Алга
  • Рус Тат
  • Гафу иттеләр

    Рәтле-юньле генә өс-башыбыз булмаса да, туйганчы ашау-эчү эләкмәсә дә, без, Бөек Ватан сугышы елларында туып калган һәм әтисез үскән юеш борынлы малайлар, әрсез идек, ягъни бу фани дөньяда тормыш авырлыкларына бирешмәдек, нәкъ башкалар кебек уйнадык, көлдек, җырладык, биедек, төрле мәзәк хәлләр китереп чыгарырга, уйлап табарга, махыр, сәләтле идек, төрле этлекләр...

    Кечкенәдән бергә уйнап үскән, мәктәптә беренче сыйныфтан башлап бергә укыган малайлар, яшьтәшләр арасында иң шугы, мөгаен мин булганмындыр.
    Шулай бер вакытны, кинодан кайтканда, югары оч малае, дустым Миңлевәлигә (мәрхүм инде) шундый тәкъдим ясадым:
    - Беләсеңме, ишеттеңме әле, кичә кичен Йолдыз очы малайлары бер сыйныфта укучы кызларның өй тәрәзәләренә төймә белән чирттереп, туйганчы күңел ачкан. Тегеләрнең мескен әти-әниләре тынычлыкларын тәмам югалтып, көтү әйләгәнче юньләп йоклый алмаганнар, кайберләре хәтта балта-сәнәк күтәреп урамнарга чыккан, и-и кызык та булган соң инде. Безнең алардан кайсы җиребез ким, әйдә, без дә "кети-мети" уйнап алабыз, Фәризә әбидә квартирда торучы укытучы апаларның сизгерлекләре нинди хәлдә, ни дәрәҗәдә икәнлеген тикшереп карыйбыз.
    Миңлевәли ике дә уйлап тормыйча ризалашты. Бик еракта, узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында калган ул заманда, без 12-13 яшьлек "шайтан малайлары" кичке караңгылыктан файдаланып унлы кәтүк җебе башына бәйләнгән зур бишмәт төймәсе белән (әлбәттә инде урамнан торып) бер-беребезнең өй тәрәзәләренә чирттерешеп шаярыша, үзара хәбәрләшә идек.
    Бездән өч-дүрт яшькә олырак, борын асларына мыек чыга башлаган егетләр дә күз атып йөргән кызлары - беренче мәхәббәтләре ниндидер сәбәпләр аркасында клубка, кичке уеннарга чыкмый калса, түзмиләр, әнә шулай төймә белән сөйгәненең тәрәзәсенә чирттереп, хәзергечә әйтсәк, "СМС" җибәрәләр иде. Билгеле, өлкәннәрнең җан тынычлыгын ала, йокыларын качыра, теңкәләренә тия торган мондый маҗаралы уеннар өчен безне беркайчан да мактамадылар, ә кайбер очракларда исә каты куллы усал абыйларның биштән йомарланган йодрыклары көчен җилкәләребездә татып карарга да туры килә иде.
    Әмма ул көзге караңгы төндә Миңлевәли белән маташтырасы планыбыз барып чыкмады. Укытучы апайларыбыз яши торган йортның капка төбенә килеп басканда, вакыт дигәнең шактый соң, төннең икенче яртысы башланып киткән иде инде. Шуңа карамастан, бу өйдә ут әле һаман яна иде. Кесәдән чыгарган "эш коралларын4 тәртипкә китергәч, Миңлевәлине урам якта калдырып, әкрен генә атлап, рәшәткә ишеген сак кына ачып, бакчага кердем. Аннары, ярты метрлап биеклектәге өй нигезенә салынган балчыкка басып, каршы яктагы беренче тәрәзәнең ипле өлешенә камыт энәсе ярдәмендә чирттергеч-суктыргычымны беркетергә, урнаштырырга керештем. Бу "операцияне" тәмамлагач, ахырына кадәр тартылып бетмәгән эчке яктагы тәрәзә пәрдәсе кырыеннан өй эченә күз ташладым. Чөнки, безгә математикадан һәм татар теленнән дәресләр бирә торган укытучы апаларның шушы минутларда, инде башкалар тәмам йоклаганда, ни майтарганнары, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен бик тә бик беләсем һәм күрәсем килгән иде. Эчке күлмәкләрдән генә калган Миләүшә һәм Разия апа өстәлнең баш-башына утырып, берәр өем укучылар дәфтәрләрен тикшерәләр иде. Моннан мин, белем бирә торган укытучы халкы көне-төне эш белән мәшгуль икән, дигән нәтиҗәгә килдем.
    Бер дә көтмәгәндә, бар игътибарын дәфтәрләр тикшереп утырган Миләүшә апа кинәт башын мин күзәтеп торган тәрәзәгә таба борды. Шул мизгелдә, ягъни бик кыска гына вакыт эчендә аның белән карашларыбыз очрашты. Укытучы апаның әнә шул карашы тәнемне көйдереп, яндырып алгандай булды. Әллә нишләпләр киттем. Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу, аларның кайсысының булса да игътибарын үземә юнәлтерлек саксызлык та күрсәтмәгән идем югыйсә, әгәр таныган булса, "бетте баш" мәктәпкә баргач, ничек күзенә күренермен, дигән күңелсез уйлар башымнан йөгереп узды.
    "Эшемне" төгәлләп, кире бакчага сикереп төшкән чагымда, әллә кайчангы иске өйнең тузган, чери башлаган тәрәзә рамына ныклабрак тотынуым һәм чирттергечемә ялгыш уралуым нәтиҗәсендә, бер бүлемнең пыяласы урыныннан кузгалып китеп җиргә төшеп ватылды. Бу кадәрлесен көтмәгән идем. Тәрәзә пыяласының җиргә төшеп, челперәмә ватылу тавышын урам якта мине сабырлыгын югалтып көтеп торучы дустым да ишеткән.
    - Мансур дим, нишләп озак маташасың соң син анда, кит инде тәрәзә каршыннан, танып алулары мөмкин ич, югалыйк, тайыйк моннан тизрәк, - дип Миңлевәли урам яңгыратып көлеп җибәрде.
    - Күрше-күләннәрен йокыдан уятырлык, ишетерлек итеп, җитмәсә, исемемне дә атап нигә шуның кадәр акырасың, ярык барабан, - дип аны шелтәләп алдым.
    - Булдырдык, морадыбызга ирештек, "шәп чирттердек", ахыры гына ничек бетәр инде моның, - ди Миңлевәли уңышсызлыкка очравыбызга көенеп.
    Каш төзәтәбез, дип күз чыгардык, кикрикләребез шиңде, шәлперәйде.
    Белмәсәләр генә ярар иде, белсәләр, шәпләп эләктерәчәкләр, тетмәбезне тетәчәкләр, дип "ут йотып" өйгә кайтып кердем. Безнекеләр дә йокламаганнар иде әле.
    - Әнә кара, сәгать уклары ничәне күрсәткәнен, кайларда югалып йөрисең бала, хәзер әбиең белән эзләргә чыгасы идек үзеңне, болай бик соңга калып йөрүеңнең берәр хикмәте бар, тикмәгә генә түгел бу, күңелем нидер сизенә. Иртәгедән башлап, кичен беркая да чыкмыйсың, булды, җитте, - дип әни әрләргә кереште.
    - Кайда булыйм, клубта идем, ике серияле нәфис фильм карадым, 8 дә генә башланды, күрсәткән чагында берничә тапкыр аппаратлары ватылды, шуңа күрә соңга калып кайттым. Ятмыйм әле мин, нигәдер, йокым килми, бераз китап укып утырам, - дигәч әни суына, тынычлана төште һәм бәйли торган бәйләвен ташлап, бүлмәнең икенче ягына, әби янындагы ятагына кереп китте.
    Язучы Фатих Хөснинең китабын кулыма алдым, әмма укыганнарым бер дә башыма барып җитмәде, хәтеремдә калмады. Китапның һәр битен ачкан саен, уйларым әсәрдә тасвирланган образларга түгел, ә укытучыларым яши торган Фәризә әби өенә, җиргә төшеп ватылган тәрәзә пыяласына кайтып калды.
    Кинәт капкабызны дөбердәтергә керештеләр.
    - Кайсы булыр икән бу, туган-тумачалар белән берәр хәл булды микән әллә соң, Ходаем, - дип шомлана калган әни капка ачарга чыгып китте.
    Капка кагудан бигрәк мин сискәнеп киттем, танып калган укытучы апалар килгән микән әллә, дип куркуга калдым аннары, бәлкем, алар түгелдер, дип үз-үземне юатып алдым.
    Өсләренә көзге пәлтәләр кигән Миләүшә һәм Разия апаның әнигә ияреп өебезгә килеп кергәннәрен күргәч, кинәт аяк астымда җир убырылып төшкәндәй булды, сулышым кысылды, тәнемнән кайнар тир бәреп чыкты. Әни генә түгел, Шәмсебанат исемле әбием дә авыл кешеләренең тирән йокыга талган чагында укытучы апаларның "чаң кагып" йөрүләренә аптырап киткәннәр, хәйран калганнар иде.
    - Төн йокыгызны качырып, нишләп йөрисез җанкисәкләрем, йортыгызда берәр күңелсез хәл килеп чыктымы әллә, Фәризә әбигә ул-бу булмагандыр ич, - диде әни укытучы апаларга хәл-әхвәлләрен сораганнан соң.
    - Әбиебез, Аллага шөкер, сау-сәламәт хәзергә, үз көе белән әкрен генә йөреп тора, йортыбызда да хәвеф-хәтәр булганы юк. Безне бары тик малаегыз Мансурның кайчан кайтканы гына кызыксындыра, бары тик шуны белергә генә килдек, - диде Миләүшә апа миңа карап.
    - Яңа гына клубтан кино карап кайтты, йокым килми әле, әни, дип кулына китап алды. Болай соңга калып беркайчан да кайтканы юк иде. Хәзергә мин белгәне менә шулар. Ә мөгаллимә башларыгыз белән көзге төн карасын ерып йөрүегезнең һәм безгә килеп, Мансурымның кайчан кайтуын беләсегез килүегезнең хикмәте, сәбәбе нәрсәдә? Ул сезгә нинди булса да әшәкелек эшләде мәллә соң,- диде әни калтыранган тавыш белән җитди кыяфәткә кереп.
    - Бу хакта, әйдә, Мансурның үзеннән сорыйбыз, - диде Разия апа әнигә.
    Тәки таныганнар, кем икәнлегемне белеп калганнар икән, "капитально" каптым, нинди булса да сәбәп табып акланырга һич кенә дә мөмкин түгел, ничек булганын сөйләп бирү һәм кулымны күкрәгемә куеп гафу үтенү минем өчен иң яхшы вариант булачак, дип фикер йөрттем һәм шулай эшләдем дә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: