Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

БҮРЕ БУРАНЫ

Хикәя (Дәвамы) 2

Хәмидә чәй куеп җибәрде, өстәленә тәм-томнар тезде.  Тик тамагыннан ризык үтмәде. Унбиш ел элек булган, җанны тетрәткән-телгәләгән  вакыйгалар искә төшеп яңардылар, күңелдәге  хисләрне угый-тугый  китерделәр.  

Әйе, ул елның ташу-ташкыннары  да бик хәтәр, куркыныч, хәвефле булды. Март ахырында кинәт кенә җылытып җибәрде.  Авылны чолгап алган урманнардан, басу-кырлардан авыл уртасыннан тыныч агучы инешкә шаулап су төште: җәен атлап кына чыгышлы инеш мул сулы киң елгага әверелде. Кыш буе тыныч йоклаган бозлар, кузгалып, актарылып-актарылып, берсе өстенә икенчесе менеп, шатыр-шотыр килеп, өелеп-өелеп актылар. Барча халык язгы ташуны карарга  су буена җыелды. Хәмидәнең җиде яшьлек кызы Назлыгөл дә зурларга иярде.  Әнисе каршы килмәде:  һәр ел саен куәтле ташкын булмый, күреп калсын, янәсе... Кыз, табигатьнең мондый  тамашасын күреп, шаккатты. Үткән ел бозлар инешнең ике ярында утырып калганнар, ә су шулар уртасыннан тыныч  ага иде. Назлыгөл, язгы ташуларның төрлечә булуын уйлап, бер адым, бары тик бер адым  гына алгарак атлавы булды – суга төшеп тә китте. Су кызчыкны бөтереп алды да эчкәрәк алып кереп китте. Яр буендагы халык башта аптырабрак калды, аннары кычкыра башлады, тавыш купты. Кемнәрдер  өйләреннән озын баулар-арканнар алып чыктылар: “Бауга тотын! Бауга! Бау!! – дип кычкырдылар. Ә кыз...  алардан һаман ераклашты.

... Авыл читендә инеш буенда яшәүче Гыйлаҗетдин карт, сәнәге белән бозларны әкрен генә эткәләп, агарга ипләбрәк җибәреп йөри иде. Ул су буйлап чүпрәккә охшаган әйбернең  бата-чума агып килүен күрде. Егет чагында яр буена утырткан талга якынлаша теге  “чүпрәк.” Тал шактый юан. Өстәл зурлыгындагы боз  “чүпрәк”не тал кырыенарак – Гыйлаҗетдин басып торган яккарак эткәндәй булды. Карт, бик сак кына кардан арынган җиргә басып,  сәнәгенә эләктереп, теге нәрсәкәйне үзенә таба тартырга тотынды. Чүпрәк кенә түгел бу! Авыр әйбер, тартып чыгарулары икеле, дип уйлады карт. Ул арада, рәхмәт төшкере, авылның ир-егетләре йөгерешеп килеп җитте. Талга якынайган  “чүпрәк”не җир  өстенә тартып чыгардылар. Гыйлаҗетдин карт, бозлы җирдә яткан баланы күреп,  авыплар китә  язды:

- Җәмәгать, кеше бит  бу! Бала! Кем баласы?!

... Яр буендагы шомлы, куркыныч аваз-тавышларны ишетеп, су буена килгән  Хәмидәне   бердәнбере  - Назлыгөле  артыннан елгага ташланудан дүрт-биш ир көчкә тотып калдылар, тынычландырырга тырыштылар. Кая ул! Хатын бәргәләнде, акырды-кычкырды,  көчле куллардан ничек тә ычкынып,  суга сикерергә омтылды.  Шулчак баланы тотып алулары, җир өстенә чыгаруларын әйттеләр.  Хәмидә бозлы-сулы җирдә яткан баласына ташланды: аны кочаклап, янына ятты, балчыклы  су белән пычранган  маңгай-битләрен үпте:

- Кызым, бәгырем, күзләреңне ач инде, бәгырем, ач... Исән бит син, исән, балакаем, - ди-ди, бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә, җан ачысы белән әрнеп-әрнеп елады да елады. Бу хәлне күреп торган халык та сыкрады, күз яшен түкте. “Күптән түгел генә хәвефле үлемгә дучар булган ире хәсрәтеннән  айнымаган  хатынга Раббыбыз сабырлыклар бирсен инде,” – дигән теләкләрен әйттеләр, догалар укыдылар. Ике-өч ай арасында тормыш юлында ышанычлы, нык терәге булган  газиз ирен югалтуны, яшь үсенте кебек шытып чыгып, яңа гына  үсә башлаган йөрәк парәсенең дә фаҗигале үлемен кичергән хатынга ничек тә булса ярдәм итәргә тырыштылар, хәсрәтен уртаклаштылар.

Авылның зирәк, төп акыллы  аксакалы Гыйлаҗетдин Хәмидәне аягына бастырды:

- Килен, (карт авылдагы  кияүдә булган барлык хатыннарга шулай дәшә иде) килен, бик бетеренмә әле. Юешләнеп беткәнсең бит. Салкын тиеп, авырып китәрсең... Әйдә, безнең өйгә керик, Мәфтуха апаеңның кайнар чәен эчкәч, җылынып китәрсең. Өс-башыңны  алыштырырга кирәк.

 –Юк, юк!!! Кызым янынан бер кая да китмим!  Мин аны җылытам! Исән бит ул! Исән! Әйеме, бәгырем!?Ач күзләреңне, балакаем, ач!

- Хафаланма, кызыңны да алып керәбез, аңарга да коры киемнәр кидерергә кирәк.

Хәмидәнең күршесе:

- Хәзер җылы, коры киемнәр алып киләм, - дип йөгерде.

Мәфтуха мунчасындагы җылы су белән Хәмидәне коендырды. Ул арада киемнәрен алып килеп җиткезделәр. Карчык, хатынның ап-ак чәчләрен күреп, шаклар катты. “Кайгы-хәсрәт дигәнең  адәми затны бик аяныч хәлгә төшерә шул, – дип уйлады ул.  - Аллаһы Тәгаләм, бу хатынга күркәм сабырлыкларыңны бирсәңче.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса