буран. Әтиемнең әтисе– Әхмәтша бабаем мондый буранны “бүре бураны” ди иде. “Бүреләрне аяклары туйдыра” диләр, шуңа күрә алар ачы буранда да, аяз көннәрдә дә гел юлда, һаман хәрәкәттә. Кешеләрне дә аяктан ега торган мондый бураннарда мескен бүреләр адашканнар, юлларыннан язганнар – үлгәннәр. Бүреләр генә түгел, кешеләр дә... Ярар, җаныем, тыныч кына бәрәнлә... Бераздан яныңа тагын чыгармын, - дип сөйләнә-сөйләнә, Хәмидә өенә кереп китте. Ялгыз карчыкның бар юаныч-куанычлары, сүз сөйләрдәй җан ияләре - шушы сарыклар.
Бераз вакыт узгач, карчык Акыллымның хәлен белергә булды: берне генә бәрәнләми ул, икенчесе дә туарга тиеш... Чү! Нинди хәл бу!? Икенче бәрән туган да... үлгән... Сарык, бичаракай, сабыен ялап та карый, аяклары белән: “Тор инде! Тор! Тәпиләреңә бас,” – дигәндәй, йомшак кына эткәләп-төрткәләп ала, тик бәрән анасының назларына җавап бирми. Хуҗабикәсенең аркасыннан сыйпаганын тоеп, күзләрен мөлдерәтеп: “Баламны терелтик инде, ярдәм итче миңа,” – дигәнне аңлатып, Хәмидәгә тилмереп-тилмереп карый.
Карчык, күз яшьләрен тыя алмый, сарыгын кочаклый, иркәли:
- И-и-и, бәгырем, бала хәсрәтенең ни-нәрсә икәнен би-ик яхшы беләм, җаныем...Моннан унбиш ел элек, бүгенге кебек бүре бураны котырды. Син ул вакытта тумаган идең әле. Газизләрдән газиз ирем Сафуан күрше авылда яшәүче апасына мунча салуда бераз булышырга: “Кичкә кайтып җитәм“, - дип киткән иде, җаныем. Авыл белән авыл арасы нибары дүрт чакрым гына. Кич җитте, төне дә... Сафуан абыең юк бит... Юк... Ул елларда хәзерге кебек һәр кешенең кесәсендә телефон юк. Почтада һәм колхоз рәисе бүлмәсендә генә бар. Аяк атлап каядыр барышлы түгел...Ул төнне утлы күмер өстенә басып үткәргәндәй булдым: тәрәзә саен йөрим, капка төбенә йөгереп чыгам... Шулай тудый-судый йөреп, көч-хәл белән төнне үткәрдем. Төшкә таба буран бераз басылгандай булды. Бата-чума, кайбер урыннарда кар өстеннән шуышып үтеп, почтага киттем. Апабызны шул авылның почта йортына чакырттым. Аны көткән вакыт арасы гасырларга тиң булды, бәгырем, - дип, Хәмидә сарыгын кысыбрак кочаклады. Карчыкның хәлен аңлагандай, күзләренә карап, тик кенә тора бит малкай. - Сафуаным кичә үк кайтып киткәнен ишеткәч, аңымны югалтканмын. Күземне ачсам, идәндә ятам, шәфкать туташы янымда бөтерелә, уколлар кадаган булса кирәк... Елый-елый, хәлне аңлатып бирдем, - карчык сарыгын кочагыннан чыгарды. – Әйдә, бәгырем, исән бәрәнеңне имезеп- ашатып карыйк, - ди-ди, ул уч төбенә Акыллымның сөтен савып алды да бәрәннең авызына каптырды, ягъни “авызлыклады”( яңа туган бәрәнгә әнкәсенең сөтен савып, беренче тапкыр каптырып карауга “авызлыклау” диләр, авыз иттерү, янәсе ). – Тәмлеме, әнинең угызлы сөте бик тәмле, файдалы да. Әйдә әле, хәзер үзең имеп кара. Алай тагын да әйбәтрәк, тәмлерәк, - дип, бәрәнгә әнисенең имчәген каптырды. Бәләкәч, авызына сөт ”чишмә”се эләгүгә, чупы-чупы имәргә тотынды. Койрыгы! Койрыгы бертуктаусыз әйләнеп-селкенеп тора! Сөенечтәндер инде! Әнисе аны ялап-ялап ала. Ана белән баланың бер-берсен аңлавын, яратышуларын күреп, Хәмидә тирән сулап, көрсенеп куйды.
- Сафуан абыегызны өч көн эзләделәр – табылмады. Дүртенче көндә уң як күршеләрнең бишенче класста укучы малайлары Илдар тапты, - дип сүзен дәвам итте карчык. Әйтерсең лә, сарыгы аны аңлый, сөйләвен көтеп тора диярсең... – Чаңгы шуарга чыккан булган. Арт капкаларының ачык икәнен күреп, өйләренә шуннан керергә уйлаган. Бер-ике адым ара үтүгә, кар астыннан чыгып, күренеп торган, тырпайган, кеше бармакларына охшаган нәрсәкәй күрә. Янына ук барып, тотып карый – чып-чын бармаклар! Күрше-күлән җыелышып казыйлар – кар астында минем бәгырем, җанымның яртысы, бердәнберем Сафуаным... Нәкъ тере чагындагы кебек... Йөзендәге елмаюы да сакланган: өем әнә генә, дип, сөенеп елмаюы булгандыр инде җанкисәгемнең... Кайтып җиткән булган бит, бәгырем... Бакчабызда гына бит... Мин таш сыман катып калдым: елый да алмадым, авызымны ачып, бер кәлимә сүз әйтер чамам да булмады. Йа Раббым, аны күргән минутларда ничекләр түздем икән, нинди сабырлыклар бирдең икән!!! Якты көннәрем болытлы, караңгы төннәргә әйләнде. Тирә-юнемдә ни барын, кемнәр булуын белмәдем, күрмәдем. Җиде яшен тутырырга җыенучы кызымның: “Әни, әни, әнием,” – дип торуын, авызыма ризык каптырырга тырышуын гына тойдым. И-и, ул чактагы кичергәннәремне тел белән аңлатып, каләм белән язып та булмый, җанкисәкләрем... Ярар, мине аңламаганыгызны беләм инде, беләм, сезгә сөйләгән булып, эчемне бушатуым. Бүгенге буран – бүре бураны күңелдә гомер бакый сакланган, онытып булмый торган хәлләрне искә төшерде бит... Ял итегез инде. Мин дә уйларымнан, үткәннәрне искә төшерүдән арынырга тырышыйм. Булдыра алсам, әлбәттә... Минем башка төшкән хәсрәт-сагышларым сезгә сөйләгәннәр белән генә бетсә икән...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа